Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!

09.03: Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!

Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!Мәшһүр композитор, илаһи моң чишмәсе Рим Хәсәновның 70 яше уңаеннан.

Иң кыены – кирпеч калынлыгы китапка җитәрлек мәгълүмат тупланган шәхесләр турында язу. Әгәр дә ул китап халкыбызның күренекле талант иясе, җырлы-моңлы юлын һичвакыт туктатмыйча, тормыш киртәләре, сынаулары һәм борылышлары алдында бирешмичә, аларны олы үҗәтлек, чын ир-узаманнарга хас гаярьлек белән җиңә-җиңә ерып агучы, аккан саен көчәя, чистарына, сафлана баручы моң чишмәсе, иҗаты белән ничәмә буынны дәртләндергән, юаткан, җырлаткан һәм елаткан, тетрәндергән, тәрбияләгән, моңландырган, җырлап яшәргә мәҗбүр иткән шәхес – республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан комсомолының – Галимов Сәләм, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Рим Хәсәнов турында булса, миңа калса, аның бүлекләре дә тыңлаучылары күңеленә гомерлеккә сеңеп калган, аның теленнән төшмәгән, халык җырларына әверелгән, шедевр булып танылган әсәрләре белән аталыр иде.


Юк, бүген без аның бик күпләргә болай да яхшы билгеле биогра­фиясенә, иҗатын мәшһүрлек биеклегенә күтәргән җырлары һәм романслары, ода, пьеса, оратория һәм кантаталары, театраль, камера-инструменталь һәм хор әсәрләре, симфоник поэмалары, увертюралары, маршлары, балет һәм моноопераларына тукталып тормабыз. Күпләргә боларның кайберләре таныш та түгел, ә танышларын исә ничәмә буын җырлап үсте, аларның яшьлек җырлары булып хәтерендә калды, бүген дә бик теләп башкарыла һәм тыңлана. Бүген без икенчерәк юлдан китик. Моның үз сәбәпләре дә бар.

Рим Мәхмүт улы чын мәгъ­нәсендә үлемсез җырлары һәм романслары белән генә түгел, ә туры сүзлелеге, уйлаганын беркемнән дә курыкмыйча әйтеп бирү гадәте белән дә билгеле. Бу холык үзенчәлеге өчен ул тормыш һәм иҗат юлында бик күп чикләүләргә дә, кыерсытуларга да, эзәрлек­ләүләргә дә дучар ителде, әмма фикерен һәм карашларын үзгәрт­мәде. Шуңадыр да ул бүген дә бер бүлмәле “хрущевка”сында яшәвен, аның аш бүлмәсендә урнаштырылган музыкаль аппарату­расында иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. Әйе, конъюнктурага, түрәләргә, сәяси агымнарга һәм режимнарга яраклаша белсә, ул инде күптән иркен һәм мул тормышта яшәр, рәхәтләнеп иҗат итәр иде. Юк шул, ул андый түгел һәм булмады да. Аның тыйнаклыгы, принципиальлеге, ныклыгы, кыйбласы шаккатмалы, искиткеч!

Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!Күркәм юбилее уңаен­нан интервьюдан да ул тыйнак кына баш тартты, “Кем­гә кирәк, кемне кызыксындыра инде минем бүгенге тормышым?.. Әйдә бу юлы шул тапталган сүзләрдән, сораулардан һәм аларга җавап­лардан качыйк әле”, дигән кебегрәк җавап белән чик­лән­де. Күптәнге якын таныш, иҗатташ буларак, үз сүземдә ныграк торсам, мин аны әңгәмәгә, бәлки (бәлки дим!), күндергән дә булыр идем. Ләкин бу очракта ул барыбер ихлас күңелдән ачылып китмәс иде, чөнки, ирекле иҗат кешесе буларак, ул бернинди басымны да кабул итми, өнәми. Ниш­лисең, менә шундый кызык­лы шәхес инде ул безнең олуг талант иясе, мәшһүр композиторыбыз, яраткан юбилярыбыз!

Без бүген укучыларыбызга аның турында язма тәкъ­дим итүнең икенче юлын сайладык, дигән идем. Һәм хикмәт менә нәрсәдә. Аралашып яшәл­гән еллар дәва­мында (1991 елдан алып) минем Рим абый белән берничә интервью, башка жанрдагы язмалар дөнья күрде. Мин аларны кадер­ләп саклап бардым. Һәм бүген мин гәзит укучыларыбызга Рим Мәхмүт улының тормышка, сәнгатькә, иҗат­ка, үзенең принцип-кыйбласына кагылышлы фикер­ләрен, шул язмаларда бәян ителгән карашларын җый­наклап һәм кыскартып тәкъ­дим итмәк­че­мен. Алардан мәшһүр талант иясе, олуг шәхесебез хакында сез дә үз фикерегезне туплый алырсыз, дип ышанам.

