Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Атадан күргән — ук юнган

29.07: Атадан күргән — ук юнган

Булат Вәлитов җәмәгате Зөлхидә һәм оныклары  Алмаз, Морат һәм Алсу белән.Булат Вәлитов җәмәгате Зөлхидә һәм оныклары Алмаз, Морат һәм Алсу белән.Ямьле җәйдә республикада “Шәҗәрә бәйрәме”, “Авыл көннәре”, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәрен үткәрү традициягә әверелеп китте. Мондый чараларга дус-туганнар җыела, яшь буын ераклардан кайткан кардәшләр белән таныша. Чара, чыннан да, зур, күркәм бер гаилә бәйрәмен хәтерләтә. Федоровка районының Юрматы авылына да июльнең тәүге көнендә авылдашлар, биредә туып-үсеп, чит якларга таралганнар авылның 200 еллыгын билгеләргә җыелды.

Тарихи тамырларны, авылга нигез салучыларны барлаганда биредә Колышевлар, Табаевлар, Вәлитовлар һәм башка гаиләләрне телгә алырга мөмкин. Вәлитовлар нәселе районга, республикага, илгә, туган ягы өчен төрле тармакларда фидакарь хезмәт салучы бихисап хөрмәтле кешеләр биргән. Моның асылы шушы гаилә кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыру, күчәкилүчәнлек, гаилә тәрбиясенә кайтып кала.


