Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үткән Олимпиаданың... чемпионы булачак

18.05: Үткән Олимпиаданың... чемпионы булачак

Үткән Олимпиаданың...  чемпионы булачакИрекле көрәш буенча Русия җыелма командасы әгъзасы Бәхтияр Әхмәдов озакламый 2008 елдагы Пекин Олимпиадасы чемпионы булачак. Берләшкән көрәш берлеге (UWW) хәбәр итүенчә, Үзбәкстан вәкиле Артур Таймазов ватандашыбыз белән хәлиткеч алышта рөхсәт ителмәгән матдә кулланган бул­ган.

Халыкара олимпия комитеты, допинг анализларын кабат тикшер­гәч, Артур Таймазовны Пекин Олим­пиа­дасында җиңүчеләр исем­легеннән алган. Мәгълүм булуынча, анда Артур, ватандашыбыз Бәх­тияр­не җиңеп, Олимпия чемпионы булган иде. Артурның канында спортчыларга файдалану тыелган туринабол һәм станозолол мат­дәләре табылган. Калган приз­лы урыннар да үзгәрешләр кичер­гән. Давид Мусульбес (Словакия) — көмеш, Дисней Родригес Валера (Куба) бронза призер булган. Дәлилләр төгәл булуга карамастан, Артур гаебен танымаган һәм гаделлек өчен көрәшергә әзерләнә.
Пекинда көмеш медаль яулаган көрәшче, Украина вәкиле Василий Федоришин канында да допинг ачыкланган. Ул уеннарда финалда русияле Мәүлит Батыровка җиңел­гән булган. Көмеш медаль — япон Кеничи Юмотога, бронза медаль Кыргызстан спортчысы Базар Базаргуевка тапшырылачак.
Җәйге Олимпия уеннарында Русия көрәшчеләре һәрвакыт лаеклы чыгыш ясый. Көрәш буенча Олимпия чемпионнарының еллар үткән саен артуы да шул хакта сөйли.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
21-07-2017 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»