Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Краснокама районы

Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр

Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр Розалия ханым.Яңа Уразай халкы бер йодрык булып матур итеп дөнья көтә.

Кышкы авылның үз матурлыгы: тынлык, салкын саф һава, мичтә пешкән тәмле аш… Авыл өчен елның бу мизгеле – мәшәкатьле җәйдән соң бераз булса да ял итү вакыты. Кыш көне тормыш туктап калган кебек, кешеләр тынлык белән ләззәтләнә.
Трасса буйлап Яңа Уразайга таба җилдергәндә, беренче күргәндәй аптырап, тирә-якны күзәтәм. И, бу каеннарның аклыгы! И кояшта җемелдәгән карның матурлыгы! И бу илаһи киңлек! Искиткеч матур җирдә яшәсәк тә, без бу матурлыкны күрмибез шул: чабабыз да чабабыз, баш күтәреп карарга да вакыт юк.
Трассадан авыл юлына борылабыз, юллар киң итеп чистартыл­ган. Менә өйләр күренә… Иң элек зәңгәр, яшел, кызыл профнастил түбәләр һәм коймалар күзгә ташлана. Бәләкәй генә өйләр янында зур йортлар барлыкка килгән. Аларның күбесе агачтан, яннарыннан узганда борынга агач исе килеп бәрелә, озаккарак тукталасы килә. Тынны буа торган таш йортлар түгел инде ул авыл өе, аның һавасы ук башка,

22.04.2017 (№ 47 (25051)): Тормыш

Чемпионнар Уфага кайтты

Чемпионнар Уфага кайтты Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында Уфа рапирачылары Артур Әхмәтхуҗин һәм Тимур Сафин зур җиңү яулады.

Билгеле булуынча, алар Мәскәүдән Алексей Черемисинов белән команда турнирында Франция җыелма командасын 45:41 исәбенә җиңде. Моннан тыш, Тимур Сафин шәхси ярышларда бронза медальгә лаек булды.
Җиңүче егетләребез республикабызга әйләнеп кайтты. “Уфа” халыкара аэропортында аларны тренерлары, әти-әниләре һәм туганнары, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының ведомство башлыгы Андрей Иванюта җи­тәкчелегендәге делегациясе, Уфа шәһәренең Спорт коми­теты вәкилләре, шулай ук, дуслары һәм яшь спортчылар каршы алды. Чемпионнар алар өчен җан атучыларга рәхмәт белдерде.
— Бу искиткеч хис! Мин әле моңа ышанып бетә алмыйм. Бу җиңүемне әниемә багышлыйм, — дип шатлыгы белән уртаклашты Тимур Сафин.

18.08.2016 (№ 95 (24949)): Спорт









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»