Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА

Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр

Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр Розалия ханым.Яңа Уразай халкы бер йодрык булып матур итеп дөнья көтә.

Кышкы авылның үз матурлыгы: тынлык, салкын саф һава, мичтә пешкән тәмле аш… Авыл өчен елның бу мизгеле – мәшәкатьле җәйдән соң бераз булса да ял итү вакыты. Кыш көне тормыш туктап калган кебек, кешеләр тынлык белән ләззәтләнә.
Трасса буйлап Яңа Уразайга таба җилдергәндә, беренче күргәндәй аптырап, тирә-якны күзәтәм. И, бу каеннарның аклыгы! И кояшта җемелдәгән карның матурлыгы! И бу илаһи киңлек! Искиткеч матур җирдә яшәсәк тә, без бу матурлыкны күрмибез шул: чабабыз да чабабыз, баш күтәреп карарга да вакыт юк.
Трассадан авыл юлына борылабыз, юллар киң итеп чистартыл­ган. Менә өйләр күренә… Иң элек зәңгәр, яшел, кызыл профнастил түбәләр һәм коймалар күзгә ташлана. Бәләкәй генә өйләр янында зур йортлар барлыкка килгән. Аларның күбесе агачтан, яннарыннан узганда борынга агач исе килеп бәрелә, озаккарак тукталасы килә. Тынны буа торган таш йортлар түгел инде ул авыл өе, аның һавасы ук башка,

22.04.2017 (№ 47 (25051)): Тормыш

Сәхнәләрдә — милләт уллары, Яңгырасын татар җырлары!

Сәхнәләрдә — милләт уллары, Яңгырасын татар җырлары! Гармунда – шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Шамил Халитов.Нефтекама шәһәрендә Гармун бәйрәмен көтеп алалар. Гармунчылар бүгенге көндә бердәм, оешкан, зур бер моңлы “армияне” тәшкил итә. Моңарда “Кызыл таң” гәзитенең өлеше зур булу аеруча куанычлы. Моннан сигез ел елек, 2009 елда, гәзитебез шәһәрдә укучылар белән очрашу һәм гармун бәйрәме оештырды. Бу уй ничек туды соң? Беренчедән, мин үзем – гармунга мөкиббән киткән кеше, икенчедән, берничә язмамның геройлары – гармунчылар. Әйтик, Мөнзилә Белалова, Гөлүзә Насыйбуллина, Зикаф Аллаяров, яшьрәкләрдән Нәҗип Исламов, Галихан Җиһаншин, Данил Хуҗин һәм башкалар. Мәкалә әзерләгән вакытта аларның кулларына гармун алып моңайганын күреп, барлык гармунчыларны да бергә тупларга, бәйрәм үткәрергә кирәк, дигән уй килде. Милли үзәкләр рәисе Мөхәссәнә Ягафарова да, татар милли-мәдәни үзәгенең ул вакыттагы рәисе Гөлфәт Зиятдинов та бу идеяне хуплады. Һәм апрельдә без бик ямьле итеп “Кызыл таң” гәзите белән очрашу һәм Гармун бәйрәме
15.04.2017 (№ 44 (25048)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»