Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Каравыл” кычкырырга вакыт!

31.10: “Каравыл” кычкырырга вакыт!

“Каравыл” кычкырырга вакыт!Республикада яман шеш белән авыручылар артканнан-арта, ә дәваханәдә урыннар җитешми.

Уфаның Шәфиев урамында урнашкан бу шомлы бинага тәүге тапкыр университетта укыганда аяк бастым. Ул чакта урыс теленең практик курсыннан укытучы Вера Гущинада рак чире таптылар. Бездән, студентлардан, кан бирүебезне сорадылар, бу хакта факультетта белдерү дә эленеп торды. Вера Петровна матур гына олыгаеп килүче апа иде, урыс телен бик яхшы аңлатучы укытучы. Башкорт дустым Гөлдәр белән кан бирү өчен шушы онкология диспансерына юл тоттык. Куркып кына ишеген ачып кердек, мең бәла белән кан бирә торган кабинетны эзләп таптык. Шулай итеп, үзебезгә калса, бик саваплы эш эшләп кайтып киттек.


Вера Петровна соңрак дәва­ханәдән савыгып чыккан кебек иде. Гөлдәр белән безне тулай торактан эзләп табып, рәхмәт йөзеннән берәр тартма кәнфит бүләк иткәнен хәтер­лим. Баксаң, бөтен факультеттан без икәү генә кан биргән булып чыктык...

Кызганычка каршы, бер елдан соң мәкерле чир укытучыбызны арабыздан барыбер тартып алды. Утыз яшемдә исә миңа бу дәваханә белән якыннан танышырга туры килде. Анда бер-бер артлы әтие­без, олы тутакаебыз, икетуган апаларым, ахирәтләр, кодагый ятып чыкты. Аның коридорларында бик озак чиратта утырырга, тәүдә — тизрәк дәваха­нәгә салып дәвалый башласыннар, аннары операцияне тизрәк ясасыннар, дип, бик күп табибларга ялынырга туры килде. Аңлашыладыр, бу сүз эченә барысы да кергән.

Икетуган апам 41 яшендә шушы чирдән дөнья куйды. Аңа кадәр авыр операция кичерде, күпсанлы химия, нурланыш алды. Соңрак килгән, диделәр. Кодагыебыз 45 яшен-дә гүр иясе булды. Ахирәтем җиде-сигез ел көрәшкәннән соң, җиңелеп, күзләрен мәңгегә йомды. Чир берсен дә аямады.

Сентябрь башында яман шеш авылда яшәүче тагын бер туганыбыз Илгизне аяктан екты. Ул җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән кинәт үзен начар хис итә башлаган. Башта үзенчә дәваланган, ләкин хәле көннән-көн мөшкелләнгән. Киленебез район дәваханәсенә барырга көчкә күндергән, авыл мужигын тәненә ияләшкән күфәйкәсен салдырып, табиб кабинеты ишеге төбенә китереп утыртырга тиз генә ризалатам димә инде син!
Ниһаять, Илгиз табиблар кулына эләгә, анализлар алына. Нәтиҗә — 3нче яисә 4нче стадия яман шеш. Уфадагы онкология диспансерына бер атнадан соң гына килергә чиратка язалар. Югыйсә, яшь организмда күзәнәкләр тиз яңара, рак күзәнәкләре анда геометрик прогрессиядә үсә. Бу хакта инде барыбыз да беләбез.

28 августта килделәр, диагноз расланды. Бу җомга иде, дүшәмбегә җыенып килер­гә куштылар, янәсе, салачаклар. Ләкин салмадылар, 14 сентябрьгә язып куйдылар. Энебез авыртынуларын сиз­дер­мәскә тырышса да, күренеп тора, хәле начар. Тагын ярты ай ничек түздереп өйдә яткырырга? Бүлекнең баш табибы вазыйфасын башкарган кеше белән сөйләшәбез. Бер атнадан килеп карасын, бәлки, берәр урын бушар, ди. Район белән башкала арасы 200 чакрымга якын. Безнең юлларда машинада килүләре чирле кешегә үлем белән бер. Теш­ләрен кысып, артта ятып кына бара.