“...60-70нче елларда сәнгать дилбегәсен тот­кан абзыйлар мине җит­ди кабул итмәгән булган иде. Ә җырларым популяр булып киткәч, инде тотып тыя алмадылар. Менә шул вакытта минем көймәгә бер-бер артлы “торпедалар” җибәрә башладылар. Ти­шек­ләрне ямап кына өлгер! Бәла-казаларны, кайгы-хәсрәтләрне аз китер­мәде минем өлкән, сөекле коллегаларым. Мондый тет­рәнүләр, билгеле, эзсез ге­нә үтми. Тик без Кешеләр бит әле! Шул булмышыбыз тирә-яктагы начарлыкларга, хөсетлек­ләргә, пычраклыкларга бирештерми, безне алардан өстен калдыра...”

“...Күпләр, совет влас­те­ның 74 елы эчендә дин инде шулкадәр таркалды, бетерелде һәм аны яңадан тергезү мөмкин эшме икән, дип шикләнә. Ләкин мин алай исәпләмим. Мондый фикернең шәһәр мохи­тен­дә яшәүчеләрдә тууы ихтималдыр. Тик татар һәм башкортларның күбе­се авыл җирендә яши, ә анда хәл чагыштырмача яхшырак, иман дигән нәрсә үлеп бетмәгән. Мәчет һәм мәдрәсәләр биргән “җи­меш­­ләр” озакламас дип уйлыйм. Юк, динебез исән әле, исән!

Дингә ышанучы мөсел-ман беркайчан да, иң авыр шартларда да, пычрак киенеп йөрми. Һәр җомгада Уфа мәчетенә шат, күзлә­реннән нур сибелеп торучы чал чәчле бабайларыбыз җыелганын күргәнегез бармы? Аларның һәрбер-сендә зур акыл, тормыш тәҗрибәсе. Моңа аларны Ислам динебез өйрәткән...”

“...Шулчаклы дан һәм шөһрәт казанган кеше миллионер дип уйлыйсызмыни? Булырсың менә булмыйни! Бүген яшәргә җитеп торса, бик шөкер инде! Ә менә композитор хезмәтенә бездә, чынлап та, тие­шенчә түләнми. Өч авторлык пластинкам совет заманында дәүләт­кә миллион сумнан артык керем китерде, ә мин шуннан 209 сум акча алдым...”

“...1996 елда мин, Авст­ралиягә икенче тапкыр барып, ярты ел бизнес-курс укып кайттым, инглиз телен белүемне камилләш-тердем. Рон Роджерс исем­ле шагыйрь белән берлек­тә өч дистәдән артык җыр яздык. Аннары Финлян­диядәге концертларым зур уңыш белән үтте...”

“...Соңгы елларда җыр­лар арасында тырдым-бырдым гына язылганнары, шундый ук дәрәҗәдә башкарылганнары күбәеп китте. Моны күпләр җыр сән­га­тенең чүпләнүе дип бәяли, ләкин мин алай димәс идем. Моңа гадирәк карарга кирәк. Бу да халык иҗатының бер төре. Язсыннар, җырласыннар, үзлә­рен шагыйрь-композитор дип атасыннар әйдә! Моңардан кемгә зыян?! Ә халык аларга үзе бәя бирә. Әнә шул бәядән соң, әсәр­ләре халык арасында таралмаса, теге уртакул “иҗат­чылар” үз­ләре үк иләк­тән төшеп кала, ә ошаганнары арытаба иҗат итә...”

“...Минемчә, җыр ике канатлы: уң канаты – сүз, сул канаты – көй. Ләкин беренче урында барыбер сүз тора. Әнә шул сүзләрне моңга төреп бирә белергә кирәк. Башкаручы өченче урында гына ул, сүз һәм моң булмаса, җырчы юк. Ә хәзер оятсыз җырчылар әсәрнең авторларын әй­теп тә тормый. Үзләре­нең өченче рольне генә башкаруын алар, акыллы кешеләр булса, аңларга тиеш...”

“...Җырларымны радио һәм телевидениегә күп еллар чыгармауларына кил­гән­дә дә анда утыручыларны гаепләргә җыен­мыйм. Әтием мине яшь­тән үк өйрәтте: тор­мы­шыңдагы барлык кире кү­ренешләргә син үзең генә гаепле буласың, диде. Мин шуннан чыгып яшим. Әгәр инде үзем барып, ишек шакып, кемгәдер ярарга тырышып йөрсәм, ул җырлар инде әллә кайчан чыккан, яңгы­раган булыр иде. Лә­кин холкым андый түгел, булдыра алмыйм...”

“...Мин татарча да, башкортча да, инглизчә дә, немецча да җырлый алам, аерым концертлар да биргә­нем бар. Әгәр татарча җырлыйм икән, нигә аны тыярга? Әгәр башкорт җырчысы татарча җырлый икән, аның тың­лаучылары ничәмә миллион татар тамашачысы исәбенә артачак кына бит! Рәхим ит тә теләгән телдә җыр­ла!..”

