Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Туган җирем мине шәхес итте”

20.04: “Туган җирем мине шәхес итте”

“Туган җирем мине шәхес итте”Композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Локмановка – 70 яшь.

Ул иҗат иткән җырлар радио һәм телевидение аша, сәхнәләрдән, шулай ук сабантуйларда, табыннарда инде 35-40 еллар яңгырый, аларның кайберләре хәтта халыкныкына әйләнгән. Республика күләмендәге чараларны оештыручы һәм үткәрүче буларак Башкортстанда һәм Татарстанда соңгы 30-35 елда шактый билгеле бу шәхес. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм мәдәният хезмәткәре Алик Локмановның күркәм юбилее уңаеннан оештырылган әңгәмәдә туып-үскән яклар, әти-әни, туганнар, гаилә, иҗаттагы һәм җәмәгать эшләрендәге уңышлар турында сүз бара.


— Алик әфәнде! Сөйләшүне әти-әниегездән башлыйк әле. Ишетүемчә, аларның гаилә коруы маҗаралы кыйссаны хәтерләткән, диләр.

— Әйе, гыйбрәтле дә, фәһемле дә тарих бу. Әтием Харис Локманов Балтач районы үзәгендә туган, шунда ятим үскән, техникумда белем алгач, Каргалы авылына укытучы итеп җибәрелгән. Мәүә исемле укытучы кызга өйләнгән, кызлары Флүрә туган. Әни Хөннә исемле. Шушы авылныкы. Бер сабантуйда аңа Борай райо­нының Йомакай авылы егете, Ригада хезмәт итүче офицер Гафур Шаки­ровның күзе төшкән. Кәләш­леккә сораткан. “Кызыбызны шулкадәр еракка җибәрә булабызмы соң!” — дип, әти-әнисе каршы төшкән. Шунда әти ярдәмгә килгән, үзенең абруе белән ике якны килештергән, хезмәттәше, дусты булган әнине Балтыйк төбәгенә озатышкан.
Әтине армиягә алганнар. Мон­голиядә 3 ел хезмәт итеп, кайтырга торганда сугыш башланган, анда — 4 ел. Ул танкист булган, 7 тапкыр (!) танк эчендә янган. Ике кулына нибары алты бармагы калган. Өстәвенә, хатынының фронттан кайткан бер иргә кияүгә чыгуы турында авылдан хат язалар. Әти моны ишеткәч, авылга кайтып килергә берничә көн сорап, командирына керә. Тегесе кызу сугыш барган вакытта мондый үтенечнең сәбәбен сораша. “Кайтып, хатынымны атып киләм”, — ди әти. Командиры әйтә: “Син ашыкма. Гитлерны дөмектерик тә, шуннан кайтып, тәүдә минем хатынны атарбыз, аннан — синекен...” Командирның хәле дә әтинеке кебек булган икән.
Әнинең ире дә ут эченә кергән. Аның хезмәттәшләре авырлы әнине, әйберләрен җыештырып, Башкортстанга эвакуацияләргә ярдәм­ләшкән. Әйберләре арасында велосипед, патефон һәм бик күп грампластинкалар булган. Әнинең ире, улы туганлыгын да белмичә, яуда ятып калган.
Сугыштан соң әти белән әни, элеккечә үк, бер мәктәптә укытуларын дәвам итәләр. Әти кызын да үз янына ала, чөнки ана исемен күтәргән Мәүә исемле ханым баласын яңа гаиләсенә сыйдырмый. “Үз баласыннан баш тарткан ананы күргәнем юк иде әле”, — дип, әти бик аптырый һәм нәфрәтләнә. Беренче гаиләсенә кире кайту теләген белдерсә дә, әти якын да килми. Бик горур, принципиаль кеше иде шул ул.
Берсе — кызын, икенчесе улын ялгыз үстерүче әти белән әни өйләнешкәннәр. Яңа гаиләдә уртак бала булып 1947 елның 26 мартында мин туганмын. Миннән соң тагын өчәү. Өч никахтан туган алты бала шулкадәр тату үстек. Шөкер, бишебез исән-саубыз.
Гаилә тарихын әни миңа 3нче сыйныфта укыганда гына әйтте.

— Күңелегезгә җыр-моң, музыкага әвәслек, сәнгать кешесе булу теләге каян килгәндер дип уйлыйсыз?

