Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Кошлар сайравына кушылып җырлап үстем”

15.04: “Кошлар сайравына кушылып җырлап үстем”

“Кошлар сайравына  кушылып җырлап үстем”Күренекле опера солисты, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салихов матур гомер үрен билгели.

Искиткеч талант иясе, Опера һәм балет театрына менә инде 30 ел тугры хезмәт итүче, арияләрне һәм партияләрне дә, халык җырларын да, заманча композиторлар әсәрләрен дә бердәй югары осталык белән башкаручы бу артистны укучыларыбыз белән таныштырып тору артыктыр. Ул – бик бәхетле кеше, чөнки игътибарга бервакытта да мохтаҗ булып яшәмәде, аның хакында, уңышлары турында республика басмаларында, шул исәптән “Кызыл таң”да да, мәкаләләр әледән-әле күренеп кала, радио аның башкаруындагы җырларны еш булмаса да яңгыратып тора.


Безнең халык, ни кызганыч, опера һәм балет театрына бик сирәк йөри. Бу, әлбәттә, кечкенәдән музыкаль тәрбия булмаудан килә. Сирәк йөрүе дә әнә шушы сәнгать төрен өнәмә­веннән. Исемдә, әле без бәләкәй чакларда да телевизордан берәр балет күрсәтә башласалар, трико кигән ирләрнең – ал якларын кабартып, хатын-кызларның кабарынган күркә койрыгы кебек “пачка” дип аталучы итәкләр киеп биюен күрсәләр, безнең әнкәйләр дә “Абау, кабәхәт!”, “Абау, хәсис, оятсыз!” дия-дия телевизорны сүндереп үк куялар иде. Әлбәттә, алар өйдә булмаганда караштыра идек анысы, ләкин бу сәнгать төрен авыл баласы каян аңласын инде! Андагы биючеләр, икесе ике яктан йөгерешеп килеп, уртада кочаклаш­кандай итәләр дә, шуннан тегенең кызы, сәхнәнең бер читенә китеп, бер аягын дерелдәтә, селкетә баш­лый. Моның туфлие аягын кыса микәнни, дигәнрәк уй кала инде авыл баласында. Ә операга килгәндә, андагы артистларның бер-берсе белән җырлый-җырлый сөйләшүе дә һич аңлашылмый иде: нормальный кеше шулай сөйләшми ич инде!
Бу хакта Фәнәви абый белән сөйләшеп утырганда да аның беренче тапкыр кайчан опера яисә балет каравын сораштырдым. “21 яшьтә, Уфага укырга килгәч”, – диде ул. Әйт­кәндәй, фортепьяно кебек катлаулы уен коралларын да ул Уфага килгәч кенә беренче тапкыр күрә. Шуңа да аптырарлык хәл: опера кебек бик катлаулы сәнгать төренә омтылу авыл малаенда кайчан, ничек бөре­ләнә соң? Бу урында, аның биогра­фиясе күпләргә билгеле булса да, Фәнәви Зикаф улының бала­чагына, үсмерлек елларына караш ташламыйча булмас, ахры.

“Кошлар сайравына  кушылып җырлап үстем”


Яңавыл районының бер генә урамлы Исхак авылында тирә-якта бик билгеле биюче, ә тормышта фермада терлекче булып эшләүче Зикаф абый белән шулай ук күпләргә искиткеч матур тавышлы җырчы булып танылган, ә көндә­лектә фермада сыер савучы булып хезмәт салучы Нәфыйга апа гаиләсендә 8 малай үсә, шуларның дүртенчесе булып Фәнәви туа. Гап-гади колхозчылар гаиләсе Фәнәви 7нче сыйныфта укыганда ятим кала – әтиләре вафат була. Өлкәнрәк балалар, әниләренә эшнең күп төшүен аңлап, аңа барлык яклап та ярдәм итәргә тырыша. Йорт тирәсендәге эшләрне сөйләп тә торасы юк инде, малайлар хәтта фермада әниләренә сыер савыша, бу эштән, билгеле, Фәнәви дә читтә калмый. Кыскасы, авыл баласы нинди эшләр башкарып үссә, бу гаиләдәге малайлар да барысын да татый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүзләр нәкъ Фәнәвигә кагыла кебек. Хәер, алары турында язмабызда искә алып үтәрбез әле.

