Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кул эшенә дә, кул сугышына да оста

26.02: Кул эшенә дә, кул сугышына да оста

Кул эшенә дә, кул сугышына да остаИглин районы Минҗитәр мәктәбе укучысы Линария Якупова ил күләмендә оештырылган бәйгедән призлы урын яулап кайткан. Ярыш Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә үткән. Якташыбыз бронза медаль яулаган. Авыл кызы спорт белән нибары өч ел гына даими шөгыльләнсә дә, дәрәҗәле көндәшләре каршында каушап калмаган.

— Тренерым киңәшләренә колак салып, үз көчемә ышандым, – ди мөлаем кыз. — Дәрәҗәле ярышта сынатмасам да, шатланырга иртәрәк. Мартта Идел буе федераль округы бәйгесендә катнашам. Шуңа күрә, хәзер бөтен көчемне һәм игътибарымны күнекмәләргә юнәлтәм.
Әйткәндәй, Минҗитәр авылында кул сугышы түгәрәген тренер Владимир Мартынов оештырган. Түгәрәккә 20гә якын бала йөри. Мондый күренешкә, аеруча, әти-әниләр шат. Балалар компьютер артында да утырмый, урам йогынтысыннан да сакланган. Өстәвенә, спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең сәламәтлеге дә ныгый.
— Яшьтәшләре арасында озын буе белән аерылып торучы кызыбызның кул сугышы белән мавыгуына баштагы мәлдә каршы идек, — дип сөйли спортчының әнисе Лилия Наил кызы. — Ике ай шөгыльләнгәч, Линария беренче тапкыр бәйгедә катнашып, призлы урын алып кайтты. Шуннан күңеле үсеп китте. Спорт аны үзаллылыкка өйрәтте. Дәресләрен дә вакытында әзерли, хуҗалыкта да ярдәмләшә. Шуңа күрә аның теләгенә каршы килмибез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Укырга кая барырга?
11-07-2017 :: Яшьлек
Укырга кая барырга?
Бүген, 07.07.2017!
7-07-2017 :: Яшьлек
Бүген, 07.07.2017!
Бер пояс — бер юл
4-07-2017 :: Яшьлек
Бер пояс — бер юл








Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»