Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Олег Төхвәтуллин

Бәхәскә ноктаны кем куяр?

Бәхәскә ноктаны кем куяр? Башкортстанда органик эшкәртелгән җир продукциясенә ихтыяҗ бармы?

Дөнья икътисадында, аграр сәүдә базарында “органик авыл хуҗалыгы” дигән төшенчә елдан-ел зуррак мәгънә ала. Җир эшкәртүдәге органик принцип туфракны минималь эшкәртүгә һәм бер үк вакытта минераль ашламалар, үсемлекләрне химия ярдәмендә саклау чараларын кулланмага нигезләнә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, җирдә чимал яки продукция бары тик табигый шартларда үстерелгән, җитештерелгән булырга тиеш. Евросоюзда, көнбатышның байтак илләрендә органик авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арта бара. Әйткәндәй, дөньяда органик культуралар биләгән мәйдан 35 миллион гектардан арта. Русиядә мондый җирләр 100 мең гектарга да җитми.
Кайчандыр игенчелек тармагын минераль ашламалар белән химияләштерүне илебездә алдынгы технологияләргә тиңлиләр иде. Әлбәттә, бүген ансыз ашлык үстерүне күз алдына китереп булмый. Европа халкы экологик яктан саф азык-төлеккә өстенлек бирергә тырышса да, аграр тармакта ашлама кулланудан

20.04.2017 (№ 46 (25050)): Җәмгыять

Бар да “Ленин”га тиңләшә

Бар да “Ленин”га тиңләшә Яшь механизаторлар Азамат Котлушин, Айнур Юнысов, Данис Хөсәенов, Айнур Садыйков һәм Салават Ягафәров.Язгы чәчү һәм мал азыгы хәзерләү кампанияләрен кредит алмыйча үткәрүнең сере нәрсәдә?

Күмәк хуҗалыкларның бердәмлеген ничек сакларга? Авылларның таралуына ни рәвешле чик куярга? Бу сорауларга җавап эзләгәндә, Стәрлебаш районында Ленин исемендәге кооперативны үрнәк итеп куярлар иде. Хуҗалык юлбашчы исемен дистәләрчә ел дәвамында зур горурлык белән йөртә. Шуңа да биредә эшләүчеләр, Куганак, Йомагуҗа һәм Ивановка авылларында гомер кичерүче татар, башкорт һәм урыс милләтеннән бул­ган халыклар күмәк хезмәте, дуслык белән көчле булулары белән аерылып тора. Ленинлылар – районда иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә, язгы чәчү һәм мал азыгы хәзерләү мәшәкатьләрен бурычка акча алмыйча, үз көчләре белән җиңеп чыгучы бердәнбер хуҗалык та.

11.04.2017 (№ 42 (25046)): Авыл хуҗалыгы

Теләк һәм... су җитми

Теләк һәм... су җитми Ни өчен республикада яшелчә ихтыяҗының 30 проценты читтән кертелгәне белән канәгатьләндерелә?

Көнбатыш илләре Русиягә игълан иткән икътисади санкцияләрдән әлегә баш тартырга җыенмый. Әмма бу хәбәрне русиялеләр океан артындагы “абзыйлар” теләгәнчә кабул итмәде, чөнки сәүдә базарындагы чикләүләр илебездә азык-төлек җитештерүне арттыруга стимул бирде. Аерым ризыкларны Русия хәтта үзе экспортлый башлады. Әлбәттә, яшелчә-җимеш белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Соңгы елларда яшелчәчелек тармагын үстерүдә дәүләт ярдәменең дә тоемлырак артуы күзәтелә.

Яшелчә җитештерү буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында – 14нче, ә Идел буе федераль округында дүртенче урында. Ә инде ябык грунтта үстерелгәне күрсәткечендә Русиядә – икенче, федераль округта беренче урында торабыз. Шул ук вакытта, республиканың эчке сәүдә базарында үзебездә җитештерелгәне 71 проценттан артмый. Җәйге-көзге айларда шәхси ихаталар җитештергәне республика халкы ихтыяҗын канәгатьләндерүдә зур урын

06.04.2017 (№ 40 (25044)): Җәмгыять

Фермер продукциясе чит илгә чыга алырмы?

Фермер продукциясе чит илгә чыга алырмы? Русиядә фермер хуҗалыклары саны кимесә, ә Башкортстанда алар ел саен ике йөзгә арта.

