Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яшь гомерләр өзелмәсен!

28.10: Яшь гомерләр өзелмәсен!

Яшь гомерләр өзелмәсен!Эчкечелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану – бу яман гадәтләр бүген, һич арттырусыз, заман афәтенә әверелде. Нәкъ менә алар элмәгендә күпме яшь гомерләр өзелә, җинаятьләр кылына – уйлап карасаң, сискәнеп куясың. Җәмгыятебез тамырларын черетүче бу эпидемияләргә киртә куеп булырмы, гомумән, әлеге авырулар дәвалауга бирешәме? Бүген редакциябез кунакханәсендә нарколог, психотерапевт-психиатр, кардиолог, халыкара категорияле гипнозчы Рамил Шәмсиев белән әңгәмәбез шул хакта.
Ул, Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Новосибирск шәһәрләренең танылган медицина үзәкләрендә белемен камилләштергән. Аның хакында “Аргументы и факты”, “Комсомольская правда”, республика басмаларында дөнья күргән бихисап мәкаләләр дә, халык арасында елдан-ел абруе үсүе дә — эшенең уңышлы баруының дәлиле. Рамил — Дүртөйле төбәгендә билгеле шәхес, табиб Эдуард Фатыйх улының улы. Аларның нәселеннән ике дистәгә якын кеше шушы изге һөнәрне сайлаган. Р. Шәмсиевка бүген Пермь, Чиләбе өлкәләреннән, Нефтекамадан, Татарстаннан да күпләр ярдәм сорап килә. Ә табиб үзе, кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен; еллар үткәч, урамда элекке пациентларымның олы хөрмәт белән исәнләшүе, сәламәт тормышка кайтарганым өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтүләре эшемә иң югары бәһа, ди.


— Рамил Эдуардович, соңгы вакытта илебездә “спайс” дигән тәмәке катнашмалары киң таралу алды. Алар республикабызны да читләп үтмәде, бу зәһәр катнашма төтенендә күп яшь гомерләр тончыгып үлде, күпләр гарип булып калды. Әлеге афәт хакында ни әйтә аласыз?

— Иң башта шуны аңлатыйк: “спайс” — ул үлән генә түгел, аңа төрле куркыныч химик матдәләр сеңдерелә. Әлеге наркотикның төрләре күп, составлары, атамалары гел үзгәреп тора. Иң берен­челәре безнең илгә 2008 елда Европадан килеп керә.

— “Спайс”ка бәйлелек билгеләре нинди? Балалары шуны тартып үлгән ата-ана­лар-ның кайберсе хәтта берни белми, сизми дә калган бит...

— Балаларына игътибарлырак булса, алар, әлбәттә, үзгәрешләрне күрер иде. “Спайс” тартучының йөзе агарып китә, күз төпләрендә кара “күләгәләр” барлыкка килә, аппетиты югала яки, киресенчә, ул ризыкка чама белми “ташлана”, шуңа карамастан, ябыга, төнлә саташа, тиктомалдан да кызып китә. Әлеге наркотикны кулланган кеше­нең үз-үзен тотышы да сәерлеге белән игътибарны җәлеп итә: сөйләшкәндә ул җөмләләр төзи алмый җәфалана, утырган җиреннән кинәт кенә уңайсыз позада йоклап китәргә мөмкин, хәтере кискен начарая. Ә менә күзләрдән, башка наркотиклардан аермалы буларак, “спайс” тартканмы-юкмы икәнен белеп булмый.

— Сез ничек уйлыйсыз: “спайс”ның зыяны хакында хәбәрдар булмау, аны “җиңел­чә” наркотик дип карау аркасында төзәтә алмаслык хата эшләү­челәр дә аз түгелдер бит?

— Әлбәттә. “Спайс”ны таратучылар аны тынычландыручы үлән дип тәкъдим итә. Бу һич кенә дә алай түгел! Ул – үлемечле наркотик. Үлән, әйтүебезчә, “спайс”ның нигезен генә тәшкил итә, нәкъ менә аңа куркыныч химик матдәләр сеңдерелә. Аны тартучы көчле агу суыра дигән сүз. Организм интоксикациягә дучар була. Кеше я үлә, я гарип булып кала. Аның бөтен эчке әгъзалары зур зыян күрә. Агу канга үпкә аша эләгә. Ә кан белән бөтен тәнгә тарала, бавырда туплана. Баш мие хакында аерым әйтергә кирәк. Ул, үзенә агуны кертмәс өчен, капиллярларын “тарайта”, нәтиҗәдә, аңа кан белән кислород килү кискен кими. Шуңа “спайс” суыручы исән калган очракта да акылы, уйлау сәләте түбәнәя.

