Кызыл таң » Ватанпәрвәрлек » 13-06-2018: Хәзер сез – тулы хокуклы гражданнар!

Хәзер сез – тулы хокуклы гражданнар!

Хәзер сез – тулы хокуклы гражданнар!Дәүләт Башлыгының Уфадагы кабул итү бүлмәсендә 14 яше тулган кыз һәм егетләргә Русия гражданы паспортларын тапшыру тантанасы үтте. Шәхесне раслаучы төп документны Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин тапшырды.

Ул үсмерләрне, ата-аналарын сәламләде һәм аларның хәзер яңа тормыш юлына аяк басуын, тулы хокуклы гражданнары булуын билгеләде.
— Тиздән сез, мәктәп тәмамлап, югары уку йортларына керәчәксез. Сезнең нинди белгечлек алып чыгуыгыз мөһим түгел. Иң мөһиме – кеше, үз якыннарыңа терәк булу, Ватан файдасына эшләү, үзеңне аның бер өлеше итеп тою. Идел буе федераль округында Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә яшьләрнең шәхси үсешенә, аларның куәтен ачуга ярдәм итүче күп проектлар гамәлгә ашырыла. Аларда актив катнашыгыз, – диде ул.
Паспорт алучы үсмерләрнең барысы да — уку алдынгылары. Моннан тыш, алар – “Без — Русия гражданнары!” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр. Чара ахырында Михаил Закомалдин ата-аналарга сәләтле балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасы бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Үз хәбәрчебез.

Кире күчергәБасып чыгарырга