Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яз саен унсигез тула!

01.04: Яз саен унсигез тула!

Яз саен унсигез тула!Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина турында шулай әйтергә була.

Туган көнегез белән, Резида Равиловна!

Ничә яшь соң әле? Әлбәттә, унсигез! Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллинага ел саен 1 апрельдә унсигез яшь тула. Гаҗәеп! Һәрвакыттагыча, актив, чибәр, театр тормышында кайнап яши ул. Гүя, ел саен бер яшькә өлкәнрәк хатын-кыз ролен генә уйный. Ә күңеле һаман — хыялый яшьлектә!


Резида Фәхруллина — “Нур” театрының иң танылган, иң күп рольләр башкарган, бәхетле иҗатлы актрисаларының берсе. Театр ачылганнан бирле эшли. Гомумән, иҗатын бәхетле дип әйтергә кирәк.

Актриса иҗат гомерендә алтмышлап хатын-кыз образы гәүдәләндергән. Алар арасында В. Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сында — Джульетта, А. Чехов­ның “Өч сеңел. Еллар узгач...” спектаклендә — Ольга, М. Себастианның “Ерактагы якын йолдыз”ында — Мона, Ив Жамиакның “Очабызмы?” комедиясендә — Нат, Рей Куниның “График буенча мәхәббәт”ендә — Барбара, А. Остров­скийның “Соңлаган бәхет”ендә Елена Кручинина кебек зур, җитди рольләр бар.

Ниләр турында хыялланган бит! Кечкенәдән артист булу теләге сизелә аңарда. Беренче алкышларны да туган авылы сәхнәсендә — Илеш районының Югары Манчар авылында кабул итә. Әнисе Альбина Миргалим кызы — җырга сәләтле, әтисе Равил Хәниф улы оста гармунчы булгангамы, гаиләдәге биш бала да җыр-моңга, биюгә сәләтле була, әмма сәнгать юлын Резида гына сайлый. Бәләкәйдән халык җырларын тыңлый, биюләр өйрәнә.

Авыл кызының көне эштә уза. Ул — гаиләдә өлкәне, шуңа эш тә аңа күбрәк төшә. Әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәмлә­шергә, туганнарын карашырга кирәк була. Ә кичләрен гаилә бергә җыелганда, әнисе төрле повесть-хикәяләр укып, әдәбият дөньясы белән таныштыра. Радиопостановкалар тыңлау, телевизордан спектакльләр карау да көтеп алынган мизгелләр була.

Урта мәктәптә укуын тәмамлагач, Резида Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә укырга керергә уйлый. Тик ул бүлек ябылган була һәм кыз документларын вокал бүлегенә тапшыра. Әмма хыялы башкага чакыра, сәхнә белән кызыктыра. Педагоглары ярдәме белән ул училищеның өченче курсыннан Уфа дәүләт сәнгать институтының “театр артисты” бүлегенә күчерелә. Профессор Фәрдүнә Касыймова курсында укый. Җыр укытучысы — Ләлә Муллабаева, бию укытучысы Тамара Ходайбирдина була, сәхнә теленнән Илшат Йомагуловтан дәресләр ала. Резида Равил кызы аларга бүген дә бик рәхмәтле.

Курс уңышлы була. Аны тәмамлаучыларның исемнәре генә ни тора: Хөрмәтулла Үтәшев, Илдар Вәлиев, Илсур Хәбиров, Фирдәт Галиев, Гөлназ Алсынбаева, Зилә Дибаева — барысы да танылган шәхесләр.

Институтның соңгы курсында Башкорт дәүләт академия драма театрында Нәҗип Асанбаевның “Мәйдан тотабыз” спектаклендә (режиссеры — Лек Вәлиев) Резида Фәхруллина Алия ролен уйный. Роль уңышлы килеп чыга һәм, укуын тәмамлагач, яшь актрисаны шушы театрга эшкә чакыралар. Бу театрда биш ел эшләү дәверендә ул шактый лирик рольләр башкара. Уңышлы актрисаны яңа ачылган “Нур” театрына эшкә чакыралар.