— Монда мин өч сәбәп күрәм: өйдәге мохит, авылыбызда сәләтле кешеләрнең искиткеч күп булуы һәм гүзәл табигать эчендә үткән балачак. Ничек туры килгәндер, әти фронттан патефон алып кайткан. Шулай итеп, ул заманның шактый затлы һәм кыйммәтле моң чыганагы өебездә икәү булып киткән. Классик музыка язылган пластинкалар бихисап иде. Бах, Мендельсон әсәрләре яңгырап торды. Әтинең Фазыл исемле абыйсы Казанда яши иде. Әти-әнинең еш кына аларга кунакка барып, татарча пластинкаларны күпләп алып кайтулары хәтеремдә. Гөлсем Сөләй­манова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов башкарган җырлар... Без бәләкәй чакларда кешеләр әледән-әле бер-берсенә кунакка йөрешә, бал ачытып, җырлашып, гармун уйнап, пластинкалар тыңлап утыра иде. Сабый чактан күңелләргә менә шул җыр-моң сеңмәсә, халык менталитеты тәрбияләнмәсә, андый кешедән сәнгать әһеле чыга алмыйдыр.
Әллә ни зур булмаган безнең Каргалы авылы халкы шулкадәр җыр-моң сөючән, шигъри һәм җор сүзле, телләрендә — мәкаль дә әйтем. Әле дә туганнар, якын дуслар белән очрашканда, авылдашларыбызның образларына кереп, алар булып сөйләшеп көлешәбез.
Альбина Хәмидуллинаның өендә җырлавын тәрәзәсе төбенә барып тыңлый идем. Бертуган Сания һәм Фәния Хәсәновалар, Мөхтәрәмә Карамова. Ул замандагы бик популяр булган “Озата барма” һәм башка җырларны беренче башлап алардан ишеттем. Аккордеончы Сәгыйть Муллагалиев, баянчылар Хәниф Фазлетдинов, Баян Хәсәнов, гармунчылар Фәнүз һәм Илүс Бәдретдиновлар, Хаҗип Шәрифгалиев, Зөфәр Закиров искә төшә. Дәүләтхан исемле бабайның унбер улы булып, барысы да гармунчы иде. Ир-егетләр җые­лып, урамны иңләп, ике рәткә басып гармун уйнап барулары һаман күз алдымда. Башмак сатып, шуның акчасына миңа да гармун алдылар. Түбән сыйныфларда ук уйнап-җырлап авыл сәхнәсенә чыктым.
Алдарак әйткәнемчә, күңелгә моң салыну табигать матурлыгыннан, аның йогынтысыннан да киләдер. Авылыбыз гүзәл Танып елгасы буена урнашкан, тирә-ягы – урманнар. Әни урманда йөрергә, җиләк-җимеш җыярга әвәс иде, кечкенәдән үк мине дә үзе белән алып йөрде. Ул искиткеч игътибарлы: кайда нинди агач яки куакның кайчан һәм ничегрәк җимеш бирәсен алдан ук чамалап тора. “Бар, шуны карап кил әле, җимешен җыймадылар микән”, — дип мине җибәрә. Ә кичләрен шигырьләр укый иде. Беркөнне кулыма тышы таушалып беткән китап тоттырды. Әнгам Атнабаев­ның “Яшьлек белән очрашу” дигән шигырьләр җыентыгы иде ул. Шуны укып хисләндем. Гомумән, әни бу ша­гыйрьнең шигъри иҗатының 60-70 процентын яттан белгәндер (ә мин 20-30 процентын кына). Байтак еллардан соң Әнгам абый туган йортыбызга кунакка килгәч, әни аның шигырьләрен берәм-берәм яттан сөйләп, таң калдырды. Шактый өлкәнәйгәч тә әле ул, татарча гәзит-журналларны җентекләп карап чыгып, кайбер мәкаләләр читенә “Укырга!” дип язып куя һәм безгә дә тәкъдим итә иде.

— Сезне җыр иҗат итүгә дә бик яшьли тотынган, диләр...