Илнең аграр сәясәтендә җитди үзгәрешләр көтелә. Җитештерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлешен бермә-бер арттыру бурычы куелды. Әлегә бу максатның дәүләт ярдәме күрсәтүдәге яңалыклар белән бәйлелеге анык мәгълүм түгел. Федераль тармак министры Александр Ткачев Русиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары съездында күптән түгел: “Мин аграр икътисад структурасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше — 60, ә фермерларныкы 40 процент булырга тиеш дип исәплим. Җитештерү күләмен арттыра барып, без шуңа йөз тотабыз”, — дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда җитештерүдә фермерлар өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренекеннән һәрвакыт зуррак булды. Анысы шулайдыр, әлбәттә. Ә менә ни өчен авыл ихаталары өлешен исәпкә алмыйлар? Аларны кайсы категориягә дә кертергә белмиләр дип уйларга ярамый. Әйтик, 2016 ел йомгаклары буенча

16.03.2017 (№ 31 (25035)): Авыл хуҗалыгы

Малларның... үз паспорты булачак

Малларның... үз паспорты булачак 2018 елдан илдә йорт һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау башлана.

Русия авыл хуҗалыгы янә бер мөһим вакыйгага әзерләнә: илебезнең барлык категориядәге хуҗалыкларында асралучы хайваннар, терлекләрне 2018 елның башыннан маркировкалау, келәймә сугу мәҗбүри булачак. Маркировкалау әлеге җан ияләренә чиплар беркетү, билге куюны аңлата. Һәр чип — малның идентификацион саны, биредә аның турында тулы мәгълүмат языла. Илдә теркәлгән маллар турындагы барлык белешмә шушы максат өчен махсус рәвештә оештырылучы Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тупланачак.

Ил Хөкүмәте узган ел ахырында әлеге чараны тормышка ашыруда катнашачак төрле министрлык һәм ведомстволарга әзерлек эшләрен башларга күрсәтмә бирде. “Юл картасы”на ярашлы, әлеге кампания ике этапта үткәреләчәк: 2018 елның 1 гыйнварыннан атлар, ишәкләр, сыер маллары, боланнар, дөяләр һәм дуңгызларны маркировкалау башлана, ә 2019 елдан чират сарык-кәҗәләргә, эт-песиләргә, йорт кошларына, кыйммәт мехлы

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Авыл хуҗалыгы

Сан түгел, нәтиҗә мөһим

Сан түгел, нәтиҗә мөһим Яңа министр имтихан тотты, аграрийлар сынатмасмы?

Узган атнада Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елдагы эш йомгаклары, алдагы елга бурычлар һәм язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышын үткәрде. Аграрийларның зур чарасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы очраклы түгел. Әлбәттә, ел саен үткәрелүче традицион очрашуның үзенчәлеге шунда, аграр ведомствога яңа җитәкче тәгаенләнде. Коллегия утырышында катнашучылар өчен генә түгел, республика җитәкчесе алдында да яңа министр имтихан тоткандай күренде. Ни дисәң дә, игенчелектәге узган елгы рекордлы казанышлар янәшәсендә хәл итүне көткән җитди проблемалар да бар. Нәтиҗәлерәк эш күрсәтергә стимул да җитәрлек. Республика Башлыгы очрашудагы чыгышын да чагыштырулардан башлады. “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә үсешне саклап кала алдык. Шулай булуга карамастан, үсешнең бер проценттан да кимрәк — 100,8 процент булуы безне канәгатьләндерми. Алай гына да түгел, Идел буе федераль округындагы һәм илдәге уртача

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Авыл хуҗалыгы

Эш бармаса, җитәкчене алыштырырга кирәк!

Эш бармаса, җитәкчене  алыштырырга кирәк! Республика аграрийлары яңа хуҗалык елына аяк баса. Аның язгы кыр эшләре белән тәңгәл килүе дә очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы чорда авыл эшчәннәре алдагы уңыш хәстәрлеге белән эшкә тотына. Әлбәттә, соңгы елларда аграр тармакка дәүләт ярдәме күрсәтелүнең артуы да, табигый-климатик шартлар да җитештерүгә уңай йогынты ясады.

