Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Эшеңне ярат, кешеләрне хөрмәт ит!”

13.03: “Эшеңне ярат, кешеләрне хөрмәт ит!”

“Эшеңне ярат,   кешеләрне хөрмәт ит!”Әхәт Баһаветдиновның тормыш девизы шундый.

Юбилей, кеше тормышында әһәмиятле һәм тантаналы вакыйга булудан тыш, аерым бер чик тә. Еллар биеклегеннән артка карап, хезмәтеңә, казанышларыңа, гомум үткән юлыңа бәя бирер һәм, әлбәттә, яңа максатлар куяр чак. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки кеше ирешелгәннәрдә тукталып калмый, алга баруын дәвам итәргә тиеш.


Бүгенге мәкалә герое кайда гына эшләмәсен, ке­ше­ләргә, җәмгыятькә файдалы булырга тырышкан. Ул — саллы хезмәт стажы туплаган кеше. Сүз безнең районда танылган шәхес­ләр­нең берсе Әхәт Ба­һа­ветдинов турында.
Әхәт Ибраһим улы Авыргазы районының Ба­лык­лыкүл авылында дөньяга килгән. Туган авылында мәктәп тәмамлагач, гомерен укытучылыкка багышларга карар кылган егет документларын Стәрле­тамак педагогия институтына тапшыра. Соңрак ул Башкортстан дәүләт педагогия институтында укый. Урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган дипломлы яшь белгечкә Стәрлетамак районы мәга­риф бүлеге ышаныч белде­рә һәм Максимовка мәктә­бенә директор итеп җибәрә. Баһаветдиновның хезмәт юлы 1970 елда шулай башланып китә.
Ике ел армия чыныгуы алган егет Стәрлетамак районының Кырмыскалы урта мәктәбенә тәрбия эш­ләре буенча директор урынбасары вазыйфасына эшкә урнаша. Соңрак мәктәп директоры була.
Педагогия өлкәсендә үзен талантлы оештыручы итеп күрсәтә, тирә-яктагыларда ышаныч һәм абруй яулый. Бәлки, шушы сыйфатлар Әхәт Ибраһим улын Ленин исемендәге колхоз­ның партия оешмасы секретаре итеп сайлаганда хәлиткеч булгандыр да. Шул чордан аның партия эшчәнлеге башлана. 1980 елда ул КПСС район комитетына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы вазыйфасына чакырыла.
Әхәт Ибраһим улы гоме­ре­нең шул чорын, иңне-иңгә терәп бергә эшләгән кешеләрне аерым бер җылылык белән сагынып искә ала.
— Минем тормыш юлым­да яхшы кешеләр күп очрады. КПСС район комитетына килгән чорда үз эшенең осталары булган Р. Хафизова, Е. Спевак остазларым булды. М. Ишморатов, А. Силиванов белән эшләү бәхете тиде. Бу искиткеч изге күңелле кеше­ләрдән күп нәрсәгә өйрән­дем. Алар үз эшенә мө­киббән киткән шәхесләр иде, миңа үрнәк булдылар, — ди юбиляр.
Ике елдан Әхәт Ибраһим улы район Советы башкарма комитеты секретаре итеп тәгаенләнә.
Ә. Баһаветдиновның вазыйфасы һәрчак кешеләр белән эшләүгә бәйле була, ул тормышның эчендә кайнап яши. Нәкъ шул чорда партия район комитеты вәкилләре һәм төрле дәрә­җәдәге депутатлар катнашлыгында күчмә утырышлар үткәрелә башлый. Алардан файда зур була – бөтен нәрсә җентекле өйрәнелә, тиешле карарлар кабул ителә.
Шулай ук, район буенча күчмә өйрәтү-укыту семинарлары оештырыла, урыннардагы эш барышына мониторинг үткәрелә. Әхәт Ибраһим улы искә алуынча, халык белән очрашулар нәтиҗәле үткән. Анда кеше-ләр үз проблемалары белән турыдан-туры мөрә­җәгать итеп, җавап алал­ган.
