Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Этнофорумга рәхим итегез!

27.06: Этнофорумга рәхим итегез!

Этнофорумга рәхим итегез!Бүген Яшьләр көне уңаеннан республикада бихисап чаралар үтә. Яшьләр катнашлыгындагы бәйрәм, форумнар яшь буынны үзара берләштерә, дуслаштыра, яңа идеяләргә әйди.

Патриотлык рухы тәрбияләүче чираттагы чара 7-9 июльгә тәгаенләнгән. Иглин районында “Уралым мирасы” дигән милләтара этнофорум үтәчәк.

Моннан ике ел элек иҗтимагый хәрәкәт буларак оештырылган форум былтыр 200 мең сумлык федераль грант алып, яклау тапты.
— Тәүге елны - Баймакта, аннары - Нуриманда, быел Иглиндә узачак бу форум. Башка еллардан аермалы буларак, быелгысы милләтара күләмдә үткәрелә. Анда төрле төбәкләрдән төрле милләт вәкилләре — 300дән артык кеше катнашуы көтелә. Милләтләр вәкилләре арасында диалог алып барылын, алар дус-тату яшәсен, бердәм булсын дигән максаттан оештырыла бу чара, — диде матбугат конференциясендә “Уралым мирасы” милләтара этнофорумы директоры Даян Солтангуҗин.

Катнашучылар, кунаклар өч көн буе тирмәләрдә яшәячәк. Төрле милләт вәкилләре үзара берләшеп команда төзиячәк һәм проект булдырачак. Иң яхшы дип табылган ике проект республика Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан арытаба финансланачак. Бу исә киләчәктә проектны тагын да югарырак грантлар алуга тәкъдим итү мөмкин булачак дигәнне аңлата. Димәк, этнофорумның үзенчәлеге дә шунда ки, ул, фестиваль, концертлардан аермалы буларак, киләчәктә дәвамлы һәм отышлы булачак.

Этнофорумның төп максаты — төрле милләт яшьләрен берләштерү. Анда 18-30 яшьтәге кешеләр чакырыла. Катнашыр өчен форумның рәсми сайтында теркәлеп, заявка калдыру мөһим. Чараны яктыртырга килгән журналистлар өчен дә барлык мөмкинлекләр каралган.

Форумда үтәчәк чараларны берничә юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин.

Этно-белем. Бу мәгариф мәйданында сәясәт, бизнес буенча билгеле шәхесләр һәм иҗтимагый активистлар яшьләр белән белем-тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Сәясмән һәм телетапшырулар алып баручылар, популяр артистлар да яшьләргә серләрен ачачак.

Этно-дөнья. Икенче төрле әйткәндә - милләтара сабантуй. Башкорт тирмәләре белән беррәттән урыс, татар, чуаш, мари, белорус һәм башка милләтләр ихаталары да урын алачак. Халыкларның тарихы, мәдәнияте белән танышу, милли ашлары белән сыйлану мөмкинлеге дә булачак.
Этно-квест. Монда команда уеннары, квест, ярышлар керә. Төрле милләт вәкилләре берләшеп, команда төзиячәк һәм ярышларда көчен, белемен сынаячак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»