Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.

28.06: Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.Илнар Шәрәфетдинов боларның барысы белән дә яратып шөгыльләнә

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Илнар Шәрәфетдинов турында да нәкъ шулай дип әйтеп була. Якташлары, яшьләр, социаль челтәрдәге бихисап дуслары арасында видеоблогер буларак танылу алды ул.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Болай да Интернет киңлекләренә чумган яшьләргә ни өчен кирәк, дияргә ашыкмагыз. Аның хикмәте менә нидән гыйбарәт булып чыкты. Җыр-моң дәрьясында тәрбияләнеп үскән Илнар халкыбызның классик җырларын, милли моңнарын башкарган язмаларны үзенең сәхифәсендә урнаштыра. Алай гына түгел, ул көйләрне гитарада уйнарга өйрәтә, видеодәресләр алып бара, аккордлар бирә, шулай итеп мәшһүр җырчыларыбызның репертуарын заманча, сыйфатлы эшләнештә яшьләргә җиткерә. Яшьләр туган телебезне өйрәнеп үссен, халкыбызның үлмәс моңнарын күңеленә сеңдерсен, сакласын, онытмасын дигән максаттан бу эш белән ихлас шөгыльләнә егет.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Видеоязмаларга тотынуның сәбәбе — яшьләр арасында киң танылу алган воркаут хәрәкәтенә барып тоташа. Мәктәптә укыганда ук Илнар воркаут белән ныклап кызыксына. “Ютуб” белән беренче тапкыр 2010 елда танышкан егет Михаил Баратов каналына юлыга. Ул спорт күнегүләрен урамда эшли. Шул видеоязмаларны карап, Илнар да төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәнә. Нәтиҗәдә, ихатада — ике, өйдә бер турник барлыкка килә. Мәктәпкә барса, спорт залында шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Илнарның турникта шөгыльләнүе башка малайларга да “йога”.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Арытаба Илнар турникта күтәрелү, саф һавада шөгыльләнү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару буенча видеодәресләр төшереп, социаль челтәргә урнаштыра. Спорт тәнне физик яктан чыныктырса, татар көйләре күңелне тынычландыра, ял иттерә.
— Халык җырлары нәрсә белән җәлеп итте соң?” — дип кызыксынам яшь җырчыдан.
— Халык җырлары — зур хәзинә. Балачактан яратып, тыңлап, җырлап үстем. Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакировны яратып тыңлыйм. Элек урыс җырларын бик күп карадым, шуннан ни өчен татар җырларын популярлаштырмаска әле, дип уйладым һәм чын күңелдән шушы эшкә тотындым — ди Илнар.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Җыр-моңга тартылырга гаилә мохитенең роле зур була. Илеш районы Дөмәй авылында туып-үскән Илнарның дәү әтисе — җырларга, дәү әнисе биергә ярата, әнисе Лена ханым — мәдәният йорты мөдире, Дөмәй авыл Советы биләмәсе башлыгы булып эшләгән әтисе баянын кулыннан төшерми.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Шушы мохиттә кайнап үскән Илнар белән апасы Лиананы билгеле, моң, читләтеп узмый. Кечкенә малай 5 яшендә район мәдәният йортында беренче тапкыр чыгыш ясый. Гитарада уйнарга теләге бик көчле була. 16 яшендә, әтисе гитара бүләк иткәч, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Сәләтле егет 2012 елда “Татар моңы” халыкара конкурсында — II дәрәҗә лауреат, шул ук елны Санкт-Петербургта узган “Сәләтләр канатында” Бөтенрусия бәйгесендә— Гран-прига, 2013 елда Нефтекамада үткән “Дуслык моңы” фестивалендә Гран-прига лаек була. Арытаба, җырлы-моңлы юлны дәвам итеп, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Бүген ул Вахит Хызыров классында 4 курсны тәмамлый. Шул ук вакытта, читтән торып БДУның юридик факультетында 2нче курста укый.
— Вакытны дөрес бүлгәндә, барысына да җитешергә мөмкин, —ди Илнар. Уку, әлбәттә, беренче урынны били, иртә белән, тәнәфестә уку йортыннан ерак түгел урнашкан турникка барып шөгыльләнергә дә өлгерә. Барысы да тәртиптә булсын өчен тәү чиратта физик яктан сәламәт булу мөһим, дип саный Илнар. Гитарадан тыш, баянда, фортепианода уйный. Видеоблокта белгәннәрен башкалар белән дә уртаклаша. Татарча беренче видеодәресне “Ак болытлар” җырына язган. Теге яки бу җырга аккордлар салып бирә алмассызмы, дигән үтенечләр күбәя башлагач, видеодәресләр төшереп, кызыксынучылар игътибарына тәкъдим итә башлый. Ә андыйлар артканнан-арта. Видеоязмаларны ай дәвамында 14-15 мең кеше карый, гомумән алганда, барлык видеоязмаларны караучылар 327 меңгә җиткән. Видеоблог илдә генә түгел, Америка, Финляндия, Испания, Италиядә дә танылу ала. Татар җанлы якташларыбыз да карый, җырларны өйрәнә, сораулар белән мөрәҗәгать итә.

Спортчы. Видеоблогер. Җырчы.


Видеоблогер Илнар Шәрәфетдинов әйтүенчә, сыйфатлы төшергәндә генә җырлар популярлык ала, күп карала икән. Монда, әлбәттә, тырышлык, яхшы компьютер белеме кирәк. Егет бу яктан да белемен камилләштерергә омтыла, һәрвакыт яңа эзләнүләр юлында, тәҗрибәсен үстерү максаты белән яши.
— Атна саен нәрсәдер куеп барырга тиешсең, моңа бик җитди карарга кирәк, — ди ул.
Егет әйтүенчә, “Ютуб”ның мөмкинлекләре чиксез. Татарча җырны башка милләтләр дә карый, үз телендә тыңлый ала икән. Субтитрлар ярдәмендә җырга тәрҗемә ясау нәтиҗәсендә татар моңы белән кызыксынучылар тыңлап, җырны өйрәнә ала.
Илнар гитарада уйнап, татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә җырлый. Үзлегеннән француз һәм итальян телләрен өйрәнә. Киләчәген сәнгать белән бәйләргә уйлый егет. Халкы, туган ягы өчен өзелеп торган, яңалыкка омтылучан, максатына ирешергә күнеккән профессиональ яшь җырчыга сәнгать күгендә якты, кабатланмас йолдыз булып балкуын, уңышлар телик!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»