Башкортстан агросәнәгатьче­ләре алдында тагын да җаваплырак бурычлар тора. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, 2020 елга кадәр тулай аграр җитештерүне 1,5 тапкыр арттырып, Башкортстан илнең әйдәүче беренче биш төбәгенә керергә тиеш, дигән бурыч куйды. Шул ук вакытта, узган елгы авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәмен­дә ул: “Авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмен арттыру, гектарлар, тонналар һәм сумнар безнең өчен үзмаксат түгел. Әлбәттә, иң мөһиме — безнең гражданнарыбыз, кешеләребез. Киләчәктә дә авылда тормыш сүнмәсен өчен шартлар тудырырга — юллар, җитештерү һәм социаль әһәмияттәге биналар салырга, халык яшәгән пунктларны төзекләндерергә кирәк”, — диде.
Бу

09.02.2017 (№ 16 (25020)): Җәмгыять

Хөкүмәт “кармак сала”

Хөкүмәт “кармак сала” Республикада балыкчылык тармагын үстерүгә беренче тапкыр дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Русиядә соңгы елларга кадәр балыкчылык юнәлешенә әлләни әһәмият бирелмәде. Җитештерүдәге әлеге юнәлешне үстерү өчен табигый мөмкинлекләр зур булуга карамастан, балыкны фәнни нигездә үрчетергә дә, сатарга да өйрәнә алмадык. Аның каравы, бу хәлдән чит ил сәүдәгәрләре оста файдалана белде. Экспертлар фикеренчә, мәсәлән, әлегә кадәр Кытай предприятиеләре Русиядән чимал килеш алынган минтай балыгыннан ел саен уртача 440 мең тонна филе җитештерә. Бу — дөнья күләмендә җитештерелгән минтай филесенең 45 проценты дигән сүз. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, балыкны эшкәртмичә экспортлаудан илебез миллионнарча доллар алып җиткерми. Әлеге шул Көнбатыш санкцияләре, ниһаять, күзләребезне ачарга этәргеч бирде. Проблемалар ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә күтәрелде. Санкцияләр кертелгәннән соң, Русиягә балык импорты ике тапкырга кимеп, елына 500 мең тоннага калган. Әйткәндәй, океан арты “абзый”ларының мондый карарына кадәр,

02.02.2017 (№ 13 (25017)): Җәмгыять

Табигатьне ярату күңел сафлыгыннан башлана

Табигатьне ярату күңел сафлыгыннан башлана Якташыбыз Мидхәт Хәсәнов — шундыйларның берсе.

Мидхәт Хәсәновның исеме республикада гына түгел, илдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары аша да күпләргә таныш. Һөнәре буенча төзүче, җәмәгать эшлеклесе һәм иң мөһиме — бар булмышы белән чын табигать сакчысы. Авыргазы районының Кешәнне авылында туып үскән. Әфганстандагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, бөтен гомерен төзүче һөнәренә багышлый.

1971 елдан Ханты-Манси автономияле округының Радужный шәһәрендә яши һәм эшли. Атказанган төзүче исемен йөртә.

Мидхәт Равил улы туган ягын да онытмый. Күптән түгел аны Башкортстанга шатлыклы сәбәп белән чакырдылар. “Республика Башкортостан” гәзите аны “Ел кешесе” дигән исемгә лаек дип тапкан. Мәртәбәле бүләк ияләре белән Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та очрашты.

19.01.2017 (№ 7 (25011)): Җәмгыять

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде Башкортстанда җир асты байлыкларын нәтиҗәлерәк файдалануга нәрсә комачаулый?

Дөнья күләмендәге рәсми чыганакларга караганда, минераль ресурсларны куллану күләме ел саен 3-5 процентка арта. Русиядә табигый җир асты байлыклары аеруча күп. Әмма аларны нәтиҗәле файдаланабызмы? Ил икътисадында алар нинди роль уйный? Соңгы ике дистә ел дәвамында әлеге сорауларның ешрак кабатлануы очраклы түгел. Минераль чималга бәяләрнең дөнья күләмендә тотрыклы булмавы ил икътисадында чагылыш тапты. Шуның өчен дә федераль дәрәҗәдәге сәясәт җир асты байлыкларын табу һәм куллану балансын оптимальләштерүгә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда илебездә Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер киңлекләрен, Арктика, Антарктидада җир асты байлыкларын үзләштерүгә игътибар көчәйде.

Башкортстан — илдә минераль чимал байлыклары мул төбәкләрнең берсе. Соңгы елларга кадәр, мәсәлән, республика ил күләмендә нефть табу буенча Төмән өлкәсе һәм Татарстаннан кала өченче, ә аны эшкәртү күләме буенча беренче

12.01.2017 (№ 4 (25008)): Җәмгыять

Авыл эшчәннәре республика куәтен күтәрде

Авыл эшчәннәре республика куәтен күтәрде Төп җитештерү күрсәткечләре буенча алар ил күләмендә әйдәүче урыннарга чыкты.

