Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Дәүләт дәрәҗәсендә

Төзек, күркәм, уңайлы булсын!

Төзек, күркәм, уңайлы булсын! “Дорожник” оешмасының асфальт-бетончысы Фидан Айдуллин, каток машинисты Сергей Киленко һәм җитештерү-техник хезмәтләндерү бүлеге инженеры Егор Ульянов Уфа урамнарындагы юллар сыйфатлы, ихаталар төзек һәм уңайлы булсын өчен зур тырышлык сала.Краснодарда үткән “Шәһәр мохите” форумында Башкортстан тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.

Краснодарда “Бердәм Русия” партиясенең ил шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган “Шәһәр мохите” форумы үтте. Аның эшендә илнең 85 төбәгеннән меңнән артык белгеч, “Бердәм Русия”нең әлеге юнәлештәге партия проектлары координаторлары, Русия Хөкүмәте әгъзалары, Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, субъектларның законнар чыгару һәм башкарма власть органнарыннан җаваплы вәкилләр, муниципалитетлар хакимиятләре башлыклары катнашты. Форумның пленар өлешен ил Хөкүмәте Премьер-министры, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведев алып барды.

27.07.2017 (№ 86 (25090)): Көнүзәк

Безне рухи-мәдәни туганлык берләштерә

Безне рухи-мәдәни туганлык берләштерә 19-21 июльдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасында булды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Алтай цивилизациясе һәм алтай телләре төркеменә караучы тугандаш халыклар” Халыкара форумында катнашты һәм аны ачу тантанасында чыгыш ясады. Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев башлангычы белән оештырыл­ган форум эшчәнлегендә алтай телләре галимнәре, Русия, Кыргызстан һәм башка илләрдән тарихчылар, археологлар, этнографлар, антропологлар, фольклор, сәнгать һәм мәдәни мирас тикшеренүчеләре катнашты. Очрашуда Евразия территориясендә яшәүче халыкларның гуманитар элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән фәнни тикшеренүләр, мәгариф һәм мәдәни проектлар нәтиҗәләре тикшерелде.

22.07.2017 (№ 84 (25088)): Җәмгыять

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!” Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде.

Туры эфир ике сәгатьтән артык дәвам итте. Сөйләшү башланганчы ук халыктан ун меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге ташкын, торак-коммуналь хуҗалык, юллар торышы, сәламәтлек саклау, субсидияләр, авыл хуҗалыгы, икътисад, мәгариф белән бәйле. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре халкы сөйләшүдә аеруча активлык күрсәтте. Сорауларны электрон хат белән, телефон,
WhatsApp, Viber, Telegramm аша бирергә мөмкин иде. Сорау бирүчеләр арасында 12 яшьлекләр дә, сиксәнне куучылар да булды. Сөйләшү туры эфирда Башкортстан юлдаш телевидениесендә, “Русия-Башкортостан”, “Вся Уфа” телеканалларында күрсәтелде, “Спутник FM” радиосында яңгырады.

Әйткәндәй, Рөстәм Зәки улы беренче тапкыр туры эфирда журналистлар сорауларына 2010 елда җавап биргән иде. Традиция дәвам итә. Мондый чарадан соң халыкны озак еллар дәвамында борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең тиз арада нәтиҗәле хәл ителүе

15.04.2017 (№ 44 (25048)): Җәмгыять

Алга ышанычлы атлыйбыз

Алга ышанычлы атлыйбыз Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышы төбәкнең узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланды.

Гомумән алганда, 2016 ел яхшы күрсәткечләр белән тәмамланган. Сәнәгать җитештерүе күләме 2,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында үсеш 1 процентка якын тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыккан.

— Инвестиция өлкәсендә хәлне яхшырту буенча мөһим адымнар эшләнде. Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләре илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исәбенә кертелде. Башкортстан ел дәвамында ике шәһәре берьюлы шушы статусны алган бердәнбер төбәк булды. Хәзер бу мөмкинлекләрне резидентларны җәлеп итү, яңа производстволар ачу, эш урыннары булдыру өчен файдаланырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

30.03.2017 (№ 37 (25041)): Социаль өлкә









Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»