Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авыл хуҗалыгында чын “космонавт” ул!

11.04: Авыл хуҗалыгында чын “космонавт” ул!

 Алдынгы  хуҗалыкның  булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкин һәр мәсьәләдә  киләчәккә киң караш ташлап эш итә. Алдынгы хуҗалыкның булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкин һәр мәсьәләдә киләчәккә киң караш ташлап эш итә.Федоровка районының “Азат” җәмгыяте соңгы ун елда ирешкән космик дәрәҗәгә тиң үсеш күрсәткечләре аның булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкин хакында шулай дип әйтергә ныклы нигез бирә.

Федоровка районының “Азат” хуҗалыгында беренче тапкыр төгәл унбер ел элек булган идек. Бүгенгедәй хәтердә, банкротка чыккан “Ленин юлы” колхозы базасында төзелгән җәмгыятьне яңа гына кабул итеп алган рәис Рәфис Дашкин, корт чаккандай, МТМ белән терлекчелек фермалары арасында бәргәләнә. Бәргәләнмәс иде, шунсыз чара юк. Элекке колхоздан мираска кабул итеп алынган 200 баш карт сыерны ничек тә исән-имин кышлатып чыгарырга кирәк. Ә азык запасы март аена ук юк дәрәҗәсенә җиткән. Элекке күкрәп утырган колхоз басуларыннан яңа җәмгыятькә нибары 1059 гектар гына сөрентеләр калса да, аны да чәчми, буш калдырып булмый. Ә язгы кыр эшләрен үткәрү өчен МТМ ихатасында нибары 2 “Алтай” тракторы (берсе — ватык, икенчесе бөтенләй – двигательсез), шулай ук двигательсез бер Т-150 тракторы, чак-чак тын алган 2 “Беларус” һәм ватык өч чәчкеч кенә утыра. Орлык склады да комаклар һәм күгәрченнәр ачтан үләрлек буш хәлдә. Ашлама, ягулык турында сүз йөртәсе дә юк. Барысын да эзләргә, юлларга, табарга һәм эшкә кушарга кирәк.


— Дөресен әйткәндә, моңа кадәр төрле елларда рәис вазыйфасында ике тапкыр эшләп киткән хуҗалыкны күтәрергә өченчегә яңадан кайтырга һич кенә дә артык теләк булмады. Чөнки биредә буш урында диярлек яңа хуҗалыкны күтәрү никадәр авыр булачагын, ә инде кайткан хәлдә, шәхси тормыш белән дә исәпләшмичә, бер нәрсәгә карамый, бу максатта көнне-төнгә ялгап эшләячәгемне, мотлак шуңа ирешәчәгебезне ачык күзаллый идем. Ләкин, хәзер бәхеткә дип әйтик, Федоровка районы хакимиятенең ул вакыттагы җитәкчесе Радик Ишмөхәммәтов, безне: мине – хуҗалык җитәкчесе, моңа кадәр дә районда матур эшләре белән танылган Геннадий Чангелияне — инвестор сыйфатында, әлеге авыр, әмма мөһим эшкә алынырга күндерә алды. Бүген аның шул вакытта ныкышмалылык та, катылык та, нечкә дипломатия дә күрсәтүенә без генә түгел, гомум Федоровка районы халкы да чиксез рәхмәтле. Шөкер, бердәм көч, уртак тырышлык, дәүләт һәм хакимият хәстәрлеге һәм ярдәме белән “Азат” җәмгыятен районда иң көчле хуҗалыклар исәбенә чыгара алдык, — диде, юл башын искә төшереп Рәфис Сәетгәрәй улы.

 Рәфис Дашкин хуҗалыгында чын-чыннан  бердәм, тырыш,  тату хезмәт  коллективы булдырган.


Хәер, барысы да саннарда чагыла дигәндәй, соңгы 11 елда “Азат” җәмгыятенең чын мәгънәсендә космик дәрәҗәгә тиң үсеш кичерүе статистика мәгълүмат­ларын­нан да ачык күренә. Әйтик, 2006 елда, Рәфис Дашкин яңа хуҗалыкны кабул итеп алган чорда, аның төп фондлары 2,5 миллион сумлык булса, бүген бу сан 200 миллион сумнан арткан. Теге вакыттагы биш ватык трактор урынына хәзер хуҗалыкның техника паркын 48 заманча трактор, 9 комбайн, 8 КамАЗ машинасы, янә дә дистәдән артык уртача зурлыктагы һәм җиңел автомобильләр, дистәләгән иң куәтле чәчкеч­ләр, сабан-тырмалар, җир эшкәртү агрегатлары тәшкил итә. Матди-техник базаны ныгыту, үз чиратында, чәчү­лек мәйданнарын да ун тапкыр диярлек арттырып, аларны 9500 гектарга җиткерү мөмкинлеге биргән. Фермаларда да бүген унбер ел элек­ке 200 баш арык сыер урынына, 2000 баш токымлы терлек асрала. Хуҗалыкның бу юнәлештә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле үсешүе турында шул да сөйли: былтыр гына “Азат” җәмгыяте 30 миллион сумлык сөт саткан. Ә инде терлекчелек һәм игенчелек тармакларында гомум еллык акча әйләнеше күләме 200 миллион сум тәшкил иткән. Хезмәткәрләр саны да хуҗа­лыкта шушы чорда ике тапкырдан күбрәккә артып, хә­зер йөзгә җиткән. Иң мөһиме шул: банкротка чыккан “Ленин юлы” хуҗалыгында алар бөтенләй диярлек тере акча күрмәсә, “Азат” җәм­гыятендә уртача айлык хез­мәт хакы бүген 20 мең сумнан арткан. Хуҗалык хезмәткәрләре ашлык, мал азыгы, техника, баш­ка кирәк-ярак белән дә бушлай тәэмин ителә. Әйт­кән­дәй, “Азат” җәмгыяте җирләренең ун ел эчендә ун тапкыр артуының да үз сере бар. Беренчедән, хуҗа­лыкның нәтиҗәле эшләвен күреп, район хакимияте аларга элекке таркалган колхоз-ларның буш яткан җирләрен үзлә­ренә алып эшкәртергә, шул рәвешле куәтләрен тагын да арттырырга тәкъдим итсә, урындагы халык та пай җирләрен “Азат” җәмгыяте карамагына теләп тапшырган. Ни өчен дигәндә, хуҗа-лык һәр пай өчен көзен 3әр центнер ашлык тарата, башка төрле ихтыяҗ туган очракта да үз пайчыларын ярдәменнән читтә калдырмый. Ә инде урындагы авыл биләмәсе хакимияте өчен “Азат” җәмгыяте — төп салым базасы да, юлларны төзекләндерүдә һәм чистартуда, суүткәргечләрне карап тотуда, кыскасы, барлык социаль бурычларны тормышка ашыруда иң мөһим терәк-таяныч булып тора.
Аңлашыла, хуҗалыкның шушы рәвешле тиз арада зур үсеш баскычына чыгуы тәү чиратта аның булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкин исеме белән бәйле.
— Туган хуҗалыкны күтә­рүгә өченче тапкыр алынуыма, район хакимияте башлы­гы йогынтысыннан тыш, янә бер мөһим сәбәп этәрде. Заманында әтиемнең әтисе Мин­һаҗ бабай шушында, ягъни Югары Явыш авылын­да “Азат” колхозын оештырып, байтак вакыт аның рәи­се булган. Сугышка кадәр исә колхозны әниемнең әнисе Суфиян бабай җитәкләгән. Алар икесе дә колхозны тернәк­лән­­дерү, үстерү өчен бар кө­­­чен салып эшләгән, һәм безнең буын өчен алар эшен юкка чыгару зур гөнаһ булыр иде. Ә инде дистә еллардан соң “Азат” хуҗа­лы-гын яңадан тергезеп, ата-бабаларыбызның төшенә дә кермәгән куәтләргә чыгара алганбыз икән, бу теләгән икътисади нәтиҗә генә түгел, алар алдындагы намус эше дә! — ди бу хакта фикерләре белән уртаклашып Рәфис Дашкин.
Әйткәндәй, Рәфис Сәет­гәрәй улының авыл хуҗа­лыгы белгече һәм җитәкчесе булып китүенә дә әлеге дә баягы шул картәтиләре сә­бәпче була. 1952 елның 12 апрелендә дөньяга килгән Рәфис Дашкин, ул чордагы күпчелек балалар кебек үк, туган авылында урта мәктәп тәмамлый һәм колхозга эшкә керә. Ул арада 18 яше тулган егетне Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе дә килеп ирешә. Физик яктан нык, баскан җирендә ут уйнаткан, оештыру осталыгы булган егетне армиядә дә тиз күреп алалар һәм арытаба укуын Казан югары хәрби училищесында дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Тә­гаен карарга килгәнче, Рәфис Сәетгәрәй улы киңәш сорап туган йортына хат яза. Картәтисе имзалаган хатта җавап кыска була: “Хәрби училищега укырга керәсең икән, туган йортыңа кайтып та йөрисе булма! Синең эш — авылны, хуҗа­лыкны күтәрү. Ишетсен колагың”. Мондый җаваптан соң ныклы гаилә тра­диция­ләрендә тәр­бия­ләнгән Рәфис Сәетгәрәй улына хәрби хезмәтен тутырып кайтып, тәүдә — Аксен авыл хуҗа­лыгы техникумында, аннары Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында һөнәри белем аласы гына кала. Югыйсә, Космонавтика көнендә дөньяга килгән бу баһадир егет гомерен хәрби хезмәткә багышласа да, беренче булып космоска күтә­релмәсә дә, мөгаен, Юрий Гагариннан азрак дан яуламаган булыр иде. Хәер, авыл хуҗалыгында аның башкарган хезмәтләре дә шуннан азрак түгел. Шул ук банкрот хәлендәге хуҗалык­ны ун ел эчендә космик дәрәҗәгә тиң зур үсешкә чыгара алуы үзе үк республика, илкүләм батырлык һәм казаныш түгел­мени?!
Рәфис Дашкинның аңа кадәр үткән хезмәт юлы да якты сәхифәләрдән, туган авылы, районы, республика мәнфәгатендә башкарылган мөһим эш-гамәлләрдән тора. 1974 елда Югары Явыш авылына эшкә кайту белән аны комплекс бригадиры итеп билгелиләр. Шул рәвешле 1975 елдагы коточкыч коры­лык­ның бөтен авырлык-мих-нәтләрен ул үз җилкәсендә күтәрә. Сынатмый, шул исәп-тән аның да көнне-төнгә ялгап эшләве, халык белән тиз арада уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә хуҗалык малларына кышлату өчен җитәр­лек азык запасы хәзерләнә. Терлек санын кыскартуга юл куелмый. Янә дүрт елдан аңа агроном камытын кидерәләр. Шул рәвешле ике ел дәва­мын­да ул игенчелек тар­ма­гының бөтен асылына тө­шенә. Ләкин мондый булдыклы, өметле белгеч райкомда да кирәк булып чыга. Шуңа да аны 1980 елда басу-кырлардан аерып, идеология буенча инструктор итеп тәгаен­лиләр. 1982 елдан алып өч ел дәвамында райкомның авыл хуҗалыгы бүлеген җи­тәкли. 1985 елда исә Рәфис Сәет­гәрәй улы беренче тапкыр “Ленин юлы” хуҗалыгына рәис булып кайта. Әмма эш­нең асылына төшенеп, киң колач җәеп эшли генә башладык дигәндә, янә райкомга эшкә чакыралар — бу юлы икенче секретарь вазыйфасына. Рәфис Даш­кинның “Ленин юлы” колхозына икенче тапкыр рәис булып кайтуы 1990 елда була. Бу юлы да әлеге йөкне авыл хуҗалыгы өчен тарихта иң катлаулы булган ун ел дәвамында тарта, колхоз куәтләрен саклап калу өчен мөмкин булганны да, булмаганны да эшли. 2001 елда, район авыл хуҗа­лыгы оешмалары профсоюзы рәисе вазыйфасына тә-гаен­ләнүе сәбәпле, Рәфис Дашкинның туган хуҗалыгы белән элемтәләре берника­дәр өзелсә дә, аграр тармак мәсьәләләреннән ул бер мизгелгә дә аерылмый. Ә инде аның арбитраж идарә-чесе, конкурс идарәчесе, тышкы идарәче һөнәрләрен үзләштерүе, һәм шушы юнә­лештә хезмәт салуы катлаулы чорда банкрот берничә хуҗалыктагы хәлне уңай якка үзгәртергә булышлык итә. Аңлашыла, шушы тәҗрибә, осталык һәм белемнәр Рә­фис Дашкинның банкротка чык­кан хуҗалык нигезендә куәтле, көчле, үсешкә юнәл­телгән зур җәмгыять оештыра алуында да хәлиткеч роль уйный.
— Бер шатлыклы яңалык белән дә уртаклашыйм әле: быел без шәһәр оештыручы предприятиеләр исәбенә кердек. Мондый статус төп фондларның зурлыгыннан, акча әйләнешеннән һәм хезмәткәрләр саныннан чыгып бирелә. Шөкер, без бүген шундый куәтләргә җиттек һәм ирешелгәннәрдә тукталып калырга һич кенә дә исәп юк. Әйтик игенчелеккә килгәндә, быел 1000 гектарда беренче тапкыр Notill технологиясен дә сынап караячакбыз. Моның өчен кирәкле барлык техника һәм технологияләр дә кайтартылды. Әйткәндәй, калган мәйданнарда чәчүне вакытында үткәрү өчен дә югары репродукцияле орлыкларны, зур күләмдә ашлама, ягулык-майлау материалларын әллә кайчан хәстәрләп куйдык, техника да әзерлек сызыгында.
Терлекчелеккә килгәндә, былтыр “500 ферма” программасы кысаларында ике ферманы нигездән үзгәртеп корган булсак, быел янә бер ферманы төзекләндерү һәм әлеге комплексларны заманча корылмалар белән җиһаз­ландыру күздә тотыла. Бу исә безгә маллар санын тагын да арттыру мөмкин­леге бирәчәк. Әйткәндәй, хуҗалык стратегиясенә ярашлы, тиз­дән бездә кара-чуар токымлы сыерлар гына калачак. Тәҗ-рибә шуны күрсәтә: бу сыер­ларның бө­тен ашаганы сөткә китә. Ягъни бездәге азык базасы бу токымлы сыерлардан әлеге күрсәткечтән дә югарырак сөт алу мөмкинлеге бирәчәк. Кыскасы, дәүләт, район хакимияте тарафыннан шундый хәстәрлекле мө­нәсәбәт, Геннадий Чангелия кебек көчле инвесторыбыз булганда без фәкать җи­тештерү куәтләрен арттыру турында сүз алып барабыз, — ди Рәфис Дашкин.
Әйткәндәй, шушы кыска гына вакыт эчендә “Азат” җәм­­гыяте республика, ил кү­лә­мендә дә танылу алырга өлгергән. Хезмәттәге югары казанышлары өчен ул ике тапкыр Башкортстан Хөкүмә­тенең дипломы белән бүләк­ләнгән. Алдынгы хуҗалыкның булдыклы җитәкчесе Рәфис Дашкинга исә Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хаты, башка күпсанлы мәртәбәле дәүләт бүләкләре тапшырылган.
Бар гомерен туган авылына, районына, республикага, аның халкына багышлап, фидакарь хезмәттә үткәргән кеше өчен 65 яшь үреннән караганда, әлбәттә, болары да бик мөһим. Шулай да Рәфис Сәетгә­рәй улы өчен иң мөһиме — кайчандыр картәтиләре нигез салган хуҗалыкның сакланып, нәтиҗәле үсешүе, куәтләрен елдан-ел арттыра баруы, шул рәвешле туган авылы өчен дә ныклы яшәеш чыганагына әверелүедер, мөгаен. Һәрхәлдә, “Азат” җәмгыяте әлегечә яшәешен дәвам итә­чәк икән, аңа караучы авылларга бетү дә, таралу да янамый дип ышанычлы әйтергә була. Их, моны Рәфис Дашкиннан да яхшырак аңлаган кеше бар микән?! Бәлки шуңа да ул иң сөекле кешеләре – гомерлек тормыш юлдашы Фәния ханым­ның, кызлары Гөлназ һәм Ләйсәннең, ике оныгының, яратып: “Ял итәр идең ин­де...” дип ялваруларына да карамастан, һәр иртә, һәр кич, язмы ул, җәйме, көзме, кышмы, эш урынына ашыга. Чөн­ки үсеш өчен җитәкченең һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиешлеген яхшы аңлый ул! Алга таба да тагын бик озак еллар шушы рәвешле тор­мыш­ның үзәгендә кайнап, райондагы иң көчле хуҗа­лык­ларның бер­се булган “Азат” җәмгыя­тенең “космик штурвалы” артында аны яңадан-яңа биек­лекләргә күтәрергә язсын Сезгә Рәфис Сәетгәрәй улы. Федоровка төбәге халкы кебек үк, без дә Сезгә ихлас ышанабыз һәм Сезнең җитәк-челектә “Азат” җәмгыятенең янә 5, 10 елдан яулаячак казанышлары турында да сөе­неп язарга язсын, дигән изге теләктә калабыз! Юбилеегыз мөбәрак булсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яз саен унсигез тула!
1-04-2017 :: Юбиляр
Яз саен унсигез тула!
Иҗади очрашулар үтә
9-03-2017 :: Юбиляр
Иҗади очрашулар үтә








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»