Яз саен унсигез тула!Ул вакытта да театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов була. Режиссер классик татар драматургиясен сәхнәләштерү уе белән яна. Т. Гыйззәт белән Җ. Фәйзинең “Башмагым” пьесасында Резида 12 ария башкарырга тиеш була. Музыкаль белеме моны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә.

Аңа бәхетсез хатыннар роле уңышлырак бирелә. Кайгы хисләрен ышандырырлык итеп күрсәтә белә актриса. Табигатьтән бирелгән җитдилеге, тырышлыгы да комик рольләргә килешеп бармый кебек. Режиссерлар аны ешрак лирик-драматик героиня итеп күрә.

Һәр рольне бирелеп, аның белән яшәп уйный. А. Гыйләҗевның “Өч аршин җир” пьесасында Шәмсигаян ролендә Резида әнисенең холкын таный. Шуңа бу образны әнисеннән коя ул. Әнисе Альбина да нәкъ шундый — карусыз, үзен аямаучы, идеал хатын һәм әни образын гәүдәләндерүче зат була. Шәмсигаян да шундый килеп чыга.

Тормыштан алынган, янып уйналган рольләр беркемне дә битараф калдырмый. Тырышлыкны күрәләр, бәялиләр. 1995 елда Резида Фәхруллина — Башкортстанның атказанган, 2003 елда — Башкортстанның, 2006 елда Татарстанның халык артисткасы исеменә лаек була. 1998 елда Казан шәһәрендә узган халыкара төрки телле “Нәүруз” фестивалендә “Көз” спектаклендә Гөлсем ролен башкарып, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә бүләкләнә. Тагын да бер елдан шул ук номинациядә Кәрим Тинчурин исемендәге IV республика театр фестивале лауреаты була. 2005 елда А. Чеховның “Өч сеңел. Еллар узгач...” спектаклендә Ольга образы өчен Башкортстан театр әһелләре берләшмәсе һәм Республика журналистлары ассоциациясе аны “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче дип таный. 2009 елда А. Остров­скийның “Соңлаган бәхет” спектаклендә Елена Кручинина образын гәүдәләндергән өчен “Кызыл таң”ның махсус бүләгенә — “Иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә “Җиңү Алиһәсе” премиясенә лаек була.

Мәдинә (Т. Миңнуллин, “Ай булмаса, йолдыз бар”), Бибигөл (Р. Сафин, “Киек казлар”), Мәликә (Н. Гыйматдинова, “Кар өстендә күбәләк”), Гөлбану (К. Тинчурин, “Назлы кияү”), Зәйтүнә (Д. Салихов, “Пуля”) һәм башкалар — нинди генә рольләрдә уйнамаган актриса, нинди характерларны гына үзе аша үткәрмәгән! Иң яратып башкарганы — Туфан Миңнуллин булдырган геройлар. Аны язучы, драматург һәм шәхес буларак бик хөрмәт итә.

Бүген инде бай тәҗрибәгә ия Резида ханым Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә дәресләр бирә. Театрда куелган музыкаль тамашалар режиссеры буларак та билгеле. “Башкортостан” киносту­диясенең “Ике ерак якын кыш” кинофильмында төшкән.

* * *

1 апрельдә шаяртырга, алдашырга тырыша халык. Резида Равил кызын үзен дә еш алдыйлар икән. Үзе исә “мин бүген тудым” дип әйтсә, барысы да алдаша дип уйлый. Ә сез, хөрмәтле гәзит укучылар, ышаныгыз һәм котлагыз!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Итагатьле асыл зат
20-06-2017 :: Юбиляр
Итагатьле асыл зат
Яшәү көче – изгелектә
6-06-2017 :: Юбиляр
Яшәү көче – изгелектә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»