Кызыл таң » Ял сәгате » 20-03-2017: Март аенда

Март аенда

Март аенда

Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая,
Кар астында ятмасын.
Мартлар җитсә, яз җитә,
Бураннары булса да.
Песи дә чыккан урамга,
Тәпиләре туңса да.

Әминә Бикчәнтәева.

Кире күчергәБасып чыгарырга