Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Фәрит ФАТКУЛЛИН

“Җырның ертыгы юк”, диләр...

“Җырның ертыгы юк”, диләр... Әгәр булса, аларны кем ямар?

“Ул заманда әле, хәзерге кебек, кая карама — мәгълүматлар, белешмәләр тупланган җыентыклар, интернет дигән нәрсәләр юк иде. Ә аның мәкаләләрендә халыкны кызыксындырган, укытучыларга, укучыларга кирәкле, хәтта тарихчыларны гаҗәпкә калдырган белешмә-мәгълүмат тулып ята. Баштагы мәлдә аның шундый бай материалны каян алуына, ул мәкаләләрне кайчан язып өлгерүенә аптырый идем. Чөнки бүлектә мөдир булып утырганда гел авторлар хатларын эшкәртте, минем һәм башкаларның бүлек темасына язганнарын укыды. Кайчак аның кешеләр белән сөйләшкәндә, темадан читкә китеп, кызык кына сораулар бирүенә күп тапкырлар шаһит булдым. Аннары, әллә кайчангы гәзит-журналлар күрсә, “кирәге чыгар”, дип, барысын да җыеп куя. Аны хәтта шаяртып, “Плюшкин” дип тә атый идем. Соңыннан гәзиттә “аһ” итеп укырлык мәкаләсе дөнья күргәч, теге чакта сорашып язып куйганнары да, Плюшкин кебек җыйган кәгазьләрнең дә нигә кирәклеге аңлашылды. Кыскасы, яхшы мәкалә язар өчен айлар, хәтта еллар

27.04.2017 (№ 49 (25053)): Журналистның куен дәфтәреннән

Ә тәүдә “Тормыш”, “Ирек” һәм башкалар булган...

Ә тәүдә “Тормыш”, “Ирек” һәм  башкалар булган... Бер гасырлык юбилейга әзерлек барганда басманың тарихын байкау, күренекле шәхесләрен барлау – мотлак гамәл.

“Башкортстан”, “Башкортстан хәбәрләре”, “Яңа авыл”, “Коммуна” исемнәре белән чыгып килеп, 1944 елның 12 мартыннан “Кызыл таң” буларак киң билгелелек һәм ихтирам яулаган гәзитебезнең тарихын өйрәнүгә төрле заманнарда омтылышлар ясалды. Озак еллар үзе дә шушында бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булып эшләгән филология фәннәре докторы, профессор Үзбәк Гыймадиевның ярты гасыр элек дөнья күргән тарихи очеркларында, мәсәлән, гәзитнең 1918-41 елларда үткән юлы тәфсилле чагылдырылды. Арытаба гәзитебез тарихын ачыклау элекке каләмдәшебез, 1968 елдан Казанда эшләүче фән докторы, профессор Илдар Низамов, элекке мөхәрриребез, Башкортстан матбугатының үткән юлы хакында монографияләр бастырган фән кандидаты Таһир Ахунҗанов хезмәтләрендә дәвам итте. Коллективта бүгенге көндә эшләүчеләр – “Кызыл таң” тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклаган Илдар Фазлетдиновның, журналистика

06.04.2017 (№ 40 (25044)): Җәмгыять

Көрәшчеләр затыннан

Көрәшчеләр  затыннан Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына — 85 ел.

Утызынчы еллар башында туып, балачагын сугыш уты көйдергән, күпләре әтисез, хәтта тома ятим калган татар, башкорт малайларының байтагы шагыйрь булып киткән. Егерме яшьләрдә инде әдәбиятка ныклы аяк баскан, үз тавышлары булган ул шагыйрьләрнең шактый өлеше иҗатлары чәчәк атканда — кемдер 40 яшьтән, кемдер 50 яшьтән аз гына үтеп дөнья куйдылар. “Иҗатта янды”, “сугыш чорында сәламәтлеге какшау нәтиҗәсе” дибез андый чакта. Ләкин төп сәбәп анда гына түгел. Зур талантлар үз-үзләрен яклый да, саклый да белми, көндәлек ыгы-зыгы алдында югалып кала. Гаделсезлеккә каршы ачыктан-ачык каләм көче ярдәмендә көрәшкә күтәреләләр һәм шул аркада эреле-ваклы түрәләрнең дошманына әвереләләр. Андыйларның юк-бар хаталарын күпертү, эзәрлекләү, өсләренә ялган гаеп ташлау башлана. Ә иң коточкычы — язган әсәрләрен дөньяга чыгару, халыкка ишеттерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителү.

09.02.2017 (№ 16 (25020)): Шәхес

Лидерлар картлыкка бирешми

Лидерлар картлыкка  бирешми Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка — 75 яшь.

