Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бер пояс — бер юл

04.07: Бер пояс — бер юл

Бер пояс — бер юлБүген, 4 июльдә, Башкортстан дәүләт университеты мәйданында Русия-Кытай студентлар бизнес-инкубаторы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде.

Бу халыкара проект Русия белән Кытай Халык Республикасында инновацион эшчәнлекне күтәрүгә юнәлтелгән. Уфа — проектны гамәлгә ашыру өчен Идел буе шәһәрләре арасынннан Русия Яшьләр Бердәмлеге һәм Бөтенкытай яшьләр федерациясе башлангычы белән сайланган бердәнбер шәһәр. Мондый инкубаторлар Ульяновск, Омск һәм Хабаровск шәһәрләрендә ачылган.

Бер пояс — бер юл


Ике атна дәвамында ике илнең 20 яшь новаторы һәм эшкуары уртак бизнес булдыру һәм алып бару турында белем алачак, тәҗрибә уртаклашачак. Резидентлар өчен икътисад, маркетинг, менеджмент, чит телләр буенча федераль дәрәҗәдәге алдынгы белгечләр дәрес бирәчәк. Уңышка ирешкән бизнесменнар бизнес-инкубаторның экспертлары булып чыгыш ясаячак, яшь эшкуарларга киңәш, дөрес юнәлеш билгеләячәк.

Бер пояс — бер юл


— Катнашучылар биредә медицина, инжиниринг, IT, биофизика, мәгариф, архитектура, дизайн һәм реклама технологияләре, туризм буенча стартапларын тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, сөт сыйфатын тикшерүче анализатор, чүп-чар эшкәртү буенча инновацион технологияләр, кешенең йөзен идентификацияләү, ДНК-тестлар буенча технологияләр бик кызыксындыра. Боларның күпчелеге башлангыч идеяләр түгел, ә җитешкән проектлар, — диде Русия-Кытай студентлар бизнес-инкубаторының төбәк кураторы, яшь эшкуарларның Русия-Кытай клубы башкаручы рәисе Иван Абрамов.

Арытаба Бөтенкытай яшьләр федерациясе Кытай шәһәрләре территориясе, аерым алганда, Циндар, Сиань, Харбине һәм Гуйянда 4 Кытай-Русия студентлар бизнес-инкубаторын эшкә кушачак. Август ахырында Башкортстан резидентлары Сианьга барып белемнәрен камилләштерә алачак.

— Бизнес-инкубаторның ачылуы Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпиннең Русиядә эш сәфәрендә булуы белән туры килде. “Бер пояс — бер юл” башлангычы кысаларында ике ил арасында соңгы елларда 10 миллиард доллар сумга килешүләр төзелгән. Яшьләр белән алмашу һәм уртак мәгариф программалары ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә ныклы нигез булыр дип уйлыйм. Шушы бизнес-инкубаторда җиңүче проектлар республикада гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Бу юнәлештә Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан яклау булачак, — диде Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур Шәйнуров.

Бер пояс — бер юл


Мәгариф программасын яхшы үзләштергән барлык резидентларга да квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Киләчәктә алар халыкара инвестицион сессияләрдә катнаша алачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»