— Күчмә утырышларга безнең белән еш кына район гәзите мөхәррире, яки аның урынбасары бара иде. Башкарылган барлык эш арытаба гәзит битләрендә яктыртылды. Партия район комитеты алдында бу эшләр турында мотлак отчет бирә идек, — ди Ә. Баһаветдинов.
1992 елдан Әхәт Ибра­һим улы район хакимия­тенең эшләр идарәчесе булып эшли башлый, эш күләме үзгәрми диярлек.
— Бер үк вакытта кадрлар буенча эш алып бардым, район хакимиятенең эшләр идарәчесе, район Советы секретаре булдым, — дип дәвам итә юбиляр.
Мондый эш ритмы күп көч таләп итсә дә, ул авырлыклардан зарланырга күнекмәгән. Күрәсең, балачактан ук тәрбияләнгән хезмәткә намуслы караш, зарлануга урын калдырмаган.
— Үз эшеңне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә һәм аларда барыннан да элек кешелек сыйфатларын күрә белергә кирәк, — дип фикер йөртә Әхәт Ибраһим улы.
2000 елда Баһаветдинов Русия Пенсия фондының Стәрлетамак районы ида­рәсе начальнигы итеп кү­черелә. 2006 елда мәгъ­лүмат-аналитика секторы мөдире вазыйфасыннан лаеклы ялга чыга. Бүген исә Әхәт Ибраһим улы озак еллар М. Мусакаев җитәк­челек иткән Стәрлетамак Физик культура, идарә һәм сервис колледжында хез­мәт сала. Моннан тыш, ул һәрвакыт җәмәгать эшләре башкара. Әлеге вакытта Башкортстан татарлары конгрессының Стәр­ле­тамак районы бү­лекчәсе башкарма комитеты рәисе дә. Аның турыдан-туры катнашлыгында районның кайбер авылларында милли бәй­рәм чаралары үткә­релде.
“Кешеләрдә, беренче чиратта, нинди сыйфатларны югары бәялисез?” — дип кызыксынам.
— Һөнәри бурычны югары дәрәҗәдә башкару. Әйткән сүзеңә тугрылык. Башкаларны хөрмәт итә белү. Сиңа үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр икән, кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Һәм үзеңнән соң да синең игелекле эшеңне балала­рың дәвам итәсен, эшләрең синдә туктап калырга тиеш түгел, — ди Әхәт Ибраһим улы.
Җәмәгате Сания Тәхә­ветдин кызы белән аларның бәхетле никахларына 46 ел. Сания апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Кызлары Светлана һәм уллары Азатны тәр­бияләп үстергәннәр. Балалары медицина өлкәсен сайлаган. Аларны оныклары да сөендерә: өлкәне — медицина югары уку йорты студенты, икенчесе 1нче сыйныфта укый, ә иң кече игезәкләргә нибары 4 яшь.
— Гаилә — кеше өчен иң мөһиме. Ул — синең тылың. Кеше өчен гаиләсе беренче урында калырга тиеш. Яшьлектә бөре­ләнгән саф хисләрне еллар үтү белән дә югалтмас, саклап калыр өчен барлык көчеңне салырга кирәк. Мөнәсәбәт­ләрдә кайдадыр юл куярга, кайвакыт дәшми калырга, кайчакта инде саллы сүзең­не дә әйтә белергә кирәк. Шул чакта гына гаиләдә тәртип, аңлашып яшәү бу-ла, — ди Әхәт Иб­раһим улы.
Туган көнендә аңа карата бик күп котлау сүзләре яңгырагандыр. Без дә аларга кушылабыз, Әхәт Иб­раһим улының гомере арытаба да күркәм вакыйгаларга бай, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге озак еллар аның тугры юлдашлары булсын иде.





Басып чыгарырга



Морзалар нәселеннән ул
20-06-2018 :: Юбиляр
Морзалар нәселеннән ул
Рахманов шәкерте
2-03-2018 :: Юбиляр
Рахманов шәкерте
Бизмәндә —  ике йолдыз
12-10-2017 :: Юбиляр
Бизмәндә — ике йолдыз
Уңганлыгы  сокландыра
12-09-2017 :: Юбиляр
Уңганлыгы сокландыра
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»