Кызыл таң » Спорт » 18-05-2017: Рингта – тай боксчылары, татамида – каратистлар

Рингта – тай боксчылары, татамида – каратистлар

Башкортстан вәкилләре Арслан Борһанов, Егор Латыйпов, Дмитрий Никульников һәм Алан Шакирҗанов уеннарда зур осталык күрсәтте.Башкортстан вәкилләре Арслан Борһанов, Егор Латыйпов, Дмитрий Никульников һәм Алан Шакирҗанов уеннарда зур осталык күрсәтте.16-17 майда Уфада Идел буе федераль округы үсмерләренең бергә-бер көрәш төрләре уеннары үтте.

Бәйгене Русиянең Спорт министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия Көрәш төрләре берлеге оештырды. “Спорт сарае”нда үткән ярышта ил төбәкләреннән 2500дән артык спортчы катнашты. Ярыш 14 спорт төре буенча берьюлы 10 мәй­данда барды. Уеннарга старт бирү тантанасында “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин, Русия Көрәш төрләре берлеге филиалы вице-президенты Александр Соснин һәм башкалар катнашты.


Руслан Ринат улы катнашучыларга уңышлар теләде һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачевның сәламләү хатын укып ишеттерде.
Уеннарда Башкортстан спортчылары да көчен сынады.
– Бәйгедә җиңүчеләрдән округ җыелма командасы тупланачак, – диде “Комбат Само­оборона”ның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Әбелханов. – Иң көчлеләр Бөтенрусия ярышларында катнашу хокукын яулый. Шуңа күрә һәркем сынатмаска, осталыгын күрсәтергә тырыша. Ярышта катнашучыларның яртысыннан күбесе – якташларыбыз.
Уеннарда югары казанышларга ирешүчеләр 3-18 сентябрьдә Анапада үтәчәк X Бөтенрусия үсмерләр уеннарында көчен сынаячак. Бәхетле исемлектә республика вәкилләренең күп булачагына өмет зур, чөнки бездә барлык көрәш төрләре дә югары үсеш алган. Дәрәҗәле ярышның нәкъ бездә үтүе дә шул хакта сөйли.

Кире күчергәБасып чыгарырга