Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яман шешне кисәтү чаралары

13.07: Яман шешне кисәтү чаралары

Яман шешне кисәтү  чараларыЮкка “яман” димәгән шул халык бу чирне. Авыруның нәрсә икәнен белми йөргән имәндәй таза ир-егетләрне, бакчада үсеп утырган гөлне хәтерләтүче яшь кенә хатын-кызларны да һич уйламаганда кинәт кенә “бөгә” ул. Аптырыйбыз, аһ орабыз, сәбәбен эзлибез, эчми-тартмый, ни җиттене ашамый, тәрбияле яши иде бит, дип шаккатабыз.

Галимнәр дә яман шеш проблемасы өстендә аз баш ватмый. Шул нигездә заман медицинасы сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә яман шешне кисәтү чаралары исемлеген төзегән. Аларны сезнең игътибарга җиткерәбез.


1. Тәмәке тартмаска.
2. Тозлы, ысланган ризыклар ашамаска, ә терлек майларын нык чикләргә.
3. Алкогольле, кайнар эчемлекләр, шулай ук олы юл буйларында көтелгән сыер сөтен эчмәскә.
4. Спорт белән шөгыльләнү өчен автомобиль күп йөргән юллар тирәсен, шәһәр урамнарын (бигрәк тә тузанлы, корымлы, автомобильләрдән бөркелеп чыгучы газлыларын) сайламаска.
5. Сәнәгать чыганагы булган химик матдәләр кергән азыкларны ашамаска. (Андый матдәләрдәге концентратларны иң гади ысуллар белән пешергәндә киметергә мөмкин: яшелчәне саф суга салып торырга, кабыгын әрчергә, суын берничә мәртәбә алмаштырып пе­шерергә).
6. Кәбестә, салатлар, әчетелгән сөт ризыклары, яшел чәй, икмәкнең тупас оннан пешерелгән сортларын ешрак ашарга тырышырга. (Көрпәдән пеше­релгән күмәчләр аеруча файдалы.)
7. Асбестны һәм аңардан ясалган әйберләрне хуҗалыкта мөмкин кадәр азрак кулланырга, мөмкин булганда бөтенләй аннан баш тартырга.
8. Көнкүреш химиясен саклаганда, файдаланганда һәм үтилләштергәндә сак булырга.
9. Хроник авыруларны кисәтергә, булдырмаска тырышырга, чөнки аларның күпчелеге яман шешкә әверелү куркынычы белән яный.
10. Яман шеш күбрәк көчле хисле киеренкелек кичергәндә, даими стресслар шартларында килеп чыга. Шуның өчен яхшы кәеф — бу авыруга каршы көрәшнең иң яхшы чарасы.
11. Тән чисталыгы, канцерогеннар белән турыдан-туры бәйләнешкә кермәү, медицина күзәтүен даими үтеп тору аеруча мөһим.
Бу киңәшләрне тоту һәрберебезнең кулыннан килерлек, ә иң мөһиме — алар яман шеш барлыкка килүне кисәтү чараларының нигезен тәшкил итә.





Басып чыгарырга



Кан тамырлары киңәйсә...
13-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Кан тамырлары киңәйсә...
Артык эсселек акылны киметә
12-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Артык эсселек акылны киметә
Кызамыктан сакланыгыз!
11-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Кызамыктан сакланыгыз!
Саф һавада күбрәк йөрегез!
11-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Саф һавада күбрәк йөрегез!
Ашарга аз, ләкин симерәбез!
10-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Ашарга аз, ләкин симерәбез!
Бала бәлагә тарыган
10-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Бала бәлагә тарыган
Ни өчен ирләр азрак яши?
9-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Ни өчен ирләр азрак яши?
Күп эшләгән хатын-кызларга диабет яный
5-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Күп эшләгән хатын-кызларга диабет яный
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»