Кызыл таң » Спорт » 13-06-2018: Илебезнең хоккей картасында - Туймазы

Илебезнең хоккей картасында - Туймазы

Илебезнең хоккей картасында - ТуймазыТуймазыга “Русия матбугаты” командасы составында күренекле Русия хоккейчылары, спорт журналистлары, федераль телеканаллар алып баручылары килү традициягә әверелде. Алар арасында Александр Гуськов, Алексей Бадюков, Андрей Кваша, Сергей Гыймаев (кечесе), Антон Верницкий, Денис Казанский бар.

«САВА», «Газпром Трансгаз Уфа» и «Русия матбугаты» командалары хоккей матчлары үткәрде.
“САВА” командасы капитаны Андрей Давыдкин уенның кунаклар файдасына 5:4 исәбе белән тәмамлануы турында: “Кунакларга әдәп саклап юл куйдык”, - дип шаяртты. Чынында исә өч командада да оста уенчылар тупланган.

«Туймазы-Арена» боз комплексында кунаклар яшь хоккейчылапрга осталык дәресләре күрсәтте.
Шәһәр мәйданында “Чемпион белән зарядка үтте”.

Илебезнең хоккей картасында - Туймазы


Үзәк мәдәният һәм ял паркында тантаналы рәвештә Чемпионнар аллеясе утырту үтте. Кунакларны шәһәр хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде. Туймазы паркын төзекләндерүгә “Башнефть” җәмгыяте вәкиле, власть органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директор Рушан Сәетов үз өлешен кертте. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә “САВА” ит комбинаты җитәкчеләре катнашты.

Беренче канал журналисты Антон Верницкий Туймазыга туган төбәгенә кайткандай килүен әйтә. “Төпкелдәге шәһәрләр – илебезнең чын, дөрес чагылышы”, - ди ул.

Илебезнең хоккей картасында - Туймазы


“Матч ТВ” комментаторы Денис Казанский якташыбыз, өлкән Сергей Гыймаев башлангычы белән илебезнең хоккей картасына Туймазы шәһәре кертелүен билгеләп үтте. (Кызганычка каршы, Сергей Наил улы бик иртә арабыздан китте.) Кечкенә шәһәрдә хоккей буенча ярышлар бик еш үтә. “Бер елдан бирегә әйләнеп килгәч, Туймазының яхшы якка үзгәреш кичерүенә шат булабыз. Яңа спорт корылмалары барлыкка килгән, Боз сараеның икенче чираты сафка кертелгән, димәк биредә халык, аеручы яшьләр өчен битараф булмаган җитәкчелек эшли”, - ди ул.

Илебезнең хоккей картасында - Туймазы

Кире күчергәБасып чыгарырга