Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Татар якшәмбе мәктәбеннән – Казан университетына!

14.09: Татар якшәмбе мәктәбеннән – Казан университетына!

Татар якшәмбе  мәктәбеннән – Казан  университетына!Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе тиздән 5 еллыгын билгеләячәк. Башкаланың урыс мәктәпләрендә белем алучы татар балалары биредә туган тел нигезләрен, татар тарихын, фольклорын, әдәбиятын, журналистика серләрен өйрәнү мөмкинлеге алды.

Бу эшчән­лекнең нә­тиҗәсе дә озак көттер­мәде. Уфа­ның 41нче мәктәбендә урта гомуми белем алып, соңгы өч ел дәвамында 2нче татар як­шәмбе мәктә­бенә йөргән Иск­әндәр Гыйльманов, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булып китте. Өстә­венә, якташыбыз әлеге универ­ситетның иң абруйлы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтына керү бәхе­тенә иреште. Бүген ул – әлеге институтның Тарих фәне һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең “Төрки халыклар тарихы” бүлеге студенты.
Шунысы мактауга лаек: хәтта башкалада яшәүче күпчелек татар зыялыларының да балалары урыслашып, манкортка әверелгән бүгенге көндә Искәндәр, беренче чиратта, үз үҗәтлеге һәм Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе укытучыларының тырышлыгы белән туган телне, халкыбыз тарихын җентекләп үзләштерде. Мәшһүр Риза Фәхретдиннең “Тормыштагы һәр гамәлнең я җимеше, я җәзасы була” дигән канатлы сүзләрен истә тотканда, аның тырышлыгының җимеше күз алдыбызда.
Якташыбызга белем “гранитын” кимереп, тарих төпкелләрен тикшерүдә уңышлар телик!





Басып чыгарырга



Кулларыннан гөл тама
1-06-2018 :: Яшьлек
Кулларыннан гөл тама
Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
Афәрин, магистрант!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, магистрант!
Афәрин, студент!
7-12-2017 :: Яшьлек
Афәрин, студент!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»