Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Кытай егетләре безнең кызларны ярата”

24.01: “Кытай егетләре безнең кызларны ярата”

“Елның һәр фасылында шушы искиткеч урында фотога төшәм!” — ди Регина.“Елның һәр фасылында шушы искиткеч урында фотога төшәм!” — ди Регина.Чит ил университетлары белән фәнни элемтәне ныгыту һәм белем бирүне үстерүгә республикада аерым игътибар бирелә. Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Абхазия вузлары белән эш җайга салынган, килешүләр төзелгән. Бу уңайдан, “ике диплом” программасына ярашлы, республика студентлары берьюлы ике илнең дипломын ала. БДУ белән Кытайның Ляонин университеты студентлар һәм преподавательләр белән алмашу программасы берничә ел эшләп килә. 2015 елда БДУ каршындагы Икътисад, финанс һәм бизнес институты белән Ляонин университеты арасында ике диплом программасы килешүенә кул куелды һәм бу үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга тагын да ныграк этәргеч бирде. Безнең студентлар беренче һәм дүртенче уку елын башкалада, икенче һәм өченчесендә Кытайда югары белем ала. Дәресләр, әлбәттә, инглиз телендә алып барыла.

БДУ каршындагы Икътисад, финанс һәм бизнес институты студентларының берсе, икенче курста укучы Регина Назарова күптән түгел, чит илдә беренче сессиясен уңышлы тапшырып, әти-әнисе, туганнары янына Шэньян шәһәреннән кышкы каникулга кайтты. Чит илдәге студент тормышы, яшәү шартлары турында кызыксынып, Регина белән очрашып сөйләштек.


Яңа елга сюрприз


Безнең республикадан бик еракта булуга карамастан, заманча элемтә чаралары анда яшәүчеләр белән аралашырга яңадан-яңа мөмкинлекләре белән сөен­дереп кенә тора. Бу уңайдан киң кулланылыш тапкан скайп, WhatsApp кебек элемтә чаралары ярдә­мен­дә чит илдәге кеше белән дә якыннан гына сөйләш­кән кебек. Былтыр сен­тябрь­дә халыкара бизнес юнә­леше буенча белем алучы 36 студент препода­вательләре белән самолетта Кытайга очкан иде. Ни­һаять, тәүге сессия дә артта калды.

Уфа районының Дмитриевка поселогында яшәүче әтисе Илһам Шакир улы, әнисе Гөлшат Рәмил кызы, бертуган абыйсы Роберт һәм кечкенә энесе Таһир Яңа елга кайтырга бик үгетләсәләр дә, Регина тәүдә кайтмаска була. Ләкин бәлә­кәч туганы Таһирны сагыну көче апасын туган ягына тарта. Әнисенә сюрприз ясау теләге белән 5 гыйнварда иртәнге 5тә әтисе Регинаны аэропортта каршы ала.

Әллә язмыш, әллә әтисе нәсый­хәте


Регина кечкенәдән акыллы, тыныч холыклы, тырыш кыз булып үсә. Күңеленә төгәл фәннәр якынрак булса да, документлар тапшырырга килгәч, нишләптер кәефе төшә. Бер бөртек кызының кәефен күтәрү уңаеннан әтисе, икътисад факультетына керик дип тәкъдим итә. Шунда Регинаны “Ике диплом. Кытай белән хезмәттәшлек” дигән язу бик кызыксындыра. Уку шартлары турында ныклап уйлаганнан соң, кыз документларының төп нөсхәсен бирегә тапшыра. Һәм үкенми...

Уку


— Чит илдә яшәп уку курсташлар белән дуслыкны тагын да ныгытты, без анда бертуганнар кебек. Кайда да бергә йөрибез, бер-беребезгә ярдәмләшәбез. Кытайда уку системасы башкачарак, — ди Регина. — Бездәге кебек семестр буе лекция тыңлап, сессия вакытында гына имтихан бирмисең икән. Аерым алганда, Ляонин уку йортында лекция билгеле көннәрдә генә укыла. Кытай теле, мәсәлән, өч дисциплинадан тора: тыңлау, сөйләү һәм грамматика. Студентлар иероглифлар өйрәнә, диктант яза, мәктәптәге кебек көн саен бирелгән өй эшен дә эшли. Ә икътисад дисциплиналарыннан өй эше өчен баллар куела, билгеләнгән көнне тест сорауларына җавап язалар. Дәрес­ләр барысы да инглиз телендә алып барыла. Ә бер фән буенча препода­ва­тельнең БДУда укыганлыгы ачыкланды, ул урыс телен яхшы белә. “Тәнәфестә аның янына җые­лабыз да рәхәтләнеп урысча сөйлә-шәбез”, — ди Регина.