Яшь гаиләдә икенче бала тугач.Шул ук вакытта Фәнәви мәктәптә үзешчән сәнгать концертларында, авыл клубындагы чараларда даими катнаша, җырлый. Әтисенең бик оста биюче булуын искә алып, аның эзеннән китеп, бию юнәлешен сайлау ихтималлыгын да сорыйм. “Юк, биюгә дә сәләтем булса да, миңа җыр дөньясы якынрак иде, – ди ул. – Район үзәгендә, шәһәрдә үссәм, андагы төрле сәнгать түгәрәкләренә йөрү мөмкинлеге булган булса, бәлки, шөгыльләнер дә идем, шул юлдан да китәр идем. Туганнар да: “Син җиңел сөякле, синнән бик шәп биюче чыгар иде”, – ди иде. Мине исә җыр иле әсир итте”.
Җырга сәләтнең кем яклап килүе турында да сораштырдым. Югарыда бәян ителгәнчә, әнисе ягыннан. Ул яклап нәселләрендә җырга осталар күп булган. Әнисенең сеңлесе Тәслимәне бу якларга гастрольгә килгән артистлар, иртәгә сине Уфага укырга алып китәбез, дигәч, бу хакта егете белеп алган да шул төнне үк аны урлап алып киткән. Икетуганы Җәүһәрия белән Фәнәви дә сәнгать училищесына вокал буенча укырга барырга җыенганнар, ләкин Фәнәви­гә автобуста билет җитмәгәч, икенче көнне генә киткән. Кыскасы, Җәүһәрия укырга керә алмаган, ә Фәнәвине, музыкаль белеме булмауга карамастан, кабул иткәннәр, 170 кешедән 15не сайлап алганнар. Ләкин моңа кадәр әле Фәнәвигә шактый гына урау юллар аша үтәргә туры киләчәк...
...Салиховлар гаиләсендә сигез баланың барысы да җыр-моңга гашыйк булган, абыйлары гармунда уйнаган, ләкин Фәнәви генә бу сәләтен үстереп, һөнәри биеклек дәрәҗәсенә ирешкән.
Җыр-моңга сәләт әнисе ягыннан, дидек. Арина Родионовна булмаса, Пушкин да Пушкин була алмас иде. Бу җәһәттән Фәнәви бишек җырларына зур әһәмият бирә.
– Мин кичтән озак кына йоклап китә алмаганмын, – ди җырчы. – Андый чакларда “Җырла әле, әнкәй, җырла әле!” дип ялварганмын. Шуннан соң гына, әнкәйнең искиткеч моңлы, матур, йомшак тавышы, бишек җырлары астында гына изрәп йоклап киткәнмен. Моңга сәләтем дә нәкъ шундый чакларда әнкәйнең күкрәк сөте белән бергә сеңгәндер дип уйлыйм.

 Фәнәви Салихов З. Исмәгыйлевның “Салават Юлаев” операсында Салават ролендә.


...Фәнәви Салиховның сәнгать­кә урау юлы урта мәктәпне тәмам­лаганнан соң Казахстан якларына чыгып китүдән башлана. Ул чакта егет әнкәсе һәм төпчек энекәше белән Целиноградта яшәүче абыйсы янына кунакка дип китәләр. Абыйсы шунда эшкә калырга үгетләгәч, әнкәсе белән энесе елый-елый кайтып китәләр, ә Фәнәви шундагы “Сельмаш” заводында токарь өйрәнчеге булып эшли башлый.
