Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җитезрәк! Биегрәк! Кыюрак!

31.03: Җитезрәк! Биегрәк! Кыюрак!

Җитезрәк! Биегрәк! Кыюрак!Башкортстанда XVIII кышкы Сурдлимпия уеннарына старт бирелде.

Тантаналы чара Әбҗәлил районында “Металлург-Магнитогорск” тау чаңгысы үзәгендә үтте. Әйткәндәй, бәйге 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итә. 27 ил спортчылары спортның 5 төрендә (сноуборд, чаңгы ярышы, керлинг, шайбалы хоккей, тау чаңгысы) 31 медаль комплекты өчен көрәшә. Русиядә кышкы Сурдлимпия уеннары (ишетү сәләте начар булган спортчылар ярышы) беренче тапкыр оештырыла. Ярышлар Ханты-Мансийскида һәм бездә үтә. Башкортстанда тау чаңгычылары көч сынаша. Илебез данын 11 якташыбыз яклый. Ришат Юлдашев, Марина Зверева һәм Денис Ябердин тау чаңгысында көч сынашачак. Сигез спортчы шайбалы хоккей ярышларында катнашачак.


– Дәрәҗәле бәйгенең Башкортстан­да үтүе куанычлы, – диде матбугат-конференциясендә республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта. – Халыкара ярышны югары дәрәҗәдә оештыру өчен күп көч салдык. Биредә спортчылар, яңа рекордлар куюдан тыш, күңелле итеп ял итсен, аралашсын, яңа дуслар тапсын өчен бөтен шартлар да тудырылды.
– Башкортстан җирендә кунакларга, һәрвакыттагыча, ихтирам һәм игътибар күрсәтелә. Республика җитәкчелегенә, төбәктә яшәүче кунакчыл халыкка чиксез рәхмәтлемен! – диде Русия Сурдлимпия комитеты рәисе Александр Романцев.
Матбугат конференциясендә Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Русия Спорт министрлыгының депар­тамент җитәкчесе Григорий Кабельский һәм башкалар катнашты.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»