Педагог, язучы, публицист, җәмә­гать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара югары уку йортлары академиясе әгъзасы... Республикабызның рухият өлкәсендә ярты гасырдан артык фидакарь эшләгән бу шәхесне берничә буын укытучылар, журналистлар, әдипләр, галимнәр ихлас остаз буларак хөрмәт итә. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Кол Гали исемендәге һәм мари халкының Яныш Ялкайн исемендәге премияләре лауреаты рәсми хакимият тарафыннан да, иҗтимагый җәмәгатьчелектә дә киң танылу яулады. Башы яңадан-яңа идеяләр белән тулы, һәрчак каядыр ашыгучы, җитез хәрәкәтле Рәиф Кадим улының шундый яшьтә булуына ышанасы да килми. Ә чәчләре... Алар яшь чакта ук чалланган иде.

Аның турында мин беренче тапкыр язучы Сәгыйть Агишның, 1974 елда булса кирәк, “Агыйдел” журналындагы интервьюсыннан белдем. “Әле генә минем янда Рәиф Әмиров дигән яшь галим булып китте. Бөре педагогия институтында

10.11.2016 (№ 129 (24983)): Календарьда бу көн

Варисларың шундый булсын ул!

Варисларың  шундый булсын ул! Мәгариф ветераны Сөембикә Кудашевага — 95 яшь.

Данлыклы шәхесләрнең баласы яисә туган-тумачасы булу — горурлык кына түгел, үз иңеңдә җаваплылык та тою ул. Ә бит яшерен-батырын түгел, күңеле каткан, ваемсыз-битарафка әйләнгән кешеләр арта барган безнең заманда, безнең җәмгыятьтә бу җәһәттән җаваплылык тойгысы сирәк очрый. Якты дөньядан киткән күренекле затлар турында гәзиткә язарга җыенасың. Сөйләшеп, тулырак мәгълүмат алырга теләп аларның баласына, хатынына яисә иренә мөрәҗәгать итәсең. Ә алар синең үтенечеңә колак та салмый. “Нәрсәгә инде ул? Туган, яшәгән, үлгән — беткән-киткән!” дип тә җибәрәләр. Мәшһүр галим яки әдип гүр иясе булган көнне үк якыннары аның кыйммәте бәяләп бетергесез китапханәсен, архивын чүплеккә чыгарып ташлау фактларын да күреп-ишетеп торабыз.

23.06.2016 (№ 72 (24926)): Календарьда бу көн

Соңгы төяк

Соңгы төяк Бүген — милли каһарман һәм шагыйрь-импровизатор Салават Юлаев­ның туган көне.

Ул моннан 262 ел элек Уфа провинциясе Шайтан-Күзәй волосте Тәкәй авылында (хәзер Салават районына керә) дөньяга килгән. Бәләкәйдән үк зирәклеге һәм физик көче белән яшьтәшләреннән аерыла, үзендә кыюлык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Волость старшинасы булган әтисе Юлай Азналин 1772 елда Польша походына киткәндә аның вазыйфасын башкарып тора. Крестьяннар сугышы кузгалгач, 1773 елның ноябрендә Емельян Пугачевка кушыла, баш күтәрүчеләрнең иң мөһим алышларына җитәкчелек итә. Аның хыялы башкортларга үзаллылык яулау, башкорт җирләрен талауны туктату, халыкны феодаль изүдән коткару була. Ихтилал барышында көрәшне оста оештырганы, шәхси каһарманлыклары өчен Пугачев Салаватка бригадир дигән югары хәрби дәрәҗә бирә. Ихтилал бастырылып, Пугачев кулга алынганнан соң да хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәшен дәвам итә ул.

16.06.2016 (№ 69 (24923)): Календарьда бу көн

“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антыма”

“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антыма” 15 февральдә татар халкының каһарман улы, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула.

Ырынбур губернасының Мостафа авылында дөньяга килгән ул. Шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәп Җәлилова истәлекләреннән: “Муса алты яшь тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Ибраһим абыебызга ияреп килеп, бик елагач, Габдулла хәлфә: “Йөреп торсын, бизгәч, ташлар әле”, – дип, укырга йөрергә рөхсәт биргән. Муса мәдрәсәне ташламаган. Тырыш, зиһенле малай хәлфәгә бик ошаган. Шул ук кышның уртасында ниндидер бер бәйрәмдә Габдулла хәлфәнең соравы һәм мулланың рөхсәте белән Муса шыгрым тулы мәчеттә “Тәбарәк” сүрәсен яттан сөйләгән. Хәзер безнең өчен бу кызык тоелса да, ул вакытта “үзе һәфтияктәй бәләкәй” баланың халык алдында чыгышы безнең гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен сенсация булган”.

13.02.2016 (№ 17 (24871)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»