— Мин үзебездә — дүрт, Тучыбай авылында җиде сыйныф тәмамлап, район үзәгендәге урта мәктәпкә килдем. Шунда тугызынчыда укыганда беренче җырым туды. Күңелемдә йөргән моңның чишмә булып ургылып чыгуына, әлбәттә, тәүге мәхәббәт хисләре сәбәпче иде. Күзем төшеп йөргән чибәр кыз әнисе белән Свердловскига күчеп китәргә булды. Тиздән аерылышу уеннан күңелемне сагыш уты ялмады. Соңгы кичне таңга кадәр бергә йөреп, хат алышырга, онытышмаска вәгъдәләр биреп хушлаштык. Шул татлы да, газаплы да кичерешләр белән кайтып, фатир ишеген ачып кергәндә колагыма таныш та, ят та кебек тоелган бер моң ишетелде, сүзләре дә яралды: “Моңайма, иркәм, мин сине көтәм. Очрашу көне килер ул тиздән”.
Шулай бер төндә көтмәгәндә ки­леп туган “Син — минем җы­рым”ны мәктәп, район мәдәният йорты сәхнәләрендә башкардым. Ул бик популярлашып китте. Свердловскига баргач, сөйгәнемә дә ишеттердем. Ул заманда тавышлы хатларны пластинкага яздыру модада иде. Шуңа яздырып бүләк иттем. Ә икенчесендә, кызны сорарга барганда, ул кияүгә чыккан иде инде. Шуннан соң “Син аныкы хәзер” дигән җыр яздым.

— Димәк, үсмер чактан ук Сезнең юл сәнгать дөньясына юнәлгән булган.

— Сигезенче сыйныфны тә­мам­лагач ук музыка мәктәбенә китәргә хыялланып йөргән идем. Тик әти-әни: “Моңлы кеше бәхетсез була, гомумән, сәнгать кешеләре­нең шәхси тормышы турында халыкта яман сүзләр таралучан”, — дип, ризалык бирмәделәр. Урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, Салават шәһәренә китеп, нефтехимия комбинатына слесарь булып эшкә урнаштым, бер үк вакытта Уфа нефть институты филиалының кичке бүлегенә укырга кердем. Генетика, биология белән мавыгуым бер елдан Башкортстан дәүләт универси­тетының биология факультетына алып килде. Башкалада мин үзем дә сизмәстән сәнгать әһелләре мохи­тенә кердем. Популяр җырлар авторлары Вәсил Хәбисламов, Тәлгать Шәрипов, Рәфыйк Сәлмә­нов, җырчы Илфак Смаков белән таныштым, аларга җырларымны күрсәттем. “Аккан су юлын табар”, диләр бит, нәтиҗәдә бер елдан соң университетны ташлап, сәнгать учили­щесының хор белән дирижерлык итү бүлегенә кердем. Уку чорында БДУ егетләре Римзил Вәлиев, Госман Садә белән дуслашып, бергәләшеп төрле уку йортлары һәм эшчеләр тулай торакларында Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Вазих Исхаков, Мияссәр Басыйров белән чыгышлар ясап йөрдем, әдәби кичәләр оештыруда катнаштым.
1969 елда Казанда җыр конкурсы үткәреләчәген ишетеп, бәхетемне сынамакчы булдым һәм Наҗар Нәҗми шигыренә язган “Кайтмагыз туган илләргә” җырын җибәрдем. Бервакыт Наҗар абый училищега килеп мине эзләп тапты. “Котлыйм, энекәш, безнең җыр өченче урынны алган бит, афәрин!” — ди. Күңелләр үсеп китте. Римзил дустымның өйләнә­чәген ишеткәч, аларның туена “Сезнең өчен” дигән җыр язып бүләк иттем. (Җыр тексты авторы — Рафаэль Сафин, Фәнүнә Сира­җет­динова башкаруында шактый популярлашты). Соңрак “Бу җырымны сиңа багышлыйм” (Роберт Миң­нуллин сүзләре), “Ал булыйммы сиңа” (Абдулхак Игебаев сүзләре), “Ел саен язлар килә” (Гәрәй Рәхим), “Кың­гырау­лар” (Римзил Вәлиев) һәм башкалар иҗат ителде. Әнгам абый шигырьләренә берничә җыр яздым.

— “Алик Локманов җырлар­ны аз яза, булганнарын да халыкка җиткерүдә тиешле хәстәрлек күрми”, — дигән сүзләр дә ишетелгәли.

— Әйе, андый сүзләрне әйтүчеләр дә хаклы. Мин күңелне кузгатып җибәргән, язмау мөмкин булмаган тема һәм текстларга гына көйләр иҗат итәм. Кайбе­рәүләр кебек, көн дә җыр язып, аларны таратып йөрү минем холкыма туры килми. Чын сәнгать әсәре бит сирәк туа, ул — “штучный товар”. Җырларны мин ике төргә бүләм. Беренчеләре, халык зәвыгына туры килеп, тиз арада танылып китә. Икенчеләре, зур башкару осталыгы таләп ителү сәбәпле, халыкка ошаган очракта да, “хит”ка әйләнеп китми. Әмма андыйларны тыңлау зур ләззәт бирә. Мәсәлән, Рөстәм Яхинның күп әсәрләре шундый бит. Мондый җырлар күбрәк кирәк дип саныйм. Чөнки сәнгатькәр халык артыннан барырга тиеш түгел, ә аның зәвыгын тәрбияләргә, камилләште­рергә бурычлы. Мин дә әсәрләрем арасында андыйлар барлыгына ышанам. Җырны таратуга караганда, аны иҗат итү мөһимрәк, дигән фикердә булдым. Хәзер, шактый гомер үтелгәч, болай эшләвем дөрес булмагандыр, дип тә уйлыйм. Бәлки, һәр иҗат җимешеңне өлгергәч тә халыкка өләшү, тамашачылар хөкеменә чыгару кирәк булгандыр. Вакытның кадерен белмәү дә бар. Күпме кешеләрнең кичәләрен, юбилейларын, төрле конкурслар, фести­вальләр үткәреп, үземнең иҗатка игътибар да, вакыт та калмаган. Заманында Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев башкарган җырларым яздырылмый калган. Алар да сакланмаган. Боларны үз вакытында эшләргә кирәк булган.

— Сәнгать училищесын тәмамлагач, хезмәт юлыгыз кайда башланды?

— Әнгам Атнабаевның туган ягы — Тәтешле районына юллама алдым. Балалар музыка мәктәбе ачу эшен йөкләттеләр. Шул мәктәпнең директоры буларак, бинаның архитектур проектын эшләтергә, төзетергә, җиһазлар, уен кораллары белән тәэмин итәргә, коллектив туп­ларга туры килде. Булачак җырчы Салават Фәтхетдинов туып-үскән Аксәет авылында музыка мәктәбе филиалын ачуга да ирештем. Бер үк вакытта сәнгать институтында югары белем алдым.
Ике елдан соң Уфага Республика халык иҗаты йортына музыка бүлеге җитәкчесе итеп эшкә чакырдылар. Төп бурычым Башкортстан район һәм шәһәрлә­рендәге үзешчән композиторларны эзләп табу, аларның иҗатын өйрәнү, пропагандалау иде. Ә андыйлар — үз төбәгендә танылып та, республика киңлекләренә чыга алмый гомер итүчеләр шактый икән. Туймазыдан — Альбина Имаева, Ярмәкәйдән — Рәис Ханнанов, Нефтекамадан Вәсил Галимов һәм башкалар килеп чыкты. Озакламый алар инде берсеннән-берсе гүзәл җырлары белән безне сөендерүче композиторлар булып китте. Башкортстан һәм Татарстан композиторлары очрашуын ел саен үткәрә башладык. Сиксәненче еллар урталарында Уфада шаулап-гөрләп үткән Тальян бәйрәмнәрен, “Халык иҗаты энҗеләре” дигән фольклор фес­тивальләрен өлкән һәм урта буын әле булса яхшы хәтерлидер. Агитбригадаларның Бөтенсоюз смотрында алдынгы урыннар яуладык. Нинди генә чаралар үткәрми идек! Болар өчен эш хакы түләнүе-түләнмәве дә кызыксындырмады, вакыт белән дә исәпләшеп тормадык.

— Чыннан да, халкыбыз рухи күтәренкелек кичергән, иртәгәсе көнгә якты ышанычы ныклы булган заман иде ул. Һәм Сез, гаиләгез бюдже­тының накыслыгына да игътибар итмичә, аз-маз булса да хезмәт хакы килеп торган хөкүмәт эшен калдырып, милли хәрәкәткә кереп киттегез, үзегезне тулысынча җәмәгать эшләренә багышладыгыз. Моңа нәрсә этәргеч булды?

