Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Фәнүр Гыйльманов

Өстенлек – калдыксыз технологияләргә

Өстенлек – калдыксыз технологияләргә Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов предприятие белән таныштыра.Парламент тыңлауларына әзерлек барышында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының экология юнәлешендә эш тәҗрибәсен өйрәнде.

Русиядә игълан ителгән “Экология елы” кысаларында Башкортстанда киңкүләм чаралар планлаштырылган. Атап әйткәндә, агымдагы елның маенда Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә законнарның үтәлеше” темасына парламент тыңлаулары үткәрү күздә тотыла. Әлеге чарага әзерлек барышында Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитетының Октябрьскийда төбәкара күчмә утырышы үтте. Аның эшендә парламент комитеты әгъзалары белән берлектә республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, калдыкларны эшкәртүгә бәйле ведомстволар вәкилләре, Туймазы һәм Бәләбәй районнары хакимият җитәкчеләре катнашты.

16.03.2017 (№ 31 (25035)): Җәмгыять

Бала кадере

Бала кадере Дәүләтнең хәзерге чор социаль
сәясәтендә ул гаять әһәмиятле урын тота.

Соңгы ун ел эчендә ил тормышында киң тамыр җәеп, яшь гаиләләрдә телдән төшмәгән “Ана капиталы” турында сүз чыкса, хәтергә Бүздәк районының элекке хакимият башлыгы, гомере шактый иртә өзелгән Ренат Шәрипов төшә (авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең). Үткән гасырның 90нчы елларында ук бу төбәктә нәкъ менә ул чактагы район җитәкчесе Ренат Әмир улы башлангычы белән балалар туымын арттыру максатында яшь гаиләләргә карата матди дәртләндерү чаралары кулланыла башлаган иде. Тәүге мәлләрдә район программасы рәвешендә тормышка ашырылган бу чараның асылы шул булды: һәр предприятие, оешмада аларда эшләүче һәм беренче баласы дөньяга килгән гаиләләргә 10 мең сум күләмендә акча бүлү тәртибе кертелде. Әйтергә кирәк, ул чор өчен бу яшь гаиләләргә, димәк, матди мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүдә үзенчә зур яңалык саналды, шуңа да аның республиканың башка кайбер төбәкләрендә дә кулланыла башлавы

23.02.2017 (№ 22 (25026)): Журналистның куен дәфтәреннән

Туризм икътисадны җанландырсын, дисәк...

Туризм икътисадны җанландырсын, дисәк... Моның өчен эшне тармакның тәүге карашка “вак” мәсьәләләрен хәл итүдән башлау таләп ителә.

Соңгы елларда Башкортстанда туризмны үстерү буенча күп эшләнә. Әлеге мәсьәлә барлык җитдилеге белән республика дәрәҗәсендә, атап әйткәндә, законнарны көн таләбенә яраклаштыру максатында Дәүләт җыелышы-Корылтайда да күтәрелә. Шуның нәтиҗәсе булып, Хөкүмәт карамагында туризмга кагылышлы бүлекләр барлыкка килде, туризм буенча махсус агентлык, комитетлар төзелде. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә районнарда туризмны үстерү буенча махсус белгечләр шөгыльләнә. Тармакны үстерү зарурлыгы фәнни нигездә дә өйрәнелә. Башкортстанда гына да, мәсәлән, бу юнәлештә дистәләрчә диссертация язылган. Дәүләт дәрәҗәсендә туризмга кагылышлы берничә чара, шул исәптән 2020 елга кадәр исәпләнгән республика программасы кабул ителде һәм алар уңышлы тормышка ашырыла.

Туризм индустриясен үстерүдә ныклы адымнар ясалса да, бу өлкәдә нәтиҗәләр мактанырлык түгел әле. Бөрҗән һәм Белорет районнарына эш сәфәре

26.01.2017 (№ 10 (25014)): Җәмгыять

Халыкка иң якын власть

Халыкка иң якын власть “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе идарәсе рәисе Алексей Шмелев белән әңгәмә.

Русия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендәге указына ярашлы, илдә Урындагы үзидарә көне булдырылды һәм ул ел саен 21 апрельдә билгеләнә. Агымдагы ел исә шунысы белән истәлекле: “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе оештырылуга 10 ел тулды. Аның 9 декабрьдә үтәчәк чираттагы 6нчы съезды республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле вакыйга булачак. Җыенда Башкортстанның урындагы үзидарә челтәре эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалу белән беррәттән, киләчәккә анык максатлар һәм бурычлар билгеләнәчәк.

Республиканың халыкка иң якын власть органы — “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясенең идарә рәисе Алексей ШМЕЛЕВ белән әңгәмә шул хакта.

08.12.2016 (№ 141 (24995)): Сәясәт

“Тормыш сыйфатын кайгырту – эшчәнлектәге төп өстенлек”

“Тормыш сыйфатын кайгырту –  эшчәнлектәге төп өстенлек” Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Октябрьский шәһәренең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты.

Истәлекле бәйрәм чараларының программасы гаять бай булды. Шәһәр юбилее уңаеннан социаль-мәдәни юнәлештәге берничә эре объектны ачу тантаналары үтте. Алар арасында “Спартак” спорт комплексында сафка баскан биатлон комплексы һәм роллерлы чаңгы трассасы республика әһәмиятендәге вакыйга саналырга хаклы. Биредәге заманча спорт корылмалары республика һәм ил күләмендәге ярышлар үткәрергә яраклы. Бер үк вакытта, биатлон һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Моны тантаналарда катнашкан дәрәҗәле кунаклар – дөньякүләм билгеле спортчылар Максим Чудов һәм Римма Баталова да олы канәгатьләнү белән билгеләп үтте.

06.09.2016 (№ 103 (24957)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»