Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яшьләр аулак сайлый

24.01: Яшьләр аулак сайлый

Аулакка килгән бер төркем яшьләр.Аулакка килгән бер төркем яшьләр.Күптән түгел “New York Coffee” антикафесы Уфа һәм якын төбәкләрдәге татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. “Аулак Уфа” – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыруда БДУ һәм УДАТУ студентлары Альбина Мөхәммәдиева, Җәмилә Зарипова һәм Альбина Гыйльданова катнашты.

— Уфада татар җанлы яшьләр шактый, әмма аларның күбесе бер-берсен белми. Проектның төп идеясе һәм максаты – Уфада татар яшьләре өчен аралашу мәйданы булдыру. Беренче татарча “квартирник”, үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте. Егетләр һәм кызлар үз телендә аралашты, яңа дуслар тапты, “ачык микрофон” кысаларында үз сәләтен күрсәтте, гомумән, күңелле ял итте, – диде Җәмилә Зарипова.

Беренче татарча “квартирник”ның махсус кунагы, “YouTubе” йолдызы Илнар Шәрәфетдинов кабатланмас тавышы белән барлык кунакларның игьтибарын яулады.

– Барыбыз бергә җыелып, күңелле итеп вакыт уздыру мөмкинлеге барлыкка килүенә чын күңелдән шатландым, — диде ул.

Кичәдә “ачык микрофон” булды, гитара һәм баян моңнары яңгырады, яңа танышулар, чәй эчкән арада кызыклы аралашулар барды. Бу үзенчәлекле мохит антикафеның бүтән бүлмәләрендә утыручы кунакларны да кызыксындырды һәм алар да “ачык микрофон”га чыкты.

– Мондый очрашуларны айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проект дәвамлы булачак һәм аның белән кызыксынучылар тагын да артыр дип ышанабыз, — диде Җәмилә Зарипова.

Шунысы куанычлы, чарага очраклы кешеләр килмәде. Туган телебездә аралаштык, шигырьләр сөйләдек, гитарада уйнадык, классик һәм ретро җырларны тыңладык, искиткеч мохит хакимлек итте.

Кызлар, егетләр! Татар яшьләрен берләштерү ысулларының берсе булган “Аулак”ка сез дә килегез, күрегез, катнашыгыз, читтә калмагыз! “Татарча аулак”ка килергә теләк белдерүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрләре аша “Татарча аулак Уфа” төркеменә мөрәҗәгать итә ала.

Рузанна КАШАПОВА,
БДУ студенты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Сәләт” дусларын җыя
19-05-2017 :: Яшьлек
“Сәләт” дусларын җыя








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»