Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Резеда ГАЛИКӘЕВА

Фән гамәли эштән аерылмаска тиеш

Фән гамәли эштән аерылмаска тиеш Педагогия фәннәре докторы, профессор Әминә Әпсәләмова белән әңгәмә.

Без Әминә Әпсәләмова белән күптән таныш. Мин аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогикасы турында сөйләгәнен сәгатьләр буе тыңлый алам. Кешене минут эчендә үзенә карата һәм бервакытта да оныттырмый торган әүлияләргә хас сыйфат бар аңарда. Инде ничәнче тапкыр шушыңа инанам. Педагогия фәннәре докторы, профессор, йөздән артык фәнни хезмәт авторы, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” дигән исемнәргә мин барган көнне тагын да мәр­тәбәлерәге өстәлде. Мәскәүдән килгән пакетны бергәләп ачтык. Анда Русиянең Табигый фәннәр академиясе Президиумы карары белән Әминә Габделәхәт кызы Әпсәләмовага “Атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү турында язылган иде.

Бу көнне Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академия преподавателе (ВЭГУ. Ректоры — тарих фәннәре докторы Евгений Минебаев) Әминә Әпсәләмованың читтән торып укучыларга биргән практик дәресендә дә утырырга туры килде.

01.04.2017 (№ 38 (25042)): Көнүзәк

Алга ышанычлы атлыйбыз

Алга ышанычлы атлыйбыз Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышы төбәкнең узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланды.

Гомумән алганда, 2016 ел яхшы күрсәткечләр белән тәмамланган. Сәнәгать җитештерүе күләме 2,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында үсеш 1 процентка якын тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыккан.

— Инвестиция өлкәсендә хәлне яхшырту буенча мөһим адымнар эшләнде. Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләре илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исәбенә кертелде. Башкортстан ел дәвамында ике шәһәре берьюлы шушы статусны алган бердәнбер төбәк булды. Хәзер бу мөмкинлекләрне резидентларны җәлеп итү, яңа производстволар ачу, эш урыннары булдыру өчен файдаланырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

30.03.2017 (№ 37 (25041)): ---

Эшкә сау-сәламәт китеп, кич имин кайтып керик!

Эшкә  сау-сәламәт китеп, кич имин кайтып керик! Башкортстан тармакара институтында хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча иң яхшы белгеч ачыкланды.

Башкортстанда Бөтенрусия хезмәт хәвефсезлеген саклау атнасына әзерләнәләр. Ул 17-21 апрельдә Сочида узачак.

Атна Бөтендөнья хезмәт хәвефсезлеген саклау көне кысаларында үткәрелә һәм эш урыннарында бәхетсез очракларны булдырмауга, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелә. Шулай ук ул хезмәттәшлек өчен юллар ача.

Республикада әлеге мөһим чарага әзерлек кысаларында бик күп чара үткәрелә. Әйтик, 21 мартта Хөкүмәттә Хезмәт хәвефсезлен саклау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда хезмәт шартлары белән тәэмин итү, һөнәри авырулар һәм производстводагы имгәнү мәсьәләләре каралды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, былтыр 200 меңнән артык эшченең хезмәт шартлары тикшерелгән. Производствода һәлак булганнар саны 67 кешегә җиткән, 147 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

25.03.2017 (№ 35 (25039)): Җәмгыять

Зәңгәр күкне иңләп очарга!

Зәңгәр күкне  иңләп очарга! Якташыбыз Вячеслав Аверьянов дөньяда тиңдәшсез “Су-30МКИ” истребителендә очу мәктәбен булдырган.

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”. Бу үзенең гомер юлы батырлык үрнәге булган Фәнис Яруллин сүзләре. Сугыш вакытында күбрәк дошманнарны юк итү — батырлык. Республикабызның 271 каһарманы Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Бүгенге тыныч чорда да батырлык кылучылар байтак. 1991 елдан аларга Русия Герое исеме бирелә. Илдә аларның саны 300дән артык, шуларның 30ы — Башкортстаннан. Быел әнә шул бүгенге көн геройлары турында сүз алып барачакбыз. Без үз геройларыбызны белергә тиеш. Бүген шуларның берсе — очучы-сынаучы Вячеслав Аверьянов белән таныштырабыз.

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»