Бер елдан аны армия сафларына алалар, ике ел ул Махсус тәгаенләнештәге ракета гаскәрлә­рен­дә хезмәт итә. Анда да җыр-моңнан аерылмый, ул чакта бик популяр булган “Молодость моя, Белоруссия” җырын көйләп йөрүен замполитның балерина хатыны ишетеп кала да хәрби часть клубында шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра. Отпускага кайткач, композитор Рим Хәсәновның бөтен татар-башкортта ул чакта бик популяр “Уфа юкәләре” җырын отып алып китә. Аннан кайткач, хәзер “НефАЗ” дип аталучы заводта токарь булып ярты ел эшли. Ләкин кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, ул сәхнәгә омтылып, җыр сәнгатенә тартылып яши. Моны ул үзенең бу тормыштагы тәгаен­ләнеше икәнлеген аңлагач, инде 21 яшьтә булуына карамастан, Уфа сәнгать училищесына юллана.
Башлангыч музыкаль белеме дә булмаган, нотаның нәрсә икәнлеген дә белмәгән егетне ничек кабул итүләре турында язган идек инде. Биредә дә Фәнәви Салиховка бәхет елмая – аны киң билгеле педагог, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Сәгыйтова үз классына ала. Музыкаль “грамытлы” төркемдәш­ләрен куып җитәр өчен ул искиткеч зур көч сала. Әлбәттә, Фәрзәнә Фаткулла кызының зур тырышлыгы, студентының үҗәтлеге нәтиҗә бирми калмый. Остазы аның эшчән­легенә, тырышлыгына, уку программасындагыдан да күбрәк белергә һәм үзләштерергә омтылуына, иң мөһиме – башкарылучы әсәрнең бөтен нечкәлеген тоеп, тотып ала белүенә һәм тавышы яңгырашында аны яңгырата алуына шакката. Сәнгать институтында укуын дәвам итәргә уйлагач та ул янә күренекле, атаклы укытучылар кулына эләгә, аны күренекле сәнгать эшлеклесе, профессор Рәйсә Галимуллина үзенә ала. Институттагы биш ел да бик тиз үтеп китә. Бүген җырчы югарыда исемнәре аталган укытучыларына, шулай ук педагогы, республиканың әйдәүче пианисты Радик Хәбибуллинга зур рәхмәтле булуын һәр мөмкинлек туган саен искә алырга онытмый. “Алар мине сабый баланы тәпи йөрергә өйрәткән кешеләр кебек өйрәтте, зур сәхнәгә җитәкләп дигәндәй алып менде”, – ди юбиляр.
30 яшендә институтны тәмам­лагач, Фәнәвине филармониягә эшкә чакыралар. Анда ул шул чордагы бик билгеле артистлар Лина Гәрәева, Хөсәен Мәҗитов, Зәки Мәхмүтов, Венер Мостафин кебек җырчылар белән бер бригадада чыгыш ясый. Менә кайда ул репертуар сайлау киңлеге һәм мөмкинлекләре! Ләкин 30 яшь эстрадада чыгыш ясый башлау өчен соң түгел микән? Бу хакта үзеннән дә сорагач, ул болай дип җаваплады: “Мин институттан соң филармонияне сайлавыма һич үкенмим, ул миңа тамашачы алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе бирде. Ә инде яшькә килгәндә, юк, соң түгел. Бер елдан Опера һәм балет театрына күчкәндә мин инде кирәк булган дәрәҗәдәге башлангыч тәҗрибәне туплап өлгергән идем, ә бу – опера җырчысы өчен бик кирәкле багаж”.