— Бөтен нәрсә дә ал да гөл, шома барганда беркем дә милли хәрәкәткә кушылмыйдыр ул. Үзеңә карата бул­ган каршылыкларга протест йөзеннән көчәя ул милли хисләр. Саф татар районы Балтачта үз телебездә иркенләп сөйләшеп, укып, язып үстек, буй җиткердек. Уфага килгәч, мондагы мохитнең башкачарак икәнен күрдек ул заманда.
Сиксәненче еллар ахырыннан татар милли хәрәкәтенең башында торучыларның байтагы Балтач кешеләре иде: сугыш ветераны Мәсгуть Салихов, профессорлар Радик Сибәгатов, Рәиф Әмиров, төрле һөнәр ияләре, бертуган Данис һәм Анфис Шәйбәковлар, Роберт Хә­кимов, Равил Шәмсиев... Аларның берсе дә шәхси мәнфәгатьләрен күздә тотмагандыр. Шул ук Радик һәм Рәиф абыйларга милли хәрә­кәттә катнашу нәрсә бирә? Зыян гына китерә. Чөнки рәсми хакимият белән низагка керелә, эштәге җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр бозыла.
Мине Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәгенең мәдәният буенча комиссиясе рәисе итеп сайладылар. Тәтешле районында һәм Халык иҗаты үзәгендә тупланган тәҗрибә монда күпсанлы милли-мәдәни чараларны оештырырга ярдәм итте. 1992 елда Башкортстанда беренче тапкыр татар сылу­ларының “Нәүруз гүзәле” бәйгесен үткәрдек. 1996 елда татар җыры башкаручыларның “Туган тел” республика конкурсына нигез салынды. Ул әле дә үткәрелеп килә. Опера һәм балет театрында Габдулла Тукайның 110 еллыгы Уфада беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә һәм оешканлык белән бәйрәм ителүен милләттәшлә­ребез әле һаман яхшы хәтерли. Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Илдар Юзеев һәм башка шәхесләребезнең юбилейлары халыкта җылы тәэсир калдырды. Болардан тыш, “Мәгариф” фондының мәдәни эшләрен башкарырга, кайбер районнарда әдәби-музыкаль түгәрәкләр оештырырга да туры килде.
Сигез елдан артыграк элек Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырылды һәм шул вакыттан бирле аңа мин җитәкчелек итәм. Бу вазыйфадагы бурычларым, башкарылган эшләр, ирешелгән уңыш­лар турында иркенләп сөйләп тормыйм. “Кызыл таң” ның 2016 елгы 6 август санында минем зур күләмле интервью чыкты, анда барысы да тәфсилләп язылган.

— Күптән түгел генә Сез республикабыз татарлары делегациясе белән Казанда ике зур чарада булып кайттыгыз. Аннан алган тәэссоратлар белән кыскача гына таныштырып үтсәгез иде.

— Аларның беренчесе — “Русиянең татар авыл эшмәкәр­ләре” форумы турында “Кызыл таң” 23 мартта зур күләмле материал чыгарды. Мин кыскача шуны гына өстим: татар эшкуарларында милли рух уянуы, аларның Коръән кушканча яшәргә омтылуы шатландыра. “Саумысыз, авылдашлар!” һәм Шәҗәрә бәйрәмнәре, сабантуйлар хәзер күп урында аларның көче белән уздырыла. Мин бу җәһәттән Иглин районыннан — Хәсән Идиятуллинны, Чишмәдән — аның бертуганы Дамир Идиятуллинны, Кушнаренкодан — Дамир Гыйльманов белән Ирек Бакировны, Туймазыдан — Фәнир Галимовны, Стәрлебаштан — Илнур Сабир­җановны, Чакмагыштан Айдар Габдуллин белән Рамил Хәбировны аеруча мактап телгә алам.
Ә икенче чара — Башкортстан татар шигърияте көннәре, былтыргы кебек үк, казанлыларда зур кызыксыну уятты.

— Урыс булмаган барлык телләрнең, шул исәптән татар теленең дә кулланылу даирәсе һәлакәтле рәвештә тарая бара. Мондый хәлдә сезнең, милли хәрәкәт активистларының бурычлары да, эшләре дә арта. Һәм сез бу юнәлештә армый-талмый эшлисез. Телләрне саклап калу җәмәгать оешмала­рының гына бурычы түгелдер бит?

