Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әлшәйлеләр бил бирми

11.05: Әлшәйлеләр бил бирми

Спорт бәйрәмен ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин чыгыш ясый.Спорт бәйрәмен ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин чыгыш ясый.Раевкада ХV Авыл спорт уеннарының көрәш буенча финал ярышлары үтте.

Милли көрәш республикада иң киң таралган спорт төрләренең берсе булып кала. Хәзерге вакытта аның белән даими рәвештә 20 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Сабантуйлар чорына республика көрәшчеләре нинди әзерлектә килә, билләр ныкмы, кулларда көч бармы? Бу сорауларга шушы көннәрдә Раевка авылында үткән ХV Авыл спорт уеннарының финал ярышлары җавап булды.


Мәртәбәле спорт бәйге­сенең Әлшәй төбәгендә оештырылуы милли көрәшнең биредә зур үсеш алуы белән аңлатыла. Мәктәпләрдә, спорт түгәрәкләрендә көрәш серләренә өйрәнүче үсмер­ләрнең осталыгы район күләмендә даими уздырылучы ярышларда ачыкланып тора. Әлшәй җире республикага спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелгән бик күп көрәшчеләр биргән. Кыскасы, төбәктә көрәш спорты­ның данлы үткәне, нәтиҗәле бүгенгесе, ышанычлы киләчәге бар.
Моны республика Авыл спорт уеннарының финал ярышларын ачу тантанасындагы тәбрикләү чыгышында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин да билгеләп үтте. Милли көрәшне үстерү белән бергә, районда башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен дә уңайлы шартлар тудырыла. Ярышларны оештыру, аны төбәктәге спорт бәйрәме югарылыгына күтә­рү дә районда спортка игътибар зур булуын раслады.
Бәйгедә республиканың 30 районыннан көрәш буенча җыелма командалар катнашты. Ярышлар биш категория буенча үтте. Авыл районнары командалары арасында беренче урынны мәйдан хуҗалары — Әлшәй командасы яулады. Икенче урынга — Салават, өченчегә Стәрлебаш районнары командалары чыкты.
Әйтергә кирәк, әлшәй­леләр ярышка команданың иң көчле составын куйган. Тәҗрибәле спортчылар уңышлы чыгыш ясап, шәхси беренчелектә дә сынатмады. Айтуган Әхмәтов, Алмаз Еникеев, Илнур Ибраһимов, Арслан Сафин, Илмир Садыйков һәм Марсель Ямалетдинов үз авырлыкларында призлы урыннар яулады.
Шәһәрләр командалары арасында беренчелек Ишем­бай районы командасына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Баймак һәм Мәләвез районнары көрәшчеләре яулады. Әл­шәйдә үткән спорт ярышлары милли көрәшнең тоташ республика буенча үсештә икәнлеген күрсәтте.
Динар Әхмәдрисламов,
Әлшәй районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм
туризм буенча комитеты рәисе.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
21-07-2017 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»