Шулай итеп, филармониядә бер ел эшләгәннән соң ул үзенең төп урыны Опера һәм балет театры булуын аңлый һәм шулай эшли дә. Биредә аның “икенче сулышы” ачыла дип әйтсәк тә буладыр: бер-бер артлы чагу рольләр башкара башлый, күп тә үтмәстән аның лирик тенор (төгәлрәк итеп әйтсәк – бельканто), ягымлы яңгырашлы тавышы, бәрхет кебек назлы тембры үзенең сафлыгы, чисталыгы белән тамашачыларны җәлеп итә. Бүген инде ул башкарган роль һәм партияләр кырыктан артып китә, аларның күбесен нәкъ Фәнәви Салихов кына башкара ала, шуңа кайбер роль­ләрдә җырчының дублерлары да юк. Ә бит ул операларның шактые – Европа илләренең классикасын тәшкил итүче В.-А. Моцарт, Дж. Россини, Г. Доницетти, Ж. Бизе, Дж. Верди, Р. Леонкавалло, Дж. Пуччини, И. Штраус, А. Спадавеккиа, Русиянең
А. Бородин, П. Чайковский,
Н. Римский-Корсаков, С. Рахманинов, Г. Гладков, үзебезнең Х. Әхмәтов, З. Исмәгыйлев, С. Низаметдинов исемнәре белән бәйле бик җитди әсәрләр. Өстәвенә, һәр арияне, партияне шул телдә башкарырга кирәк! Бу җәһәттән дә Фәнәви Зикаф улының үз фикере бар.
– Әйе, театр репертуарына Европаның төрле илләрендә иҗат ителгән классик әсәрләр бар һәм арияләр шул телдә җырлана. Шуңа аларны шул телләрдә башкарырга туры килә. Мин, гомумән, һәр җырны язылган телендә башкару яклы: татарныкын – татарча, башкортныкын – башкортча, итальянныкын – итальянча. Әйтик, татар җырын бары тик шул телдә тыңлаучы йөрәгенә җиткереп була.
Театр репертуарыннан тыш, җырчы халык җырларын да, Башкортстан һәм Татарстан компо­зитор­ларының хәзерге заман эстрада әсәрләрен дә бик теләп башкара. Ике яссылыкта да бердәй уңышлы чыгыш ясаган җырчылардан Н. Басковны түгел, Дмитрий Хворостовский, Мөслим Магомаевны мисал итеп китерәсе килә. Фәнәви әфәнде белән бу җәһәттән дә уйларыбыз бер булып чыкты.
– Мин дә эстраданы да, классиканы да бер дәрәҗәдә тотарга тырышам, – ди ул. – Бу уңайдан башкортлардан – Мәгафур Хис­мәтул­линны, татардан Хәйдәр Бигичевны үзем өчен эталон саныйм, аларның традициясен шул дәрә­җәдә дәвам итәргә тырышам. Кумирларым ике жанрда да уңышлы, халыкның күңелен яулый алырлык дәрәҗәдә җырлый алды. Опера җырчысы эстрада әсәре җырлый алса да, эстрада җырчысы опера башкара алмый, башкарган очракта да, тавышы көчле булса да, тамашачыны җыры белән әсир итә алмый, чөнки аның тавышына мелизм, пентатоника җитми.
Театраллар бельканто Сали­ховның опералардагы рольләре, иҗаты белән яхшы таныш. Шулай да чит ил һәм урыс композиторларын бер читкәрәк куеп торып, гәзит укучыларыбызны бу җәһәттән үзебезнең республика мәдәниятенә кагылышлы берничә әсәр белән таныштырып үтмәү хилафлык булыр. Шундыйлардан Хөсәен Әхмәтовның “Нәркәс”, Заһир Исмәгыйлевның “Шәүрә”, “Акмулла”, “Урал илчеләре”, “Салават Юлаев”, “Каһым түрә”, Салават Низамет­диновның “Ай тотылган төндә” операларында төп рольләрнең күпчелеге нәкъ менә Фәнәви Салихов башкаруында уңыш казануын билгеләп үтәргә кирәк. Бу уңайдан бер-ике генә кәлимә. 1996 елда Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” драмасы буенча композитор Салават Низаметдинов язган операның премьерасы үтә. Анда Дивана (сантыйрак әүлия) ролен Фәнәви Салихов шулкадәр зур осталык белән башкара ки, аңардан тамашачылар көчле тетрәнү кичерә. Бу рольне башкарып, тамашачы опера җырчысы буларак кына белгән Ф. Салихов драма артисты буларак та ачыла. С. Низаметдинов үзе дә: “Белмим, туры килүме бу, закончалыкмы, әмма башкарылган партия нәкъ менә Фәнәви өчен махсус язылган кебек яңгырады,” – ди.
