Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тьюторлык – файдалы юнәлеш

23.01: Тьюторлык – файдалы юнәлеш

Тьюторлык –  файдалы юнәлеш“Тьют” сүзе инглизчәдән тәрбияләү, опекалау, остазлык күрсәтү дигәнне аңлата. Шуннан чыгып, тьюторлык тәрбия һәм мәгариф эш­чәнлегендәге юнәлеш буларак билгеләнә. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы бихисап югары уку йортларында киң кулланыла ул. Башкортстан дәүләт медицина университетында да бу юнәлеш җитәкчелек, студентлар профкомы тарафыннан хуплана һәм үз эшчәнлеген җәелдергән.

Элек, гадәттә, университет профкомнары җитәк­челегенә өлкән яшьтәге препо­да­ва­тельләр рәис итеп сайланган. 2014 елда медицина университеты профкомына югары курс студенты Артур Сәхә­ветдиновны рәис итеп бил­гелиләр. Ул башта университет эчендәге җәмә­гать эш­ләре белән актив шө­гыльләнә. Арытаба университет эчендә Укучылар советы өчен положение яза һәм гомумстудентлар хәрәкә­тен җитәкли. Озак та үтми, Артур Рамил улы медицина университеты студентлары һәм аспирантлары профкомы рәисе итеп тәгаенләнә. Дәүләт җыелышы – Корылтай каршындагы Яшьләр иҗти­магый палатасы әгъзасы да ул. Бүгенге көндә – табиб-интерн.

Тьюторлык –  файдалы юнәлеш– Үзем дә шушы мохиттә кайнагач, бүгенге яшьләрне борчыган мәсьәләләрне яхшы аңлыйм, студентлар белән тиз арада уртак тел табабыз, килеп туган мәсьә­ләләрне уртага салып хәл итәбез, – ди ул.

Укып йөрүче студентлар арасыннан җитәкче сайлангач, эшләр тагы да җанлана. Вуз эчендәге фәнни эшчән­лекне күтәрү, азмы-күпме булса да студентларның фәнни проектларына акча бүлү, грант проектларында катнашыр өчен оештыру эшләрен югары профессиональ дәрә­җәдә гамәлгә ашыру кебек мөһим бурычлар яшь көчләр, дәрт-дәрман ташып торган күңел белән җайга салына. Югары уку йортында белем алучы 1-3нче курс студентлары күпчелек мә­дәни һәм спорт чараларына җәлеп ителсә, югары курс студентлары клиник базаларга тарала. Сәла­мәтлек сагында торучылар буларак, биредәге уку йортында спортка зур игътибар бирелә. Чаңгы, бокс, кросс, волейбол ярышларында алар һәрвакыт актив катнаша.

Үткән елдан башлап тьюторлык хәрәкәте актуаль­ләшкән. Бу яңа укырга килгән студентларны, икенче, өчен­че курсларда укучыларны шефлыкка алу, өйрәтү, остазлык күрсәтү, ярдәм итү дигәнне аңлата. Мәсәлән, теге яки бу кафедраны ничек табарга, дәваханә кайда урнашкан, кичен кайда, нинди чаралар үткәрелә һәм башка сорауларга тиз арада җавап бирә, киңәш әйтә ала тьюторлар.

– 3-6нчы курсларда яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы студентлар арасыннан тьютор сайлана. Ул үз чиратында аңлату эш­ләре алып бара, сорау туса, кураторларга, профком рәисенә мөрәҗәгать итәләр. Бу юнәлеш ярдәмендә студентлар арасында үзара элемтә барлыкка килә, җылы, дус­танә мөгамәлә урнаша, – ди медицина университеты ректоры ярдәмчесе Лира Исхакова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»