Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Шторм” тынмады, “Арматура” бөгелмәде

26.03: “Шторм” тынмады, “Арматура” бөгелмәде

“Шторм” тынмады, “Арматура” бөгелмәдеМәртәбәле бәйгедә республиканың берьюлы ике баскетбол командасы җиңүгә иреште.

Узган атнада Стәрлетамакта Идел буе федераль округының 2014-15 елгы сезонындагы “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы үтте. 30 команда катнашкан дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын “Шторм” (Баймак) кызлар һәм “Арматура” (Благовещен) егетләр командалары яклады.


Баймаклылар үз төркемендә сынатмыйча, финалга үтте. Якташларыбыз хәлиткеч матчта 59:39 исәбе белән “Надежда” (Мордовия) командасын отып, беренче урын яулады. Өченче урында – “СОМРАТ”(Удмуртия) командасы.
Егетләребез дә сынатмады. “Арматура” 71:55 исәбе белән “Kirs Dragons”(Киров өлкәсе) командасын җиңеп, чемпион булды. Бронза медальләрне “Физики” (Чувашстан) командасы яулады.
Бәйгенең иң яхшы уенчылары итеп Антон Плюснин (“Арматура”) белән Элиза Исмәгыйлева (“Шторм”) танылуы да игътибарга лаек. Аларга бүләкләрне баскетбол буенча Олимпия чемпионнары Светлана Антипова белән Ирина Сумникова тапшырды.
Безнең командаларны алда яңа сынаулар көтә. Алар 29 марттан 4 апрельгә кадәр Ульяновскида үтәчәк “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы суперфиналына әзерләнә. Якташларыбыз анда да сынатмаса, Испаниягә ULEB Евролигасының “Дүртәүнең финалы”на юлламага лаек булачак. Әйткәндәй, 2013 елда Салават шәһәре вәкилләре лиганың ил чемпионы булып, Лондонга сәяхәткә барган иде. Безнекеләргә, бәлки, бу юлы да уңыш елмаер.
Башкортстанның берьюлы ике командасының да җиңүе төбәктә баскетбол югары дәрәҗәдә үсеш алу турында сөйли. Якташларыбызның казанышлары республикада баскетбол үсешенә яңа этәргеч бирәчәгенә дә өмет зур.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Уфа” ЦСКАдан отылды
22-04-2017 :: Спорт
“Уфа” ЦСКАдан отылды
Бирешү мөмкин түгел!
18-04-2017 :: Спорт
Бирешү мөмкин түгел!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»