Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кулларыннан гөл тама

01.06: Кулларыннан гөл тама

Кулларыннан гөл тамаКайчандыр кыз баланың уңганлыгын аның зәвык белән эшләгән кул эшләренә карап, киләчәктә нинди хуҗабикә буласын ачыкларга тырышканнар. Шуңа да чигелгән сөлгеләрнең, кулъяулык­ларның, бәйләнгән бияләй-оекбашларның җиренә җиткереп башкарылуына күп көч салган булачак киленнәр. Бүген исә мондый үзенчәлеккә ихтыяҗ юк та сыман, чөнки кибетләрдә җаның теләгән һәр нәрсәне сатып алып була. Әмма кул эшләренә игътибар һаман да кимеми.

Нуриман районының Баш-Шиде авылында яшәүче Анжела Ибра­һимова яшәгән йорт башкалардан бик аермалы. Биредә кулдан ясалган тартмачыклар, чәчәкләр гөл­ләмәсе, бәйләнгән курчаклар, урындык япмалары, фотосурәтләр өчен рамнар һәм башка бик күп кул эшләре урын алган.
Анжела бүген авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ире белән 7 һәм 5 яшьлек ике кыз тәрбиялиләр. Уфа шәһәрендә үсеп, анда укыган 28 яшьлек Анжела дүрт ел элек гаиләсе белән авыл җиренә яшәргә күчә. “Әни шушы авылда өй төзеде. Без дә аңа якынрак булырга уйладык. Авыл тормышы мине тиз арада үзенә җәлеп итте”, – ди ул.
Сәйлән-мәрҗәннәр белән төрле милли киемнәрне бизәү, беләзек-алкалар ясау, чигү – бу эшләрнең барысы да Анжеланың кулында уйнап тора.
– Бу сәләт миңа әнидән күч­кәндер. Ул да гомер буе кул эшләре белән шөгыльләнә. Тартмачыкларны ясар алдыннан нәзек агач чыбыкларын җыеп, аны эссе суда тотып, төрле формаларга кертә. Аннары үрелгән тартмачыкларны буйый. Бу – бик озак вакыт таләп итүче эш. Әнием ясаган тартма­чыкларның саны бихисап, – ди Анжела.
Тартмачыкларны яшь хатын үзе дә ясый. Гәзит битен нәзек кенә итеп төреп, тал чыбыгына охшаш таякчыклар барлыкка китерә. Аннары шулардан тартмачыклар үрә. Махсус лак белән катырылган тартмачыкларның кәгазьдән булуы беренче карашка беленми дә. Ә кайберләренең тышына төсле буяулар белән бизәкләр дә төшерелгән.
Анжела ясаган кул эшләрен туганнарына, дусларына бүләк итәргә ярата. Кечкенә кызлары да кибеттән сатып алган уенчыкларга караганда, әниләре теккән курчакларга өс­тенлек бирә.
– Милли киемнәр тегү, аларны бизәү идеяләрен китаплардан алам. Чөнки элекке китапларда шул заман рухы ныграк чагылдырылган шикелле. Ә инде кәгазьгә төрелгән кәнфит-шоколадлар гөлләмәсе, төрле бизәнгечләр, фотография өчен рамнар эшләү тәртибен Интернеттан карыйм. Тормыш юлдашым да минем мавыгуыма җитди карый. Миңа кирәкле әйберләрне, гадәттә, ул шәһәрдән алып кайтып бирә, – ди Анжела.
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык мәкале. Чыннан да, кул эшләрен әнисеннән күреп башкарырга өйрәнгән ханым бүген үзе дә кызларына шушы матурлыкны күрсәтеп тәрбияли. Кеч­кенә булуларына карамастан, алар да рәсем төшерергә, төсләрне катыштырып, ниндидер яңалык китереп чыгарырга ярата.
Әйе, матурлыкка омтылу, үз кулларың белән гүзәллек тудыру – заман үзгәрешенә буйсынмый торган ниндидер бер илаһи үзенчәлек ул. Кул эшләрендә заман тарихы да, яшәү үзенчәлеге дә, аны башкаручының күңел халәте дә чагыла. Шунысы да игътибарга лаек: кул эшләрен башкаручы кешеләр, чыннан да, башкалардан күңел байлыгы, ихласлыгы, рухи чисталыгы белән аерыла сыман.

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.





Басып чыгарырга



Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
Афәрин, магистрант!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, магистрант!
Афәрин, студент!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, студент!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»