Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкортстан – көрәшчеләр төбәге

18.05: Башкортстан – көрәшчеләр төбәге

Башкортстан –  көрәшчеләр төбәгеБашкортстан — илнең бик күп көрәш төрләре югары үсеш алган төбәкләренең берсе. Мәгълүм булуынча, милли көрәш спорт кына түгел, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз өлеше дә. Башка көрәш төрләрендә дә казанышларыбыз бар. Спортчыларыбыз ил, дөнья күләмендә оештырылган ярышларда призлы урыннар яулый.

Төбәктә көрәш үсешсен, шөгыль­ләнү өчен шартлар яхшырсын өчен нәрсәләр эшләнә? Көрәш белән мавыгучы балалар артамы, әллә кимиме? Респуб­ли­каның Спорт көрәше федерациясе президенты Руслан Кулиевтан шул хакта да сораштык.


— Руслан Рифович, спорт көрәше составына нинди алыш төрләре керә?
— Республиканың Спорт көрәше федерациясе бай тарихлы. Оешма озак еллар дәвамында төбәктә көрәшне үстерүгә, сәламәт буын тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бүген аның составына грек-рим, ирекле, хатын-кызлар көрәше, панкратион һәм грэпплинг керә. Спорт көрәше төбәктә тагын да ныграк үсешсен, тагын да ныграк таралсын өчен күп эшләнә. Тренерлардан, спортчылардан һәм тәҗрибәле белгеч­ләр­дән торучы бердәм команда бу максатка ирешергә ярдәм итә.
— Балалар спортын ничек үстерәсез?
— Һәр шәһәрдә, районда көрәш түгәрәге оештырырга, спортны пропагандаларга тырышабыз. Грек-рим көрәше — савыгу, көч туплау, хәрәкәтләр җитезлеген арттыру чарасы да. Көрәш белән даими шө­гыль­ләнү мускулларыңны ныгытырга, үзеңне яхшы хис итәргә мөмкинлек бирә. Бәйгеләрдә атлетларның әзерлегенә, физик мөмкинлекләренә хәйран калырлык. Киләчәгебез сәламәт буынга бәйле. Шуңа күрә арытаба да балаларны спортка җәлеп итү эшен дәвам итәчәкбез.
— Көрәшне үстерү, яшьләрне җәлеп итү максатында Башкортстанда нинди дәрәҗәле ярышлар оештырыла?
— Ел саен безнең тырышлык белән истәлекле көннәргә бәйле төбәк чемпионаты һәм беренчелеге, спартакиадалар, фестивальләр, Бөтенрусия, республика, шәһәр һәм район бәйгеләре үтә. Әйтик, былтыр 26 чарага өч мең кеше җәлеп ителде. Русиянең атказанган тренеры В. А. Борман истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенрусия турниры, Валерий Перминов истә­легенә шул ук спорт төре буенча ил дәрәҗәсендәге ярыш һәм башка чаралар киң колач белән оештырыла. Быел республикада 2000-01 елда туган спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге оештырылды. Бәйге нәти­җәләре буенча якташларыбыз сигез медаль яулады. Шуларның икесе — алтын, икесе — көмеш һәм дүртесе бронза. Мондый нәтиҗәләр төбәктә көрәш үсеше турында сөйли.
— Башкортстанда “Мәктәп­ләр­гә — спорт көрәше” дигән федераль программа гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештә нинди казанышлар бар?
— Республикада бу программа 2016 елдан эшли башлады. Безгә кадәр программа Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Красноярск краенда, Якутиядә һәм башка төбәкләрдә гамәлгә ашырылды. 2014 елда Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Спорт көрәше федерациясе килешүгә кул куйдылар. Аңа ярашлы, спорт көрәше дәрестән тыш вакытта үстерелә башлады. Нәтиҗәдә, программа кысаларында мәктәпләрдә балалар өченче физкультура дәресендә спорт көрәше серләрен өйрәнә.
2015 елда программа илнең 19 төбәгендә гамәлгә ашырыла башлагач, Уфа мәктәпләрендә булдык. Барыннан да бигрәк спорт залла­рының иркенлегенә һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин ителешенә игътибар иттек. Нәти­җәдә, Уфаның 127нче мәктәбен сайладык. Биредә 5нче сыйныф укучылары спорт көрәше белән шөгыльләнә. Программа балаларда көрәшкә кызыксыну уятырга, географияне киңәй­тергә һәм белем бирү учрежде­ниеләрендә шөгыль­ләнүчеләр санын арттырырга ярдәм итә. Биредә балаларга көрәш серләрен Русия­нең спорт мастеры Артур Рәхмәтул­лин өйрәтә. Ул Стәрлетамак физик культура институтын тәмамлаган. Аның спорттагы казанышлары да күпләргә билгеледер. Былтыр көз Башкортстанга эш сәфәре белән күптапкыр Олимпия чемпионы Александр Карелин килде. Ул төбәктә көрәш үсешен югары бәһаләде.
— Башкортстан көрәшчеләре нинди югары казанышларга ирешә?
— Республика спортчылары, ил беренчелегендә лаеклы чыгыш ясап, Русия җыелма командасы составына кертелде. Новосибирскида үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Русия беренче­ле­гендә Башкортстан җыелма ко­мандасы дүрт медаль яулады. 60 килограммга кадәр авырлык катего­риясендә бертуган Вәлитовлар уңышка иреште. Фәдис — беренче, Фәнис икенче урыннар алдылар. Аслан Толов — көмеш, Ислам Опиев бронза медальләр яулады. Бу спорт­чылар Европа һәм дөнья беренче­легендә катнашырга дәгъва итә. Гомумән, телгә алырдай спортчылар күп. Димәк, Башкортстанда көрәш үсешә дияргә тулы нигез бар.
— Киләчәккә нинди максатлар билгеләдегез?
— Төп максатыбыз — көрәш белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру. Киләчәктә Башкортстанның бөтен мәктәпләрендә дә көрәш түгәрәк­ләре ачарга исәп тотабыз. Мәктәп укучыларының спартакиадасын оештырачакбыз. Көрәш белән шөгыльләнү ГТО нормаларын тапшырырга да булышлык итә. Максатыбызга ирешергә югарыда телгә алынган программа да ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта, барысы да үзебезнең тырышлыкка бәйле. Сәламәт буын тәрбияләү өчен тагын да күбрәк көч салу таләп ителә.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Башкортстан көрәшчеләренең уңыш­лары турында киләчәктә дә әле­дән-әле ишетел торырга насыйп булсын!
Елена ЛЕДЯЙКИНА әңгәмәләште.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Футбол бар, булачак!
Вчера, 00:00 :: Спорт
Футбол бар, булачак!
Безнекеләр  сынатмады
18-05-2017 :: Спорт
Безнекеләр сынатмады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»