— Рамил Эдуардович, наркотикка күнегүнең берничә стадиясе бар, диләр. Шул дөресме?

— Әфьюнга күнегү беренче дозадан ук башлана. Шуңа беркайчан да, бернинди шартларда да аны кулланып карарга ярамауны балаларыбыз аңына сеңдерү кирәк. Наркотик авына эләккән кешенең аннан үзе генә ычкына алуы бик шикле. Тора-бара наркоманнар үзләрендә куркыныч тәҗрибәләр куя башлый (бу икенче стадия була инде): төрле наркотикларны кушып куллана. Өченче стадиядә алар яман гадәтләрен җәмгыятьтә күрсәтергә дә читенсенми – танышлары, дуслары белән җыелып тарта. Дүртенче стадиядә адәм баласы наркотикларсыз бер көн дә тора алмый, бер мин генә андый түгел, минем ишеләр күп, һәм бу норма дигән иллюзияләр белән яши. Бишенче стадиядә наркотиклар зур дозаларда кулланыла. Авыруның тиңдәшләре, гаиләсе белән мөнәсәбәтләре кискен бозыла, ә ул котылу юлын һаман шул барлык бәлаләренең башы булган наркотикларда эзли. Алтынчы стадиядә наркоманның сәламәтлеге нык какшый. Ул инде үзенең хәлен аңлаудан бик ерак. Хәтере, сөйләме, уйлау сәләте бик начар. Әлеге стадиядә наркоманнар ни эшләгәнен белештермичә, кеше үтерергә, яки башка төрле куркыныч җинаять кылырга мөм­кин. Авыру тормышында бернинди кызык калмый, 20-30 яшьтә ул инфаркт, инсульттан җан тәслим кылуы гадәти хәл. Тәҗрибәле, югары квалификацияле психиатр-нарколог ярдә­мен­нән башка аны яңадан туры юлга кайтару мөмкин түгел.

— Дәвалануны ничек үткәрү зарур?

— “Спайс”ка бәйлелектән котылу өчен, иң беренче чиратта, наркологик үзәккә мөрәҗәгать итәр­гә, я психиатр-наркологны өйгә чакыртырга кирәк. Иң башта бәйле­лекнең ни дәрәҗәгә җиткәнен ачыклау мөһим, шуннан чыгып, табиб пациент белән эшли башлый. Кайбер очракларда, нык агулану булганда, авыруга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Бәйле­лекнең теләсә кайсы стадиясендә дә психиатр-нарколог таләп ителә. Наркоман үз бәласе белән ялгыз калмасын иде, туганнары, якыннары аны табибка илтергә тиеш. Ә “спайс”тан дәвалаганда, организмны аңардан чистартканда, көчәй­телгән дезинтоксикация процедуралары кулланыла, чөнки “спайс”та агулы синтетик химик матдәләр бик күп. Авыр очракларда кешене дәваханәгә салу отышлы, ә хәле түзәрлек булганнар туганнары һәм нарколог-психиатр күзәтүе астында өендә дә дәваланырга мөмкин. Дәвалауның нәтиҗәлелеге па­циентның наркотикларны ташларга үз теләге булуына да бәйле.

— Рамил Эдуардович, җәм­гыя­тебезнең тагын бер бәласе — эчкечелек темасына кагылмый мөмкин түгел.

