Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Саумы, студент!

05.09: Саумы, студент!

Саумы, студент!Башкалада үткән чара дуслык бәйрәменә әверелде.

1 сентябрьдә мәктәп укучылары белән бергә студентлар да җәйге ялдан соң уку йортларына белем алырга килде. Уфаның Салават Юлаев мәйданында ел саен үткәрелүче зур бәйрәм яшьләр очрашуына әйләнде.


Һәр буын студентлар өчен дә башкаланың Салават Юлаев мәйданы иң яраткан урыннарның берсе булып кала. Чөнки ул очраштыручы, таныштыручы, дуслаштыручы мәйданчык булып тора. Шунлыктан традиция буенча монда ел саен Белем көнендә яшьләр өчен онытылмаслык чара оештырыла.
Быел студентларга, мәйданга килгән һәркемгә Башкортстан телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре күркәм бәйрәм бүләк итте. “Сәлам, студент! Без бергә!” дип аталган чара халыклар дуслыгына багышланды, чөнки башкалага белем алырга дөньяның төрле төбәкләреннән студентлар бик күпләп килә.
— Алар барысы да — Урал батыр токымы. Биредә яшәгәннәре, чит илләр, төбәкләрдән килеп укыганнары да. Урал батырның “Бердәм булыгыз, бергә булыгыз! Яхшылыкны үз итегез, яманлыкка юл куймагыз!” — дигән нәсыйхәте бүген дә көнүзәк. Яшьләребез тату, бердәм, дус була икән, димәк, бүгенгебез, киләчәгебез тотрыклы, — дип сәламләде җыелучыларны Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина.
Чара вузлар студентлары, эстрада йолдызлары башкаруындагы җыр-моң белән үрелеп барды. Конкурсларда җиңү яулаганнар велосипед, смартфон кебек кыйм­мәтле бүләкләр отты. Флешмоб, этноквест яшьләрнең күңеленә хуш килде, сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән чараларда да алар зур теләк белән катнашты.
Чакмагыш районыннан Гөлназ Ихсанова белән Куергазы рай­онының Ермолаево авылыннан килгән Мария Мөхәммәтҗанова Башкортстан дәүләт медицина университетының медицина-профилактика факультетына укырга кергәннәр. Тулай торакта бергә яшәячәк кызлар дуслашып та өлгергән.
— Укырга керү авыр булмады. БДИ нәтиҗәләре югары булгач, берничә уку йортына үттем, ләкин башкалада укыячакмын дигән максат куйдым, — диде мәктәпне медальгә тәмамлаган Мария.
“Студент” сүзе латинчадан “тырышып эшләүче, әзерләнүче” дигәнне аңлата. Сынауларны уңышлы үтеп, уку йортларына кергән студентлар өчен яңа уку елы, мавыктыргыч, онытылмас тормыш башланды. Беренче бәйрәм – Белем көне тәэссоратлары кызларга һәм егетләргә тырышып укырга, матур киләчәккә омтылырга, теләкләргә ирешергә этәргеч бирер.





Басып чыгарырга



Кулларыннан гөл тама
1-06-2018 :: Яшьлек
Кулларыннан гөл тама
Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
Афәрин, магистрант!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, магистрант!
Афәрин, студент!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, студент!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»