Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Студент язы” - яшьлек бәйрәме!

29.04: “Студент язы” - яшьлек бәйрәме!

“Студент язы” - яшьлек бәйрәме!Кояшның җылы нурлары табигатьне генә түгел, яшь күңелләрне дә иркәли, тибрәндерә. “Башкортjстан” дәүләт концерт залы бинасы каршындагы студентлар концерты йолдызлар мәйданын хәтерләтте.

“Студент язы” - яшьлек бәйрәме!Күтәренке кәеф, җыр-моң белән сугарылган чыгышлар байтак уфалыларны җәлеп итте. Биредә ел саен оештырылучы “Студент язы” фестиваленең гала-концерты узды. Республика вузларында белем алучы, җыр-моңга гашыйк студентлар үз уку йортларында үткән “Студент язы” конкурсы турында җиңү яулап, фестивальдә чыгыш ясады. “Студент язы-2017” гала-концертын карарга республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та килде.
— Кадерле дуслар! Бик күркәм бәйрәм саналучы “Студент язы” фестивале белән сезне чын күңелдән котлыйм! Бу - яшьлек, талант, осталык, гомумән, студент тормышын чагылдыручы бик матур бәйрәм, — диде Рөстәм Зәки улы. — Сезгә сокланып, яшьлек еллары, гитара чиртеп, агитбригадалар белән ил буйлап чыгыш ясаган, концертларда катнашкан чаклар хәтергә төшә. Бүген сез дә җыр-моң фестивалендә ярышасыз, үзегезне күрсәтәсез, күңелегезгә ошаган шөгыль белән мәшгульсез. Республикадагы 100 мең студенттан 30 меңе шушы конкурс турларында катнашты, сәхнәгә чыкты. Бүген шуларның иң-иңнәре чыгыш ясаячак.
Җыр-бию белән мавыгып, студентларны алда сессия торуын онытмаска чакырды республика җитәкчесе. Шушы җыр-моң бәйрәме студентларны ял иттереп, җәйге имтиханнарга ныклап әзерләнергә көч бирсен, - диде Рөстәм Хәмитов.
Концерттагы һәр чыгышны зал тулы тамашачы алкышларга күмде. Төрле югары уку йортлары студентларының дәртле биюләре, моңлы җырлары югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының “Держава” мажорет һәм барабан кагучы кызлары тамашачы игътибарына “Карнавал” тәкъдим итте. Уфа дәүләт нефть техник университетында укучы чит ил егетләре-кызлары “Ангола биюе” белән әсир итте. Финанс университетының Уфа филиалында икенче ел белем алучы игезәк Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннар “Мәхәббәт” җырын башкарды. Егетләр икенче ел җиңү яулый һәм гала-концертта катнаша.
Яшьлек, студент еллары — бер вакыт кына. Җылы май кояшы, традицион үтүче “Студент язы” фестивале һәр яз тамашачыны бер мизгелгә генә булса да яшьлеккә, студент елларына алып кайта кебек.
“Студент язы” - яшьлек бәйрәме!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»