Югарыда билгеләнүенчә, Яңа­выл җире Башкортстан һәм Татарстан мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына бик күп күренекле шәхесләр биргән. Мин бу җәһәттән Фәнәви Зикаф улыннан данлыклы якташлары белән очрашуы турында кызыксындым. Билгеле язучы, журналист һәм тәрҗемәче Гайнан Әмири белән алар Н. Крупская (хәзер Зәки Вәлиди) исе­мендәге китапханәдә җырчы сәнгать училищесының икенче курсында укыганда очрашалар. “Күрше генә авылда туып-үскән бу шәхес белән танышып, озак кына сөйләшеп тордык”, – ди артист. “Татарстанда Яңавыл көн­нәре” дигән чара үткәрелгән көннәрдә Илдар һәм Нил Юзеевлар белән дә очрашырга насыйп була Фәнәвигә. Әйткәндәй, юбиляр әйтүенчә, ул Илдар Юзеев сүзләренә язылган “Мәтрүшкәләр” һәм башка җырларын бик теләп башкарган.
Туган як, дигәннән. Күренекле артист кая гына барса да, туган ягын мактап туя алмый, “Мин бөтенесе өчен дә туган районыма бурычлы һәм рәхмәтле”, – ди ул.
– Анда минем кендек каным тамган, анда минем тамырларым, газиз җирем, иҗат өчен илһам ала торган салкын чишмәм, – дип дәвам итте ул, тагын да җанлана төшеп. – Радио-телевидение аша кече ватаным турында яхшы хәбәрләр ишетсәм, моңа шатланам, якташларым өчен горурланам. Таби­гатьнең шушы искиткеч гүзәл почмагында, урманнар арасына сыенып утырган төбәктә туып, әнкәйнең бишек җырлары тибрәлүендә йоклап китеп, кошлар сайравына, иртәнге кояш нурларына уянып үсүем белән мин бик бәхетле. Шушыларның һәммәсе миндә җыр-моңга сөю тәрбия­ләгәндер дип уйлыйм.
Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, туган ягы да үзенең сөекле улын хөрмәт итә, санлый, данлый. Нәкъ ун ел элек алтын юбилеена театрдан 7-8 кеше кайтып төшкәч тә аларга олы хөрмәт күрсәткәннәр. Кайсы гына район үзенең шундый күренекле ул-кызларын машина, ат бүләк итеп олылый икән? Андый багланышлар беркайчан да тукталып тормый, ди җырчы. Артист халкы да бурычлы булып калмый. Бер ай элек кенә “Кышны озату” бәйрәменә чакырганнар. Юк вакытларын бар итеп булса да кайтканнар, бәйрәмне җыр-моң белән бизәүгә зур өлеш керткәннәр. “Минем туган якны үстерүгә, аның халкының күңелен күтәрүгә керткән өлешем шул җыр инде, – ди Фәнәви әфәнде. – Мин туган ягымны җырлап данлыйм”.
Менә Фәнәви Салиховның 60 яшенә дә районда ныклап әзерләнәләр, ул әзерлек эшләре Уфада да бара. Фәнәви Зикаф улының исәбе – моңача һич күрелмәгән хәлне тормышка ашыру: театрның төп бинасындагы кебек үк, бөтен тулы состав белән Яңавылга кайтып, район Мәдәният сараенда “Кодача” музыкаль комедиясен кую. Бу авыл районы сәхнәсендә беренче тапкыр опера театры чыгыш ясаячак дигән сүз!
