Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кыңгыраулы мәктәп еллары

22.07: Кыңгыраулы мәктәп еллары

Кыңгыраулы мәктәп елларыДүртөйле шәһәренең беренче урта мәктәбен моннан ярты гасыр элек тәмамлаган 10В сыйныфы укучыларының очрашу кичәсе булды.

Мәктәпнең җыелыш­лар залында укытучылар һәм аларның элекке укучылары хатирәләргә бирелде. Укытучылар барысы да 10В сыйныфында белем алган шушы егетләр һәм кызларның укуда да, хезмәттә дә, пионер һәм комсомол эшендә дә һәрчак алдынгылар сафында булуын билгеләп үтте. Илле ике ел педагогик стажга ия булган Әүзах Миргаләүов үз чыгышында укучы­ларның сәламәт яшәү рәвешенә омтылуын, спортта зур җиңүләргә ирешүен сызык өстенә алды. Очрашуга ерак Амур өлкә­сеннән кайткан отставкадагы подполковник Рәзиф Садертдинов, Ташкент шәһәрендә “ИЛ-76” самолетларын төзү заводында цех начальнигы булып хезмәт сал­ган Нил Мирзаянов, бик күп еллар “Түбән Кама Нефтехим” берләш­мәсендә технолог булып эшләгән Альберт Муллаянов, кайчандыр шу­шы мәктәптә физкультура дәресләрен укыткан, аннары хәрби хезмәттә подполковник дәрәҗә­сенә кадәр күтәрелгән Барый Хаҗипов һәм башкалар укытучы апа-абыйлары биргән аң-белемнең аларга тормышта үз урыннарын табарга яр­дәм итүе турында бәян итте. Шулвакыт телефон шалтырады. Мәскәү шә­һәреннән сыйныфташлары Ләбүдә Нәфыйкова-Беридзе икән. Ул укытучыларына һәм сабакташларына сагынычлы кайнар сәлам­нәрен җит­керде, сәла­мәтлеге какшау сәбәпле, очрашуга кайта алмавын әйтте, үзләрен кунакка чакырды.
Бәйрәмгә җыелу­чылар инде якты дөнья белән хушлашкан остазларын, сыйныфташларын бер минут тын калып искә алды. Ахырда укытучыларга, фидакарь, тырыш хезмәтләре өчен, рәхмәт белдереп, чәчәк гөлләмәләре һәм бүләк­ләр тапшырдылар. Мәк­тәп бинасы янында истә­леккә фотога төш­кәннән соң, бәйрәм кафеда, сый-нигъмәт­ләрдән сыгылып торган мул табын артында дәвам итте.
Рәфил Саматов.





Басып чыгарырга



Кабак үстерәсезме?
14-05-2018 :: Яшәеш
Кабак үстерәсезме?
Эчмәгез,  агуланмагыз!
26-04-2018 :: Яшәеш
Эчмәгез, агуланмагыз!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»