Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 7

Йөгер һәм яшәр!

Йөгер һәм яшәр! Марафонның абсолют чемпионнары Александр Данилов белән Татьяна Тимеева.Дүртөйледә “Кызыл таң” гәзите призына XXVIII Бөтенрусия марафоны үтте.

Көзге көннең салкынча булуы, вак кына яңгыр сибәләп торуы да йөгерешчеләрне куркытмады: елдагыча, алар спорт бәйрәменә дәррәү җыелды. Яше-картының йөзендә балкыган елмаюлардан болытлы көн яктырып киткәндәй булды. Ә Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданы әллә кайдан үзенә чакырып тора, биредә төсле шарлар, флаглар эленгән, күңелле көй яңгырый иде. Марафонга килүчеләр арасында бихисап таныш йөзләр белән беррәттән, күп кенә яңа спортчыларны да күрдек.

— Марафон дистанциясенә, ягъни 42 километрга йөге­рергә 27 ир-ат һәм 3 хатын-кыз гариза бирде, — ди Дүртөйле районы хакимия­тенең спорт комитеты рәисе Альберт Гыйлемҗанов. — Ярыммарафонда, 21 километр арада, 56 кеше көч сынашачак, аларның 14е – гүзәл затлар. Ә 105 егет һәм кыз, мәктәп укучылары, 5 һәм 10 кило­метрга йөгерә. Мара­фонның географиясе хакында әйтсәк, ул шактый киң.

03.10.2017 (№ 114 (25118)): Спорт

“Сәламәт яшәү рәвешенә нигез мәктәптә үк салынырга тиеш”

“Сәламәт яшәү рәвешенә нигез мәктәптә үк салынырга тиеш” Александр Костарев (сулда) Олимпия уеннары призеры, биатлончы Максим Чудов белән очрашу вакытында.Башкортстан дәүләт педагогия университетының физкультура факультеты деканы белән әңгәмә.

Мәгълүм булуынча, 1939 елдан бирле илебездә Физкультурачылар көне үткәрелә. 20-30нчы елларда ук “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” лозунгы киң таралу ала. 1923 елның 18 апрелендә “Динамо” Мәскәү пролетар спорт оешмасына нигез салына. Оешма хәвефсезлек органнары хезмәткәрләренә һәм хокук сакчыларына спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудыра. 1935 елның 19 апрелендә “Спартак” Бөтенсоюз профсоюз-кооператив ирекле спорт җәмгыяте оештырыла. “Спартак” илдә спортны үстерүгә, пропагандалуга зур өлеш кертә.

Спорт үсешә башлый. Спортчылар илдә иң абруйлы, дәрәҗәле кешеләргә әверелә. Аларның күрсәтмә чыгышлары барлык киңкүләм чараларны бизи. Университетларда һәм институтларда физкультура факультетлары ачыла башлый. Ә соңрак физкультурачыларны гына әзерләүче уку йортларына нигез салына. Күп

10.08.2017 (№ 92 (25096)): Спорт









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»