1983 елда – яшь башка­ручыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика, 1991 елда – Бөтенсоюз “Татар җыры”, 1992 елда янә үзебезнең республикада үткән “Язгы моңнар”, быел Красноярск шәһәрендә вокал осталыгы буенча үткән Халыкара конкурс­ларның лауреаты, ил һәм дөнья күләмендә зур танылу яулаган опера йолдызлары Ирина Архипова, Мария Биешу, Владислав Пьявко белән бергә җырлаган, Германия, Кипр, Төркия, Казахстан, Португалия һәм башка чит илләрдә гастрольләрдә булып, сәхнәләрдә овациягә күмелгән Фәнәви Салихов тупланган тәҗрибәсен бүген инде яшьләргә дә бик теләп тапшыра, театрдагы төп эшеннән тыш, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 2000 елдан ул БДПУның музыкаль кафедрасында – доцент, 2008 елдан шул кафедрада профессор вазыйфасында эшләде. Ә инде Уфа сәнгать училищесы белән аны 1993 елдан бирле тыгыз хезмәт­тәшлек бәйли, анда ул вокал бүлеген җитәкли.
Бер үк вакытта үзе дә төрле бәйге-конкурсларда катнаша, анда үзе чыгыш ясамаса, аның студентлары бәйге тота. Төрле конкурсларның жюри әгъзасы да ул, аның белән киңәшләшәләр, фикеренә колак салалар, исәп­ләшәләр. (Менә әле кичә генә ул Казаннан кайтты, аны анда Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның жюри әгъзасы буларак чакырганнар).

Остаз конкурс лауреатлары булган укучылары  Алмас Сирусин (сулда) һәм Илнар Шәрәфетдинов белән.Остаз конкурс лауреатлары булган укучылары Алмас Сирусин (сулда) һәм Илнар Шәрәфетдинов белән.Остазлары кебек үк, аның студентлары да җиңү артыннан җиңү яулый. Соңгы арада гына да укучылары Алмас Сирусин, Илнар Шәрәфетдинов, Гүзәл Усманова һәм Илья Цирульников Халыкара, Бөтенрусия һәм республика күләмендә үткән конкурсларда лауреат булганнар. Бүгенге яшьләр элекке елларда шундый ук уңышларга ирешкән Ришат Хәмитов, Рәдиф Зарипов һәм Рөстәм Гайнетдиновка алмашка килгән.
Язмабыз башындарак без “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальне искә алган идек. Югарыда без Фәнәви Салиховның ничә төрле эш башкаруга маһирлыгын әйтеп үткәнбездер, исәпләмәдем, әмма хәзер языласыларын өстәмәсәк, героебыз ачылып бетмәс кебек. Күренекле сәхнә остасының бик тәҗрибәле бакчачы булуын күпләр белмидер дә. “Әлеге вакытта рассадалар белән мәш киләм, өйдә ул үсентеләрне урнаштырырга урын калмады инде”, дигәненә башта ышанмыйчарак тордым. Баксаң, иртә яздан ук ул бакча мәшәкатьләре белән яши башлый икән! Хәтта иртәрәк тә, чөнки, үзе әйтүенчә, Ай календарен исәпкә алып, 7нче февральдә үк орлыкларын чәчеп куйган. “Ай календаре” дигән чакта минем янә аптыраулы йөзне күреп, ул әлеге календарьларда язылганнарны берникадәр искә алуын әйтте, һәрхәлдә, яңа Ай туган чакны игътибарыннан читтә калдырмый икән. Барлык культураларны көзгә кадәр үзем бала урынына тәрбияләп, салат банкаларын каплау, помидор һәм кыярларны тозлауны да үзем башкарам, ди. (Бу урында шунысын искәртим: әлеге юлларны укыгач, безнең хатын-кыз укучыларыбыз, “Әнә кеше­ләрнең ирләре!” дия-дия “Кызыл таң” гәзитен ирләренең борынына төртмәсен иде).
