Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Татар яшьләре "Аулак"ка җыелды

02.04: Татар яшьләре "Аулак"ка җыелды

Татар яшьләре "Аулак"ка җыелдыМоннан ике-өч дистә ел элек Уфада төрле яшьтәге кешеләрнең очрашу кичәләре бик популяр иде. Алар Мәдәният сарайлары холларында үтеп, яшьләр күңел ачты, аралашты, кемнәрдер хәтта үз ишен дә тапты. Бүгенге яшьләр исә андый чараларның заманча рәвешен сайлый. 1 апрельдә Уфаның бер төркем татар яшьләре "Аулак" дип аталучы татарча кичә үткәрде. Аның оештыручылары - Альбина Мөхәммәдиева (БДУ), Альбина Гыйльданова (УДАТУ) һәм Җәмилә Зарипова (БДУ).

Яшьләр башкала кафеларының берсенә җыелды. Кичәнең махсус кунагы да бар иде, ул – Илеш егете, яшь җырчы Айдар Рәкыйпов. Ул гына да түгел, кайбер өлкәннәр дә яшьләргә кушылды һәм бик канәгать калды.
Башлап йөрүчеләрнең берсе Җәмилә Зарипова безгә шуларны хәбәр итте.

- Проект үз эшен инде ноябрьдә башлады һәм аның төп максаты – Уфадагы татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, - диде ул. - "Аулак" кичәләре – тулысынча яшьләрнең үз башлангычы һәм аның башында бер иҗтимагый оешма да, иганәче дә тормый. Әлбәттә, алар булса, проект тизрәк үсеш алыр һәм аның даирәсе дә киңәер иде.

Беренче татарча "квартирник", үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте: туган телдә аралашу, шигырьләр сөйләү, гармунда, гитарада уйнау, аларга кушылып татарның халык һәм заманча җырларын башкару, милли мохит... Һәр егет-кыз анда рәхәтләнеп туган телдә аралашты, үзенә яңа дуслар тапты, "Ачык микрофон"га чыгып, кайберәүләр үз сәләтен күрсәтте, гомумән, яшьләр рәхәтләнеп ял итте. Мондый кичәләрне айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проектыбыз дәвамлы булыр дип өметләнәбез һәм аның белән кызыксынучылар да артыр дип ышанабыз. Килегез, күрегез, катнашыгыз! “ВКонтакте” челтәрендә рәсми битебез: https://vk.com/club132181305”.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»