Бер атнадан, дигәч, өмет­ләнеп, тагын килде. Урын гына юк. Ары сугылабыз, бире сугылабыз. Табиблар чират язылган кәгазен генә селки. Бак­саң, чиратны берәр ай көтәргә икән, Илгизнең хәле мөш­келлеген күреп кенә алдарак язганнар. Әйе, бер ай эчендә чир азарга мөмкин, дип килешә табиблар, ләкин берни эшләр хәл юк, урыннар санаулы. Кыскасы, энебезне 14 сентябрьдә генә дәваханәгә сала алдык. Бер атна нурланыш алганнан соң гына операция ясадылар. Шунда чирнең бавырга таралганы билгеле булды. Ә район үзәгендә үткәргән УЗИ бу органның чиста булуын күрсәт­кән иде. Бер ай эчендә яшь организмдагы яман күзәнәкләр котырынып үскән. Геометрик прогрессия... Бераздан, химия алырга килергә чакырып, кайтарып җибәрделәр.

Мин боларны ни өчен язам? Вера Петровна бу дә­ваханәдә 30 еллап элек яткан иде, апалар дәваланып ятканга да 10-15 ел үтеп китте, эне­без­нең чире билгеле булганга бер-ике ай. Ракның яңадан-яңа төрләре билгеле була, аны дәвалау ысуллары да үзгәрә, технологияләр дә яңара. Лә­кин... диспансерда 30 ел элек ничә урын булган, бүген дә шулкадәр. Ә бу чирнең елдан-ел котырып үсүен табиблар көне-төне кабатлап тора. Элек ул картлар чире исәпләнсә, хәзер яшьләргә ябыша башлады. 30 ел элек вакыт белән чагыштырганда, рак белән авыручылар саны ике тапкыр, ә, бәлки, өч тапкыр арткандыр инде.

Саннарга игътибар итик: былтыр республикада 13 мең кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 1352 очракка артыграк. Республиканың 100 мең кешесенә 320 рак чирле туры килә. 2011 елда бу сан 250 булган. Үзегез уйлап карагыз.

Әле диспансерда 78 мең кеше исәптә тора. Соңгы вакытта ел саен 6 мең кеше шу­шы чирдән вафат була. Ун ел элек 4 мең булган. Диспансер берьюлы 600 кешене дәвалый ала. Рак — шундый чир, ул бүген юк кебек, ә иртәгә яңа­дан әйләнеп килүе мөмкин. Бу чирлеләр дәваханә белән гоме­ренең соңгы көннәренә кадәр бәйләнгән. Ләкин 78 мең кеше өчен 600 урынлык дәвалау учреждениесе...

Башкортстанда кешеләрне үлемгә китерүче чирләр исем­легендә рак икенче урында тора. Югыйсә, соңгы елларда үлемнәрне киметү максатында республикада заманча диагностик җиһазлар файдаланыла, алар чирне тәүге стадия­ләрендә үк ачыкларга ярдәм итә. Әле яңарак кыска гына вакыт эчендә ультразаманча дәвалау корпусы төзеп куйдылар. Ул — Русиядә ракны диагностикалау һәм дәвалау буенча иң яхшы үзәкләрнең берсе. Монысы бик әйбәт. Башкала халкы анда килеп-китеп тә дәвалана ала. Әмма ерак авыллардан килүчеләр мотлак дәваханәгә салынырга тиеш. Һәм... янә урыннар юклыгына килеп төртеләбез. Ә бит “каравыл” кычкырырга, республикадагы бөтен төзелешләрне туктатып, кичекмәстән онкология диспансерында яңа дәва­лау корпуслары төзи башларга тиешбез кебек. Ләкин бу проблема ярылып ятса да, әлегә аның турында сүз дә кузгатучы юк, ахры...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Озын гомерлелек серләре
14-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Озын гомерлелек серләре
Авырулар урап узсын!
12-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Авырулар урап узсын!
Һәр сантиметрында  - 54 миллиард бактерия!
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Һәр сантиметрында - 54 миллиард бактерия!
Әдип Арсланов:  “Чирне җиңәргә яратам”
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Әдип Арсланов: “Чирне җиңәргә яратам”
Кем ул гомум практика табибы?
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кем ул гомум практика табибы?
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
4-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
Балаларны... балтырган чаккан
31-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балаларны... балтырган чаккан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

94 (25098)

от 15 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»