— Без, табиблар, эчкече­лек­нең өч стадиясе бар, дибез. Беренчесе 5-6 ел дәвам итә, бу вакытта психик бәйлелек барлыкка килә. Бу чорда авыруның “эчке” тәнкыйте бар әле. Икенче стадия — күренеп торган эчкечелек. Ул 10-15 ел дәвам итә. Аракыга физик бәйлелек туа. Иртә “баш төзә­тү”дән башлана. Өченче стадиядә авыруның бөтен әгъзаларында органик үзгәрешләр күзәтелә: йөрәк авырта, иммунитет түбәнәя, бавыр­да цирроз (таркалу) башлана. Кеше үз яшеннән күпкә карт күренә, йөзен җыерчыклар баса, күз төп­ләреннән шәмәхә күләгәләр китми.
Дәвалау барышына килгәндә, “яшел елан” белән дуслыгын өзәргә теләүчеләргә без башта эчкече­лекнең зыяны турында 40-45 минутлык видеоролик күрсәтәбез. Башта төркемләп, аннары пациент-ның шәхсән үзе белән әңгәмә, дәвалау сеансы үткәрелә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен табиб берьюлы дистәләгән алым кулланырга мөмкин. Эчкечелектән дәваланырга теләүчеләр табибка килер алдыннан өч көн спиртлы эчемлекләр кулланмаска тиеш.

— Күптән түгел Интернет челтәренә бер юньсез ата яңа тәпи киткән улына ничек итеп тәмәке тартырга өйрәтүе хакында видеоязма урнаштырган. Бу нәрсә: тәмәке көйрәтүнең ника­дәр зыянлы икәнен белмәүме, әллә инде, әбиләребез әйтмеш­ли, ахырзаман җитүеме?

— Йөрәк әрни: җәмгыятебездә тәмәке тартуны зыянсыз шөгыль дип караучылар күп. Шул ук вакытта, бер сигарет составында 0,5 миллиграмм никотин бар. Ул наркотик үзенчәлеккә ия, шуңа кешедә бәйлелек барлыкка китерә. Русиядә 8 миллион хатын-кыз һәм 44 миллион ир-ат тарта. Бу Көнбатыш Европа һәм АКШ кебек алга киткән илләр белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Төрле тикшерүләр күрсәтүенчә, үпкә яман шешенең 70-90 проценты нәкъ менә тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шулай ук ашказаны, ашказаны асты бизе рагы да 25 процентта төтен суырудан килеп чыга.
Русиядә тәмәке төтәтүче балалар санының арта баруы хафага сала. 5-6нчы сыйныфта ук тарта башлаган буынның сәламәт булмавы көн кебек ачык. Бәләкәйдән тартырга өйрәнгән кешенең гомере дә нык кыскара: үсмер 15 яшьтән тәмәкегә күнексә, аның гомер озынлыгы 8 елга кими. Тәмәке тарту белән бәйле чирләр аркасында ел саен илебездә 300 мең кеше вакытыннан алда якты дөньядан китә. Тартучының гаилә әгъзалары да зур зыян күрә, аларны “пассив” тартучы диләр. Әлеге яман гадәт белән дә үзаллы гына хушлашу бик авыр, шуңа күпләр безнең “Саномед” үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

— Дәваланырга килүчедән бу очракта нәрсә таләп ителә?

— Тәмәке коллыгыннан котылырга теләүчеләр алдагы кичтән тартмаска тиеш.

— Сеансларның нәтиҗәсе ничек?

— Сеанстан соң тартучылар тәмәкене авызына алу белән тын кысылудан, каты ютәлдән җәфа­лана башлый. Эчкечелектән дәва-лау сеансыннан соң авыруда спиртлы эчемлекләрне рефлектор кү­ралмау, күңел болгану күзәтелә.
Ә сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: һәр бала гаиләсендә наз, аңлау, җылылык, яхшы тәрбия күреп үссә, җәмгыятебез дә сәла-мәтрәк, тормышыбыз да күпкә матуррак булыр иде.

— Рамил Эдуардович, фәһем­ле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эше­гездә уңышлар юлдаш булсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиблар өстәмә эш ала
Сегодня, 09:56 :: Сәламәтлек саклау
Табиблар өстәмә эш ала
Даруларны сайлап алыгыз!
20-03-2017 :: Сәламәтлек саклау
Даруларны сайлап алыгыз!
“Сәламәтлеккә салым“ кертелерме?
17-03-2017 :: Сәламәтлек саклау
“Сәламәтлеккә салым“ кертелерме?
Шәфкать туташларын... дәваларга кирәк!
11-03-2017 :: Сәламәтлек саклау
Шәфкать туташларын... дәваларга кирәк!
Аянычлы очракларны киметергә!
9-03-2017 :: Сәламәтлек саклау
Аянычлы очракларны киметергә!
Әйткән сүз – аткaн ук
9-03-2017 :: Сәламәтлек саклау
Әйткән сүз – аткaн ук








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»