Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Айдар ЗӘКИЕВ

Кош тизәген – балыкка, Балык итен – халыкка...

Кош тизәген – балыкка, Балык итен – халыкка... Фәрит Вәлитов студентлар белән тикшеренү үткәрә.Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәренең тәҗрибәсе тормышыбызга нинди яңалык алып киләчәк?

Сер түгел, бүген кошчылык фабрикаларының янәшәсеннән үткәндә сасы ис танауны ярып керә. Кош тизәген ашлама итеп файдалану гына җитми ахры. Баксаң, экологиягә зыян салучы, халыкка уңайсызлыклар тудыручы тизәк җәмгыятькә файда да китерә ала икән. Моңа инану өчен БДАУ галимнәре тәҗрибәсенә игътибар итәргә кирәк. Умартачылык, зоотехния һәм мал үрчетү кафедрасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәрит Вәлитов башлангычы игътибарга лаек. Лабораториядә балыклар ярты елга якын кош тизәге белән туклана. Тикшеренүләр ни сөйли? Мондый азыкта үскән балыклар ашарга яраклымы? Тәҗрибә үткәрүчеләрдән шул хакта да сорарга онытмадык.

27.04.2017 (№ 49 (25053)): Дөнья бу...

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!” Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде.

Туры эфир ике сәгатьтән артык дәвам итте. Сөйләшү башланганчы ук халыктан ун меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге ташкын, торак-коммуналь хуҗалык, юллар торышы, сәламәтлек саклау, субсидияләр, авыл хуҗалыгы, икътисад, мәгариф белән бәйле. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре халкы сөйләшүдә аеруча активлык күрсәтте. Сорауларны электрон хат белән, телефон,
WhatsApp, Viber, Telegramm аша бирергә мөмкин иде. Сорау бирүчеләр арасында 12 яшьлекләр дә, сиксәнне куучылар да булды. Сөйләшү туры эфирда Башкортстан юлдаш телевидениесендә, “Русия-Башкортостан”, “Вся Уфа” телеканалларында күрсәтелде, “Спутник FM” радиосында яңгырады.

Әйткәндәй, Рөстәм Зәки улы беренче тапкыр туры эфирда журналистлар сорауларына 2010 елда җавап биргән иде. Традиция дәвам итә. Мондый чарадан соң халыкны озак еллар дәвамында борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең тиз арада нәтиҗәле хәл ителүе

15.04.2017 (№ 44 (25048)): Җәмгыять

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак Быел Башкортстанда 1000 чакрым юл төзекләндерү планлаштырыла.

Икътисад үсешсен, халык имин тормышта яшәсен өчен юлларның төзек булуы мөһим. Безнең кырыс табигать шартларында бу максатка ирешү җиңел түгел. Яңа технологияләр, заманның иң алдынгы техникасын файдалануга карамастан, түшәлгән асфальт бер елга да җитми. Икенче елда ук аны төзекләндерү, чокырларны ямау таләп ителә. Федераль трассаларда юллар “гомерен” чамадан тыш күп төяләгән фуралар “кыскарта”. Алар челләләрдә хасил иткән тирән тәгәрмәч эзләре аны бозудан тыш, аварияләргә дә сәбәпче була. Юлларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү төбәкләргә дә бәйле. Бу юнәлештә Башкортстан илдә күпләргә үрнәк булып тора. Безнең юллар илдә иң югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелгәннәрдән санала. Чөнки республикада бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел да күләмле эш башкару күздә тотыла.

13.04.2017 (№ 43 (25047)): Икътисад

Печән ашамыйча да сөт бирә. Бу нәрсә?

Печән ашамыйча да  сөт бирә. Бу нәрсә? Соя киләчәктә сыерны “кысрыклап” чыгарырга мөмкин.

Советлар Союзы чорында басуларда ишелеп иген үссә дә, авыл саен бишәр көтү, фермалар тулы мал булса да, кибет киштәләрендә азык-төлеккә дефицит иде. Бүген бу күренешнең киресе күзәтелә. Күпчелек фермаларның хәрабәләре генә калды. Авылларда сыер тотучылар азайса да, кайбер басулар чәчелми башласа да, киштәләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Бу фикерләрне авыл уңганнары, сәясәтчеләр авызыннан еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта мондый хәлнең асылына төшенергә тырышучылар бар микән? Баксаң, сыерны тулысынча алыштыра алырдай культура да бар икән. Кыскасы, ындыр тутырып соя үстерсәң, җәен печән хәзерләмисең, таң сарысы белән торып сыер саумыйсың. Шул ук вакытта сөтле чәй эчәсең, авыз тутырып ит ашыйсың һәм өс-башыңны да хәстәрлисең. Мондый максатка соя үстереп ирешеп була икән.

08.04.2017 (№ 41 (25045)): Дөнья бу...

Җылылык исәпләгеч күңелне җылыта ала

Җылылык исәпләгеч күңелне җылыта ала Олег ИРЗА исәпләгеч төзеклеген тикшерә.Моның өчен нинди шартларны үтәү мөһим?

Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фатир хуҗаларын сакчыллыкка өйрәтте. Капиталь ремонт, гомумйорт ихтыяҗы зур чыгымнар таләп итә. Боларга коммуналь түләүләрне дә өстәсәң, ай саен ярыйсы гына сумма килеп чыга. Мондый хәл-шартларда бер сумны түгел, һәр тиенне янда калдыру да зур әһәмияткә ия. Максатка ирешергә газ, су, электр энергиясе һәм күрсәтелгән башка хезмәтләр өчен исәпләгечләр күрсәткече буенча түләү ярдәм итә. Бу очракта идарәче компанияләр дә, чыганак белән тәэмин итүчеләр дә фатир хуҗаларына һавадан алып бурыч өсти алмый. Җылылык исәпләгечләрнең төзек булуы да квитанциядәге түләүләрнең кискен артуына чик куя ала. Ләкин мондый нәтиҗәгә ирешү өчен уяу булырга һәм кайбер шартларны үтәү мөһим. Башкортстанның Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗрибәләр үзәгендә бу хакта яхшы беләләр.

06.04.2017 (№ 40 (25044)): Икътисад

“Көндәшемне аягым сынган килеш тә җиңдем”

“Көндәшемне аягым  сынган килеш тә җиңдем” Башкортстанның панкратион буенча җыелма командасы баш тренеры Радмир Хәйруллин белән әңгәмә.

Моңа кадәр океан артында оештырылган кагыйдәсез алышларда Русия данын яклаучы Олег Тактаров турында гына белә идек. Туксанынчы елларда аның алышлары төшерелгән видеокассеталар кулдан кулга йөреп каралды. Бүген исә һөнәри алышлар киң үсеш алды. Хәзер Федор Емельяненко, Александр Шлеменко һәм башкаларның исемнәре күпләргә мәгълүм. Ватандашларыбызның көч сынашулары үзәк телевидениедән дә күрсәтелә.

Кагыйдәсез алыш Башкортстанда да киң үсеш алган. Кырыс, шул ук вакытта алымнары белән игътибарны җәлеп итүче панкратион аерым игътибарга лаек. Баксаң, бу спорт төре буенча республика спортчылары Русиядә генә түгел, дөньяда да иң осталардан санала икән. Башкортстанның панкратион буенча җыелма командасы баш тренеры, “Комбат Топ Тим” клубы җитәкчесе Радмир Хәйруллин белән әңгәмәләшкәч, бу хакта яхшырак белдек.

04.04.2017 (№ 39 (25043)): Спорт

Чемпионнар арта. Спорт сөючеләр кими...

Чемпионнар арта.  Спорт сөючеләр кими... Бу күренешне акча “елгасын” дөрес якка бору гына үзгәртә алачак.

Соңгы елларда Русиядә спорт киң таралу алды. Моңа 2014 елда Сочида Олимпия уеннары үтүе, киләсе елда илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты оештырылачагы да булышлык итте. Спорт ярышлары да артканнан-арта бара. Кайчан гына Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары төп бәйгеләр саналды. Хәзер Европа уеннары, балалар уеннары, универсиада да оештырыла һәм мәгълүмат чараларында даими яктыртыла. Кораллы Көчләр дә спорттан читтә калмады. Бөтендөнья хәрби уеннары үткәрелә башлады. Легионерлар, спорт “йолдызлары” турында кем генә сөйләми. Спорт тапшырулары, уеннары күрсәтелүче “Матч ТВ” телеканалы да ачылды. Беренче карашка, мондый казанышлар тәэсирендә спорт югары үсешкән сыман. Шул ук вакытта, дәрәҗәле бәйгеләр оештырып, миллион сумнарга “легионерлар” җәлеп итеп кенә спортны үстереп булмаганын көндәлек тормыш ачык күрсәтә.

23.03.2017 (№ 34 (25038)): Журналистның куен дәфтәреннән

Башкортстанда “генераль җыештыру” башланды

Башкортстанда “генераль җыештыру” башланды Гомумрусия халык фронты проекты һәркемгә законсыз чүплекләр белән көрәшергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүм булуынча, 2017 ел Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да, “Экология һәм аеруча сакланучы табигый территорияләр елы” дип игълан ителде. Төбәктә экология мәсьәләсенә һәрвакыт җитди игътибар бүленә. Моңа карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Урман-кырларга, сулыкларга, рөхсәт ителмәгән башка урыннарга чүп түгү заман бәласенә әверелде. Гомумрусия халык фронтының старт алган “Генераль җыештыру. Чүплекләрнең интерактив картасы” проекты мәсьәләне уртак көч һәм игътибар белән хәл итәргә тәкъдим итә. Проектта кемнәр катнаша ала? Аның үзенчәлеге нидә? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конферециясендә сүз шул хакта барды.

25.02.2017 (№ 23 (25027)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»