Бу гына да түгел, Фәнәви абый бакчасында үстергән җиләк-җи­мештән үзе шәраб та ясый икән! (Теге хатыннарның реакциясен чамалап торам инде!) Тәмләтеп карарга миңа да алып килгән иде, чәйле табын артында сөйләшеп утырганда мәен дә тәмләп карадык – чия шәрабын шәп эшләгән! Талант, чыннан да, барлык яклап та талантлы була икән, дип мактап та җибәргәч, тагын алып килергә сүз бирде... Шушы ялларда умарталарны гына чыгарып киләм дә кереп чыгармын, дигәч, мин тагын аптырап калдым: умартачы да микәнни?! Шулай икән шул, бу яклап ичмасам бер уртаклык килеп чыкты! Умарталары бишәү булган, шуларның берсен көздән кодаларына бүләк иткән икән.
Менә шундый күпкырлы сәләт иясе булып чыкты безнең юбиляр. Әлбәттә, һөнәреңдә шундый уңышларга ирешү, төп эштән буш вакытта яраткан шөгылең белән күңел биреп мавыгу өчен гаиләңдә ныклы тыл, татулык, сине аңлаучы кешең булу шарт. Менә шушы­ларның барысы да булганга тыныч күңел белән яши, иҗат итә дә инде Фәнәви Зикаф улы. Сөекле җәмәгате, уңган һәм оста педагог Илфирә Әнфир кызы ирен уңышларга дәртләндереп тормаса, сәнгать һәм иҗат кешесенең эш үзенчәлекләрен аңлап кабул итмәсә, бәлки, Фәнәви әфәнде дә бүген киң танылу алган, һөнәри осталыкның иң югары баскычына күтәрелгән, эшчәнлеген уңышлы дәвам итүче без белгән Фәнәви Салихов була алмас иде. Әлбәттә, югалмас иде, без аның һәр эшкә маһирлыгын аңладык инде, ләкин тату гаиләдә бер-береңне аңлау, ярдәм итешү, дәртләндереп җи­бәрү, кайбер сәерлекләргә күз йому, аңлау булмаса, кеше тыныч күңел белән эшли алмый ул. Нәтиҗәдә, бу синең иҗатыңда, һөнәри осталыгыңда һәм үсе­шеңдә чагыла. Менә шулар өчен дә бик рәхмәтле Фәнәви Зикаф улы бүгенге җәмәгатенә, яшь чакларда үзен күреп калыр өчен генә... чишмәдән су ташыган Илфирәсенә.
Ә ул болай була.
Фәнәвинең яңа гына армиядән кайткан яшь, бөдрә чәчле чибәр чагы, аңа 21 яшь. Аларның күрше­ләренә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәреннән картәти-картәниләренә бер үсмер кыз җәйге каникулларга кайтып йөри. Берсендә Фәнәви тирләп-пешеп ихатада утын яргандырмы, башка эш белән мәшгуль булгандырмы, яшь кенә, чибәр генә бер кызкай алар яныннан үтеп-сүтеп йөреп, су ташый да ташый икән. Аптырый Фәнәви, инде бит барлык мичкәләрне, өйдәге су савытларын тутырып бетереп булыр иде! Моның сере соңрак, алар кавышкач билгеле була: баксаң, кыз бала (ә ул чакта аңа 14 кенә яшь була) Фәнәвине тагын-тагын да күрер өчен алып кайткан суын бакчага түгеп, янә чишмәгә суга китә икән. Менә бит ул мәхәб­бәтнең көче, шәһәр кызын да көянтәләп чишмәдән су ташырга мәҗбүр итә ул!
