Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!

14.05: “Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!

“Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!
Быелгы уен сезоны тәмамлану белән, “Салават Юлаев” хоккей командасы алдагы ярышларга әзерләнә башлады. Яңа уенчылар белән контрактлар төзелде. Республиканың төп хоккей командасында быел тәү тапкыр биш уенчы чыгыш ясаячак.


Хәер, аларның беренчесе – Илья Зубов “Салават Юлаев” өчен 2006-07 һәм 2009-10 еллар сезонында уйнаган иде инде. Быел утыз яшен тутырган һөҗүмче Чиләбе хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән. КХЛның “Трактор”, “Спартак”, “Химик”, ЦСКА, “Адмирал” һәм “Авангард” командаларында уйнап өлгергән. АКШка китеп, НХЛның “Оттава Сенаторз” командасында 11 уен үткәргән. Былтыр Омск “Авангард”ы өчен чыгыш ясап, 56 уенда 23 (7+16) очко җыйган. Илья Зубовның “Салават Юлаев” белән контракты 2019 елга кадәр исәпләнгән.
“Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!
Икенче уенчы Филипп Ларсенга – 27 яшь. Континенталь хоккей лигасында ул “Югра” һәм “Йокерит” командалары өчен чыгыш ясаган. Русиягә килгәнче, океан артында НХЛның “Даллас Старз” һәм “Эдмонтон Ойлерз” командалары өчен 150 уен үткәргән. “Салават Юлаев” уенчыны Канаданың “Ванкувер Кэнакс” командасыннан ике елга контракт төзеп сатып алган. Филипп Ларсен Даниянең хоккей буенча җыелма командасы составында соңгы биш дөнья чемпионатында катнашкан.
“Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!
23 яшьлек Максим Осипов Ярославль хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән. Соңгы дүрт сезонны Түбән Новгородның “Торпедо” клубында үткәргән. Азаккы сезонда 63 матчта уйнап, 17 (7+10) очко җыйган. Узган сезонда Русия җыелма командасына чакырылып, Евротурның төрле этапларында 4 уен үткәргән. Аның белән контракт ике елга төзелгән.
“Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!
Һөҗүмче Йоонас Кемпайненга – 29 яшь. Карьерасын ул Финляндиянең “Эссят”, ХПК һәм “Кэрпят” клубларында башлаган. “Кэрпят” командасы белән ике тапкыр Финляндия чемпионатында җиңү яулаган. 2015 елда биредә иң яхшы бомбардир итеп танылган. НХЛның “Бостон Брюинз” командасында 44 уен үткәргән. Финляндия җыелма командасы составында 2015 елгы дөнья чемпионатында катнашкан. Былтыргы сезонда ул Новосибирскның “Сибирь” командасы составында 60 уен үткәреп, барлыгы 23 (11+12) очко җыйган.
“Салават Юлаев”ка яңа уенчылар килә!
Чех уенчысы Доминик Кубаликка – 21 яшь. Ул – Пльзен шәһәреннән. 2016 елда туган каласы өчен чыгыш ясап, Чехия чемпионатының көмеш медальләренә лаек булган. Моңа кадәр НХЛда уйнап, ике сезонны АКШның “Лос-Анджелес Кингс” командасында үткәргән. 2015 елда Доминик Кубалик дөнья чемпионатында Чехия җыелма командасының капитаны буларак чыгыш ясаган. Быел чехлар өчен Евротурда уйнап, 6 (1+5) очко җыйган.

Яңа уенчылар “Салават Юлаев”ка яңа җиңүләр алып килер дип ышанабыз!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
21-07-2017 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»