Кызыл таң » Спорт » 17-07-2017: Бакалы батырына - биш медаль!

Бакалы батырына - биш медаль!

Бакалы батырына - биш медаль!
Спорт ветераны Николай Сазыкинның исеме Бакалыда гына түгел, чит төбәкләрдә дә киң билгеле.


Күптән түгел ул Казахстанда гер күтәрү буенча спорт ветераннырының - дөнья, Азия дәүләтләре һәм Казахстанның ачык чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Биш номинациядә аңа тиңнәр булмады, Николай Викторович биш алтын медаль яулады.
Агымдагы елда Беларусьта спорт ветераннарының бөтендөнья олимпиадасы узачак. Казахстан ярышлары исә шушы югары дәрәҗәле бәйгегә әзерлекнең төп этабы булды.

Кире күчергәБасып чыгарырга