— “Илнең куәте — күпмилләт­лелектә, шул милләтләрнең татулыгында, тиң хокуклылыгында” девизы күптәннән яшәп килә. Ә аны тормышка ашыруда җәмәгать оешмалары, ничек кенә тырышса да, ниндидер ярдәмче функ­цияләр генә башкара ала. Милләтләрне, аларның телләрен саклау, үстерү буенча хөкүмәт кардиналь чаралар күрергә тиеш. Гасырлар буе тупланган тарихи мәдәни-рухи мирасның кирәксезгә чыга баруын күреп без, өлкән буын, мондый хәлгә юл куймас өчен нәрсәләрдер эшләргә тырышабыз әле. Ә еллар үтә тора, яңа буыннар килә һәм алар мондый хәл белән тулысынча килешергә дә мөмкин бит!

— Алик әфәнде! Сезне туган авылыгызның кайнар патриоты буларак та беләбез.

— Каргалы авылында 140 йорт исәпләнә, шуның 79ында даими яшиләр. Калганнары, кыш буш торып, җәйгелеккә хуҗалары кайтып, аларны дача итеп файдалана. Мәктәп, клуб юк, медпункт белән китапханә яртылаш кына, дигәндәй. Авылдашларым бик бердәм, аларда патриотизм хисе көчле. Яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл җимерелә, туза башлаган иде. Өч ел элек, махсус исәп ачып, кем күпме булдыра ала — шулай акча җыеп, яңа һәйкәл төзедек һәм аны 9 майда ачтык. Тирәсенә агачлар утырттык, анда парк булачак. Якындагы томалана башлаган чишмәне тазарттык, төзекләндердек. Былтыр бик күркәм мәчет төзеп куйдык. Зиратыбыз караулы, ихаталы.

— Әти-әниегез ахыргача Каргалыда гомер кичерделәрме?

— Шактый өлкәнәйгәч, Екатеринбургка якын гына урнашкан Березовск шәһәрендә яшәүче ике уллары һәм ике кызлары үзләре янына алды. Алар анда үз йортларында, туфрактан аерылмыйча, бакча үстереп яшәде. Әти хәләл көче белән ныгытышкан, сугышта кан коеп саклаган илдәге эшләре, идеаллары менә хәзер чирек гасырга сузылган сәяси-икътисади-социаль афәт нәти­җәсендә челпәрәмә килүен, принципиаль һәм саф намуслы коммунист буларак, бик авыр кичерде. 79 яшьтә дөнья куйды. Әни былтыр сентябрьдә 96нчы яше белән барганда егылып нык имгәнде, шуннан мантый алмады...

— Булачак тормыш иптәшегез белән кайда ничек таныштыгыз?

— Роза Мирйосыф кызы Уфада туып-үскән. Әтисе — Кырмыскалы районының Бүләкәй, әнисе — Чишмәнең Урта Усман авылыннан. Тәүдә мин аны “хор кызы” дип йөрттем, аннары “хур кызы”на әверелде. Моның үзенә күрә тарихы бар. Сәнгать училищесында укыган чакта аның директоры, күренекле җырчы Камил Вәлиев Уфаның агрегат заводы эшчеләре белән хор оештырырга тәкъдим ясады. Барып эш башладым. Бер эшче кызның тавышы башкалардан аерылып көчле яңгырап тора. “Хорда тавышлар тигез булырга тиеш”, — дип, тегене акрынрак җырларга өйрәтәм. Ярты ел җырлашып йөргәч, өйләнештек. Роза белән ул һәм кыз үстердек. Алар гаиләлеләр, балалары бар, тормышлары көйле. Димәк, минем дә тыл ныклы.

— Һәм соңгы сорау: юбилеегыз кайда үтәчәк?

— Ул Казандагы К. Тинчурин исемендәге театрда 24 апрельдә булачак дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алды. Мактауларга изрәп, бүләк җыеп утыруны яратмыйм. Кичә лекция-концерт формасында барачак. Һәр җырымның тарихы белән таныштырырбыз. Тамашачы өчен бу кызыклы булыр дип уйлыйм.
Әңгәмәне Фәрит Фаткуллин алып барды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Итагатьле асыл зат
20-06-2017 :: Юбиляр
Итагатьле асыл зат
Яшәү көче – изгелектә
6-06-2017 :: Юбиляр
Яшәү көче – изгелектә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»