— Урамда да инглизчә аралашасызмы? — дип кызыксынам.

— Юк. Кибеттә, базарда кытай телендә сөйләшәбез. Баштарак бик сәер булды: мине, кечкенә кызчыкны, биек-биек биналар арасына бастырып куйганнар кебек тоелды. Чыннан да, йортлар бик биек, ләкин без яшәгән студентлар шәһәрчеге шулчаклы искиткеч, кичен барлык җирдә дә утлар яна, соклангыч матур. Әйләнә-тирәдә ят кешеләр, башка мәдәният. Кытайлылар һәрвакыт үзләре белән фотога төшүне үтенә: “Русия кызлары — иң чибәрләре”, дигән булалар. Аксыл чәчле, ак тәнлеләрне аеруча ошаталар. Үзләре чем кара чәчле булгач, чәчләренә буяу йокмый икән. Дус кызларым чәчләрен буяса да, мин табигый төсле булып калдым.

Аҗдаһа җимеше, гоава, папайа


Бу исемлеккә манго, маракуйя һәм башка тәмле, сутлы, витаминга бай, экзотик җимешләрне өстәргә була. Җи-мешләр, яшелчәләр базар киштәлә­рендә бик күп, хаклары да кыйммәт түгел икән.

— Витаминлы яшелчә-җимеш­ләрне ашыйбыз, ләкин без өйрәнгән сөт продукт­лары биредә бөтенләй юк, — ди Регина.
Туган як азык-төлеген тәмлисе кил-гәндә, студентлар махсус урыс кибетлә­ренә бара. Ике тапкыр кыйммәтрәк булса да, тамак туя. Икмәк Кытайда десерт икән. Аны татлы итеп пешерәләр, чәй эчкәндә генә ашыйлар. Безнең студент­ларның ашны кара икмәк белән ашаганнарын күргәч, кытайлылар бик аптыраган, борщны печенье белән ашауга тиң булган ул. Десерт булгач, билгеле, хакы да бар: кара икмәк 10 юань, безнең акча белән 100 сум тора икән.

Ай һәм уңыш бәйрәмендә


Һәр елны Кытайда “Ай һәм уңыш бәйрәме” уздырыла. Былтыр ул 15 сентябрьгә туры килгән. Гадәттә, бу көнне ял итәләр, күңел ачалар. Илнең истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан халыкара университет студентларын да бәйрәмгә чакыралар, кунак итәләр, бүләкләр бирәләр.

Сүз ахырында


“Сезгә бәйрәмдә махсус үләннәр бүләк иткәннәр, ни өчен?” — дип сорашам.

— Анда, ягулык буларак, газ юк, биналар кара күмер ягып җылытыла. Салкыннар башлангач, төтеннән һава шактый пычрана. Шул вакытта халык битлек киеп йөри. Чирләмәс өчен шушы үлән­нәрдән профилактик эчемлек ясыйлар. Безгә бер генә дәресне дә калдырырга ярамый. Калдырмадык та.

Шунысы сөенечле, укуны ташлап кайтып китүчеләр юк. Моның сере дә билгеле, чөнки биредә инглиз телен бик яхшы белүче укучылар белем ала. Ә кытай телен алар анда ныклап өйрәнә, боларның һәммәсе дә аларга туган якка кайткач бик кирәк булачак әле.

Кытайлылар — ачык күңелле, ягымлы, ярдәмчел халык. Туган якка кайтканда Регина башкалада дүртенче ел укып йөрүче кытай кызы белән дуслашкан. Каникул вакытында алар белемнәрен тагын да ныгытырга исәп тота.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Сәләт” дусларын җыя
19-05-2017 :: Яшьлек
“Сәләт” дусларын җыя








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»