Кызыл таң » Яшьлек » 19-05-2017: “Сәләт” дусларын җыя

“Сәләт” дусларын җыя

“Сәләт” дусларын җыяБүген БДУның Актлар залында “Сәләт” татар яшьләре һәм балалары республика фестивале узачак.

Бәйрәмнең төп геройлары — төрле конкурслар, интеллектуаль ярышлар җиңүчеләре, фестивальләр лауреатлары, креатив проектлар авторлары, республиканың үсмерләр һәм балалар иҗат үзәкләре вәкилләре.
Фестивальгә Казаннан “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчеләре килүе дә көтелә. Чарада “Сәләт” берләшмәсе тарихын яктыртучы күргәзмә эшләячәк, шулай ук, укучыларга күптөрле проектлар җитәкчеләре белән очрашу мөмкинлеге дә булачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга