Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Затлы агачның асыл җимеше

13.04: Затлы агачның асыл җимеше

Затлы агачның  асыл җимешеЖурналист Резида Вәлитова алтын юбилеен билгели.

“Хәерле көн, хөрмәтле вә гыйззәтле радио тыңлаучы якын дусларыбыз! Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтулла вә бәрәккәтуһ, газиз кардәшләр! Туры эфир студиясендә сезне алып баручы Резида Вәлитова сәламли...” Резида турында мәкаләбезне әлеге сүзләрдән башлап китүебез очраклы түгел. Республика халкы аны тәүдә нәкъ радио дикторы буларак яратты. Радиога котлау бирергә килүчеләр еш кына нәкъ Резиданың укуын сорар иде, чөнки ул күңелгә үтеп керерлек итеп укый белә, аның тавышы сагышландыра да, елата да, көлдерә дә торган ниндидер сих­ри тембрга ия.


Әйе, күп еллар “Шәрек”, аннары бераз “Юлдаш” радиосында эшләгән вакытын ул үзе дә бүген сагынып искә ала. Чөнки, үзе әйт­мешли, радио — тылсымлы даирә, бер татып карасаң, аннан мәңге котылачагың юк. Ул сине үзенә тартып, җилкендереп торачак. Шуңа хәзер дә радиога эшкә чакырып алсалар, куанычы­ның иге-чиге булмый.

Ләкин төп эш урыны үзебездә, “Кызыл таң”да аның. Тиздән бирегә ки­лүенә 15 ел булачак. Шушы вакыт эчендә Резида Вәли­това нинди генә темаларны яктыртмады да, нинди генә проблемаларны күтәрмәде! Күңеле белән һәрвакыт иҗатка, матурлыкка тартыл­ган ханымны эшкә килү белән авыл хуҗалыгы бү­легенә утыртып куйдылар. Басу-фермалар буйлап аз йөрмәде Резида. Остазы да туры килде. Олег Төх­вә­туллин кул астында ул эш нечкә­лекләренә тиз төшен­де. Резиданың шигъри күңеле бүлекнең көндәлек, кайчак хәтта күңелсез дә бул­ган темага язылган мәка­ләләрен дә әллә нинди чагу төсләргә буйый иде!

Аннары — хатлар бүлеге хәбәрчесе, яңалыклар бү­леге мөдире. Ике вазыйфа да тиз, оператив эш таләп итә. Янә озаклап чагыштырулар, метафоралар эзләп утырырга вакыт юк. Ләкин күңел дигәнен кая куясы! Бервакытта да мәкаләне исем өчен генә язмый ул! Иң гади, күңелсез дигәнен дә укымлы итә белә, тәмле сүзләр таба, ниндидер эчке сиземләве ярдәмендә аны салават күпередәй балкыта! Аның каләмен меңнәр арасыннан таныйсың, дистә елдан артык эшләсә дә, “Кызыл таң” журналистлары массасына ияреп китмәде, үз стилен югалтмады. Журналист осталыгы шундый буладыр да!

Эчке сиземләү сыйфаты аңа мәкалә язуда гына түгел, тормышта да нык ярдәм итә. Резида гадәти фикерли торган кеше түгел, ул тормышка икенче төр­лерәк, дөресрәк димме, карый һәм алга куйган сорауларга үзенчәлекле җавап таба. Аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп һәм ул бервакытта да начар киңәш бирми. Аныкы һәр­вакыт дөрес, файдалы һәм мәгънәле була. Аңа рәхмәт әйтүчеләр, син безнең әниебез кебек, диючеләр бик күп. Хәтта үзеннән җиде-сигез яшькә өлкәнрәк булган апалары, энесе өчен дә ул беренче киңәшче һәм ярдәмче дияр идем.

Әни кебек дигәннән, миңа Резиданың әти-әнисе белән генә түгел, нәнәсе һәм картинәсе белән дә очрашырга насыйп булды. Ике яктан да нәселләрендә күренекле фән докторлары, фән кандидатлары булган затлы, зыялы гаиләдә тәр­бияләнгән ул. Ап-ак йөзле, зәңгәр күзле, алсу иренле, әкрен генә, көйләп кенә сөйли торган Тәгъзимә карт­инәсе белән зур кара күзле, җилдәй җитез, уңган, һәр сүзен ярып әйтә белгән Мө­нәвәрә нәнәсе белән җәйге матур көннәрдә түгәрәк өстәл артында чәй эчкә­небез бар. Менә кайда ул тел байлыгы, менә кайда фикер тирәнлеге! Резида аларның икесенең дә иң асыл сыйфатларын гына туп­лаган, иң матур чалымнарын гына алган.

Көнозыны хөкүмәт эшендә булган әти-әнисе Фәрит абый белән Зимфира ападан эшлеклелек, сабырлык, тугрылык, сүзне үлчәп әйтә белү, мәгънәлелек, киң күңеллелек бирелгәндер дус­­тыма. Әйе, менә 33 ел мин аны үземнең иң якын дус­тым дип атыйм һәм шу­шының белән үземне иң бәхетле кешегә саныйм. Ә дуслык буш урында туа алмый, аны пакь хисләр, рухи бергәлек, хөрмәт һәм тугрылык белән “туендырып тору” зарур. Универси­тетның мәрмәр баскычлары очраштырган иде безне. Төркемебезнең алыштыргысыз старостасы, аның һәммәбезнең кайгысын гына түгел, шатлыгын да уртаклаша, башкалар уңышына чын күңелдән куана белү кебек сыйфатларына сокланмаган кеше юк иде. Тормыш ваклыкларыннан һәр­вакыт өстен булганга үзенә бервакытта да вак-төяк пычрак йокмады.

Резиданың туган ягына булган мәхәббәте турында әйтми кала алмыйм. Беренче курс башында ук яшелчә базасына эшкә барганда ул безгә “Кушнаренко — минем туган ягым” дигән җырны өйрәтте. 25ебез дә өйрәндек һәм җырлап йөрдек. Әле дә җыелышканда шуларны искә төшереп, көлешеп алабыз. Ә туган Карача-Елга авылы — аның мәккәсе. Атна саен кайту өчен шимбәне көтеп зарыга, яшерен-батырын түгел, кайчак көтеп тә тормый иде. Заманында укуын Мәскәүдә дәвам итү мөмкинлеге булса да, Карачамны сагынып үләрмен дип, ул анда барудан баш тартты. Укуны тәмамлагач, кайберәүләр кебек, Уфада калу җаен эзләмичә, туп-туры район­ның Талбазы авылына укытырга кайтып китте. Берничә елдан Резиданы Башкортстан дәүләт педагогия университетына чакырып алдылар. Ләкин бүген дә аның өчен гомеренең иң матур, иң кадерле вакытлары — Талбазыда эшләгән чоры.

Мин аннан бик күп нәр­сәгә өйрәндем һәм өйрәнәм. Бервакытта да күңелендә кер йөртмәс, хыянәт итмәс, кешегә авыр сүз әйтмәс, мөмкинлеге булса да, булмаса да амбразурага беренче ташлана торган асыл зат ул! Һәрбер­сенең кадерен белгәнгә, йөрәгендә һәрберсенә урын булганга, дуслары да күп һәм алар көннән-көн артып тора.

Бер батыр ул тәрбияләп үстергән генә иде, Ходай аңа алма кебек кыз да бүләк итте. Үзенә охшап итагатьле, игелекле алар. Түгәрәк бәйрәмең котлы, алдагы көннәрең тагын да яктырак, матуррак булсын, дустым!

Котлыйбыз!

Затлы агачның  асыл җимешеТәңре дөньяда хатын-кыз затын булдырганда, алтынчы көнне бик соңга кадәр эшләгән. Яныннан узып баручы фәрештә: “Ни өчен син аны шулкадәр озак эшлисең?” — дип сораган. “Ә син аңа булган таләпләр белән танышмы? — дип җавап биргән Ходай. — Ул 200дән артык хәрәкәтчән детальгә ия булырга һәм алар барысы да бер-берсен алыштыра алырлык булырга тиеш. Ул берничә баланы берьюлы коча белергә, теләсә нинди чирне — җимерек тездән алып яраланган йөрәккә кадәр — дәвалый белергә тиеш. Ә аның бары тик ике кулы булачак. “Бу мөмкин түгел!” — дип аптыраган фәрештә. “Бу зат минем иң яратканым булачак”, — дигән Тәңре. Ул чирләсә, үзе тереләчәк. Тәүлегенә 18 сәгать эшли алачак. Ул бик нәфис, әмма көчле булачак. Аңа тормышында күп нәрсәләр хәл итәргә, җитди карарлар кылырга туры киләчәк. Аның ниләргә чыдый алачагын син, фәрештә, күз алдына да китерә алмыйсың...

— Ходаем, син — даһи, — дигән фәрештә. — Хатын-кыз, чынлап та, искиткеч зат. Аңарда ир-атны хәйран калдырырлык көч бар. Ул теләсә нинди авырлыкны да җиңеп чыгарга сәләтле. Үзе ышанганы өчен армый-талмый көрәшә. Ул үзен гаиләсе өчен корбан итәргә әзер. Ул бәхет, аңлау, ярату китерә.

Хезмәттәшебез Резида Вәлитова — нәкъ шушы фәрештәне хәйран халдырган гүзәл заттыр. Искиткеч сөйкемле, тәмле телле, хисле дә, көчле дә ул. Елмаюы белән барлык борчуларны тарата белә. Ихлас йөрәктән язылган мәкаләләре көйгә салынырлык. Алтын юбилеенда аңа тик бәхет телибез. Терәк-ышанычы — улы Валера, сөекле кызы Лиза белән корган дөньясына җил-яңгырлар берүк кагылмасын! Резидабызга яратып һәм яратылып яшәргә язсын. Беләбез, тормыш авырлыкларына бирешәчәк түгел ул, әмма, моны белеп, Ходай аңа авырлык өләшмәсен.

Кадерлебез Резида Фәрит кызы! Сине зур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбриклибез. Күңелең күгендә көн дә кояш, көн дә яз булсын, җаныңда чәчәкләр атсын, хыялыңдагы изге теләкләр тормышка ашсын.
Сине ничек барсың, шулай яратабыз!

Туган көнең котлы булсын,
Сәламәт бул, Резида!
Синең кебек дуслар белән
Гомерләр матур уза.

Сиңа гына атап бүген
Тамсын язгы тамчылар.
Алсу таңнар гына теләп,
Котлый
Кызыл таң”чылар.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Оран салса, ил иярә
18-07-2017 :: Юбиляр
Оран салса, ил иярә
Итагатьле асыл зат
20-06-2017 :: Юбиляр
Итагатьле асыл зат








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»