Өлкән Вәлитовлар
Мөнирә белән Закир Вәлитов­ларга, сугыш чоры балалары буларак, авырлыклар аша үтәргә туры килә. Ә тормыш авырлыклары гаиләне чыныктыра, ныгыта. Алар икесе дә гомер буе “Пугачевский” совхозында эшли, Закир абый — водитель, Мөнирә апа савучы була. Тырыш, фидакарь хезмәтләре өчен бихисап мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Шунлыктан, гаилә турында кайгыртучанлык, эшкә намуслы мөнәсәбәт, тәртип һәм тырышлык ул чор кешеләренең асылын билгеләүче төп сыйфатлар булып тора. Вәлитовлар мәхәббәт һәм хөрмәткә чорналган бәхетле тормыш кичергән. Кызганычка каршы, моннан 17 ел элек гаилә терәге булган Закир Минияр улы бакыйлыкка күчкән һәм балалары, оныклары турында хәстәр­лекне Мөнирә апа үз иңнәренә алган. Узган елда Мөнирә апа да 80 яшен билгеләде, ләкин, өлкән яшенә карамастан, ул актив тормыш рәвеше алып бара: тавыклар, үрдәкләр карый, бакча үстерә, республикада, илдә, дөньяда булган хәлләр белән кызыксынып, гәзитләр алдырып укый. Мөнирә апа — авылы­бызның хөрмәтле агәбисе, олысы да, кечесе дә аның киңәшләренә колак сала. Бер елны да ул изге Рамазан аенда ураза тотмый калмый, намаз укый, Коръән сү­рәләрен яхшы белә. Тормыштан канәгать булып яшәве, акылы, сабырлыгы белән ул һәркемне үзенә тартып тора кебек. Кирәк вакытта каты булуы һәм шул ук чакта юморга бай күңеле өчен 16 оныгы дәү әниләрен бик ярата.
Иңнәрендә — йолдызлар
Мөнирә Гыйбадулла кызы белән Закир Минияр улы дүрт баһадир тәрбияләп үстерә: Азат, Булат, Гадил һәм Дамир. Хезмәткә сөю, гаделлек кебек сыйфатларны алар әти-әнидән сеңдереп үсә. Тормышта төрле һөнәр сайласалар да, балачактагы әти-әни тәрбиясе белән салынган иң яхшы кешелек сыйфатлары аларга һөнәри биек­лекләр үрләргә ярдәм итә. Булат белән Гадил, үрнәкле хезмәт итеп, эчке эшләр полковнигы һәм Кораллы Көчләр подполковнигы дәрәҗәләренә лаек булдылар. Шулай итеп, авылдагы гади эшче гаиләсе Туган илгә һәм хезмәткә тугры ике ул тәрбияләде.
Гадил Закир улы, Совет Армиясе сафларында хезмәттән соң, Рязаньдагы Хәрби-команда элемтә училищесын тик “бишле”гә тәмамлап, хезмәтен шунда укытучы булып дәвам итте. Хатыны Валентина белән ике улларына гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардылар.
Булат Закир улы барлык гомерен эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышлады. Гаделлеге, намуслыгы, вөҗданлыгы, тәвәккәллеге, принципиальлеге, ныклы холкы өчен аңа бу тармактагы иң җаваплы участоклар белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырдылар. Кайда, кем булып эшләмәсен (Мәләвез районының эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, Бәләбәй тикшерү бүлеге начальнигы, Салават шәһәре эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары, арытаба начальнигы), һәрвакыт хезмәт үрнәге булды. 2005 елда ул, гаиләсе белән Мәләвезгә кайтып, хаклы ялга чыкканчы урындагы эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Органнардагы фидакарь хезмәте өчен Башкорт­станның атказанган юристы исеменә лаек булды.
Тынгысыз Булат Закир улы, хаклы ялга чыккач, берничә ел Мәләвез ДРСУын җитәкләде. Биредә тәртип урнаштырды, юллар сыйфатын яхшыртуга иреште. Ә иң мөһиме – эшчеләрнең хезмәт шартлары уңайлы, хәвефсез булсын өчен хәстәрлек күрә белде.
Булат Вәлитов бүген гаиләсе белән Мәләвездә гомер кичерә. Туган җир иминлеге өчен җаны-тәне белән янып яшәүче Булат Закир улы авылдашларының мөһим проблемаларын хәл итүдә ярдәмләшү максатыннан Беренче май авыл Советы биләмәсенең депутаты итеп сайланды. Аңа ышанып мөрәҗәгать иткән авыл халкын ул бервакытта да ярдәмсез калдырмый. Туган Юрматы авылы өчен дә җан атып тора, бихисап авылдашларына торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итте, озак вакыт эш таба алмаганнарны эшкә урнаштырды, юридик өлкәдә һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирә.
Зур династия!
Килешик, нинди генә җаваплы эш булмасын, ныклы тылдан башка эш алга бармый. 38 ел стажлы педагог, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны, әлеге вакытта да Мәләвез күппрофильле колледжында хезмәт эшчәнлеге алып баручы җәмәгате Зөлхидә Мөхәммәт кызы — яраткан иренең ныклы, ышанычлы терәге. Тату гаиләләрендә алар биш бала: ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерде. Өчесе бүген үзләре әти-әни, кадерле дәү әти белән дәү әнине дүрт оныгы сөендерә.
Кызлары Айгөл белән Эльмира Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә яши һәм эшли. Булат Вәлитов гаиләсендәге дүрт бала да юридик белемгә ия һәм, әтиләре юлын сайлап, эчке эшләр органнарында эшли. Күрүебезчә, бу – зур династия! Кече кызлары Эльмира да гаилә традициясен саклау уе белән югары юридик белем алырга хыяллана. Полицейскийлар династиясе, димәк, тагын үсәчәк. 2005 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган энеләре Дамирның ике улы да, Булат абыйларыннан күреп, полицейский һөнәрен сайлады. Кечкенә оныклары Алмаз белән Морат дәү әтиләренең медаль-орденнары чыңлап, бизәп торган полковник кителен киеп карарга бик ярата. Димәк, аларда да балачактан ук бу һөнәргә мәхәббәт бөреләнә.
Данлыклы Юрматы җире үстергән ныклы, эш сөючән, гадел, чын ир-егетләр династиясе киләчәктә дә тармакланачак. Үзләре үрнәгендә тәрбияләнгән балалар — аларның ышанычлы дәвамы. Вәлитовлар гаиләсе Туган ил горурлыгы, киләчәк буыннарга чагу үрнәк булып тора.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»