Кыз үсә төшкәч, балалыктан чыккач, тагын да бер кайтуында Фәнәви аны болыннарны гизәргә алып чыгып китә. Нәкъ шунда, төрле төстәге аллы-гөлле чәчәк­ләрдән матур келәм җәелгән кебек акланнарның берсендә ул Ил­фирәсенә яраткан әсәрен – композитор Рөстәм Яхинның киң билгеле “Син кайда идең?” дигән җырын бүләк итә... Соңрак булса да, шул вакытларны сагынып микән, Фәнәви абый аңа шигырь дә багышлаган.
Каникулга кайта иде
Свердлаудан кыз бала.
Кайтып киткәндә озаттым
Поезд юлына таба.
Әйттем аңа: “Сагынырмын,
Тагын кайчан кайтырсың?
Алып китәсең бит минем
Йөрәгемнең яртысын!”
“Әгәр көтсәң, кайтырмын мин
Үсмер бит бу, димәсәң.
Бала-чага диеп, минем
Хисләремнән көлмәсәң”.
Кайтып киткәч шәһәренә
Чибәр кызым Илфирә,
Мин урысча язган хатка
Татарча җавап бирә.
Еллар узгач, алып кайттым
Утыз ел элек кенә.
Яшәдек, үттек гомернең
Кадерен белеп кенә...
Олыгая төшкәч, шигырь-хикәя яза башлау белән мавыгучылар арта инде ул, моны без, редак­циядә эшләүчеләр, бик яхшы беләбез. Ләкин мин Фәнәви абыйны да алар рәтенә кертмәс идем. Әлбәттә, ул балаларына – медуниверситетны тәмамлап, табибә булып эшләүче кызы Ләйсәнгә дә, БДУда белем алып, бүген салым полициясендә хезмәт салучы улы Алмазга да, өч оныгына да шигырьләр багышлаган, аларын ул миңа күрсәтмәде дә. Ә менә туган ягына, газиз авылына багышланганнарын сорагач, алып килде. Аларын да алып килмәс иде, чөнки кечкенә Исхак авы­лының ачы язмышын ул йөрәгенә шулай бик якын кабул иткән.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, Опера һәм балет теат­рының әйдәүче солисты, күренекле педагог Фәнәви Салихов бүген 60 яшен билгели. Ул бу гомер үренә олпат, көчле, зур һәм бай тәҗрибәле опера җырчысы булып килде. Аның күркәм кешелек сыйфатлары да соклангыч: ачык һәм киң күңелле, ипле, сабыр, туган җанлы, тирә-яктагыларга ярдәмчел һәм ихлас.
– Инде кырыктан артык роль башкарылгач, син үзеңне шушы бердәм иҗади коллективның, иҗат процессының аерылмас бер өлеше итеп тоясың, – ди ул. – Һәр роль – шул тормыш белән яшәлгән бер гомер ул. Нинди телдә җырлавың мөһим түгел, син шул геройның барлык үзенчәлекләрен, кайгы-хәсрәт­ләрен, шатлык-куанычларын үз тавышың ярдәмендә ачып бирә белергә, шул осталыкка ия булырга тиеш. Әнә шул чакта гына эшеңнән канәгатьлек аласың. Мин опера җырчысы булырга хыялландым һәм максатыма ирештем. Шуның белән мин бәхетле дә, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Сәнгать кешесе булу – ул зур җаваплы вазыйфа да, чөнки без халыкны, бигрәк тә яшьләрне рухи-әхлакый яктан тәрбияләргә, аларда яшәүгә дәрт уятырга, илһам бирергә тиеш.
Матур гомер бәйрәмегез белән!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яз саен унсигез тула!
1-04-2017 :: Юбиляр
Яз саен унсигез тула!
Иҗади очрашулар үтә
9-03-2017 :: Юбиляр
Иҗади очрашулар үтә








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»