Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бер бәйгедә – ике медаль!

11.07: Бер бәйгедә – ике медаль!

Бер бәйгедә –  ике медаль!Башкортстан егете Айвар Гафуров Италиядә үткән кикбоксинг буенча Дөнья кубогында призлы урыннар яулады.

Римини шәһәрендә үткән халыкара ярышта кырыктан артык илдән 1800 спортчы катнашкан. Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Айвар Гафуров бәйгедә берьюлы ике юнәлештә бик уңышлы чыгыш ясаган һәм ике тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелгән. Айвар, гадәттәгечә, куанычлы хәбәрне беренчеләрдән булып “Кызыл таң” нәшриятына җиткерде.


– Җитди әзерләндем, – ди Айвар. – Ярышта уңышлы старт алдым. Бер юнәлештә Македония вәкиле Григор Димитриевны җиңеп, ярымфиналга үттем. Кызганычка каршы, финал өчен алышта катнаша алмадым. Ул вакытта башка юнәлештә чыгыш ясый идем. 79 килограммга кадәр авырлык категориясендә Италия спортчылары Джолуло Флоручи белән Мусти Робертоны әллә ни көч түкмичә оттым. Ярымфиналда ватандашым Муса Мусаев белән көч сынаштым. Алыш минем өчен уңышлы башланды. Җиңәчәгемә шигем калмаганга, финал турында уйладым. Көндәшем, таркаулыгымнан файдаланып, алышны үз файдасына тәмамлады. Ике бронза медальдән тыш, сабак алдым. Бәйгегә барырга матди ярдәм күрсәткән өчен “Рощинский” совхозы җитәкчесе Илдар Тимергалинга рәхмәт белдерәм. Шулай ук, хатыным Мария, әти-әнием, абыйларым, дусларым, якыннарым һәрвакыт күңел түремдә булды. Аларның ярдәмен тою ихтыяр көче бирде.
Айвар җәйне күнекмәләрдә, Русия җыелма командасы составында җыеннарда үткәрә. Аның максаты – ноябрьдә Венгриядә үтәчәк дөнья чемпионатына бару һәм җиңү. Тырыш, оста егетнең бу максатына ирешүен дә телик. Яуланмаган шушы үре генә калды. Якташыбыз Башкортстан, Русия, Европа чемпионы булды һәм дүрт тапкыр Дөнья кубогын яулады.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
Вчера, 13:39 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»