Абруйлы галимнәр фикеренчә, илебезнең аграр секторы соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге көчкә ия булган “идеаль шторм” хәлендә иде, ниһаять, аны тынлык, җилсезлек алыштырды. Көнбатыш санкцияләренә каршы торырга һәм импорт продукциясен алыштырырга сәләтле азык-төлек җитештерергә өйрәндек. 2005 елда туклану продуктларына ихтыяҗның 60 проценты импорт исәбенә канәгатьләндерелсә, быел бу күрсәткеч 10 проценттан артмады. Ил күләмендәге казанышларга килгәндә, әлбәттә, аның иң зуры — игенчелек тармагында.

“Быел ашлыкның тулай җыемы 116 миллион тонна тәшкил итте. Бу — яңа Русия тарихында моңа кадәр булмаган күрсәткеч! Фидакарь хезмәтләре өчен авыл эшчәннәренә рәхмәт”, — диде берничә көн элек үткән традицион зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин.

Әлбәттә, Башкортстан — аграр тармак тотрыклы үсештә булган илнең ышанычлы төбәкләренең берсе булып кала. Республикада

31.12.2016 (№ 150 (25004)): Авыл хуҗалыгы

Алтын түгел, бәхет эзләп кайттым

Алтын түгел, бәхет эзләп кайттым Ә туган теленең асылына исә Рифкать Фәхразов “Кызыл таң” гәзитен укып төшенә.

“Кулак” мөһере сугып, хәлле крестьян гаиләләрен сөргенгә күпләп озата башлагач, Фәхразовлар 1938 елда, бар мөлкәтен калдырып, Үзбәкстан якларына юл тота. Бары тик 1965 елда гына гаилә башлыгы Зәйнулла туган ягы Дүртөйлегә кайтып төшә. Әмма Андижанда калган гаиләсен кайтарырга ашыкмый. Ә аның Үзбәкстанда туган улы Рифкать, әти-әнисенең, өйләнешеп, күпмедер гомер кичергән газиз иленә беренче тапкыр — 1988 елда аяк баса, ике елдан бөтенләйгә күченеп кайта. Шул елларда Үзбәкстандагы милли низаглар, Фәхразовларны үз Ватанына күченеп кайтырга этәргеч тә бирә. Әнә шулай, ярты гасыр элек туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр иткән әтисенең язмышын кабатлый ул. Дүртөйлегә кулына ике зур чемодан тотып кайтып керә. Бар мөлкәте шул була. Тормышны ничек башлап җибәрергә дип баш ватканда, Рифкатькә зур әтисе әйткән сүзләр искә төшә: “Без яшәгән йорт ихатасындагы койманың җиденче багана төбендә алтын-көмеш

20.12.2016 (№ 146 (25000)): Дөнья бу...

Мәмәдәл — үзебезнеке!

Мәмәдәл — үзебезнеке! Ни өчен Гыйльмановлар авылга күчкәч тә бер ел буе шәһәрдә кунып йөргән?

Мәмәдәл — Дүртөйле районында иң өлкән авылларның берсе. Казан артыннан күченеп килгән карт аңа 300 ел элек нигез салган. Аны уратып алган каен урманын Бөек Ватан сугышы елларында кисеп бетерәләр. Ленинградтан бу төбәккә эвакуацияләнеп кайткан гаиләләрнең кышкылыкка ягарына булмагач, урындагы власть рөхсәте белән мәңгелек урман биләмәләре киселә. Авыл читеннән кайчандыр шаулап аккан Шомыртлы елгасының да суы кибеп бара. Соңгы елларга кадәр авылда ихаталар саны илледән артмый иде. Мәмәдәлнең күтәртелгән үзәк юлга якын урнашуы, район үзәге Дүртөйлегә якын булуы авылны шәһәр “юлдашы” дәрәҗәсенә күтәреп бара. Йортларга “зәңгәр ягулык” кергән, үзәкләштерелгән суүткәргеч салынуга да 30 елдан артык. Ә авылыбызның яме аның матурлыгында һәм төзеклегендә генә түгел, андагы кешеләрнең бер гаиләдәй һәм үзара ярдәмләшеп яшәвендә. Язмам шуларның берсе — Флүзә һәм Әнәс Гыйльмановлар турында. Бу көннәрдә аларның

17.12.2016 (№ 145 (24999)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»