“...Нинди коралларда уйнавыма килгәндә, саный китсәң, күп инде алар: баян, аккордеон, гитара, торба, фортепиано, саксофон... Ә скрипкада мин алты яшьтә уйный башладым...”

“...Моң кемнән килә, дисеңме? Төп моң – әнидән. Халык җырларыннан “Сарман”, “Су буйлап”, “Арча”, “Зәңгәр күлмәк” һәм башкаларны теленнән төшер­мәде. Ә әти яклап классика дәресләре булды. Үзе китаплардан нота өйрәнеп, җитди әсәрләр, сонаталар уйнады. Җәйге кичләрдә, йолдызлар калыккач, моң­ланып утырырга яраталар иде...”

“...Күңел тулу элегрәк булгалады, хәзер сирәк, чөнки акыл салкыная, ләкин йөрәк тупасланмый икән. Күп нәрсә кәефкә бәйле бит, җыр язганда да күңел тулып китә. Хәтта бә­хет­тән дә елап була! Авст­ралиядә чакта ике тапкыр чын-чынлап күңел тулды. Берсендә иртән торып балконга чыгуыма сандугач сайрап җибәргәч. Туган илемне, якыннарымны нык сагынган идем шул... Икенчесендә анда миңа бик тә мәртәбәле эш тәкъдим итеп, шунда яшәргә калуымны сорагач булды. Анда иҗатымны бик зурладылар, югары бәялә­деләр. Ләкин әтием­нең авыр хәлдә булу хәбәре икенче көнне үк кайтып китәргә мәҗбүр итте.

Радик Гәрәев вафат булгач, өч көн бикләнеп еладым, җирләргә дә бара алмадым, чөнки елаганымны халыкка күрсәтәсем килмәде. Җидесенә кабе­ренә барып чәчәкләр салдым...”

“…Җырчы Алсу белән берничә ел инде хезмәт­тәшлек итәбез. Аның баш­каруындагы “Әткәй” җыры махсус язылды. Әл­бәт­тә, татарчага караганда инглизчә күпкә яхшырак сөйләшкән вакытында аңа туган тел дә­рес­ләре дә бирергә туры килде. Алсуга татарча ун һәм башкортча бер җыр кергән “Туган тел” компакт-дискын чыгаруда яр­дәмем тигәнгә дә бик шат­мын. Әлеге дискны тәкъдим итү кичәсендә аның барысы алдында “Мин татар булуым белән горурланам, үземнең тамырларым хакында бервакытта да онытмыйм”, дигәнен хәтерлим…”

“... Мин “авыр” кешеме, дип ни, минем белән, гому­мән, иҗат кешесе белән яшәү җиңел түгел. Ир кеше буларак, мин “җиңел” – ачуланмыйм, гафу итәм, гафу үтенәм, җыеш­ты­рам, кирәк булса, җырлап-көлеп кенә савыт-саба да юам. Буш чагымда шулай. Ә инде иҗат чоры башланса, берсен дә күрмим дә, ишетмим дә, ә хатын-кызга бу җиңел түгел. Гаиләле кешеләргә шуны әйтәсем килә: иң мөһиме – түземлек, бер-береңә түзү, чөнки һәркем­нең үз холкы. Кадерле, газиз, якын кешеңнең сәер­лекләренә түзәргә кирәк...”

Минем карашка, бу юлларда Рим Мәхмүт улының бөтен булмышы чагыла.

Әйе, бөек композиторыбыз иҗат эшчәнлеген, шө­кер, бүген дә ташламый. Барлык кичерешләр, тетрә­нүләр бер йөрәккә җыела бит ул. Рим Мәхмүт улы да берничә ел элек җитди генә авырып алды, ләкин аның өчен өзелеп торучы барлык туганнары һәм якыннары, иҗатын хөрмәт итүче барча дуслары һәм тамашачылары шатлыгына, ул аны җиңеп чыкты һәм тулы канлы тормышка кайтты, яңа­дан чәмләнеп иҗат эшенә тотынды. Соңгы вакытта, үзе әйтүе буенча, вальслар, билгеле шагыйрь, “Кызыл таң”ның элекке мөхәррире Расих абый Ханнанов сүз­ләренә берничә җыр язган.

Күптән түгел телефоннан мин шалтыратканда да сөекле җәмәгате әлеге вакытта аның колакларында наушниклар булуын, бик бирелеп бер әсәр өстендә эшләвен әйтеп, соңрак шалтыратуымны үтенгән иде. Димәк, сүз башында искә алынган теге чишмә җыр­лы-моңлы агышын дәвам итә! Шулай гына була күрсен берүк! Ходай Сезгә, мәшһүр Маэстро, бик күп елларга җитәрлек сәламәт­лек, иҗат ялкыны насыйп итсен! Юбилеегыз белән Сезне!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Итагатьле асыл зат
20-06-2017 :: Юбиляр
Итагатьле асыл зат
Яшәү көче – изгелектә
6-06-2017 :: Юбиляр
Яшәү көче – изгелектә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»