Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкортстанда медицина ныклы үсеш кичерә!

26.11: Башкортстанда медицина ныклы үсеш кичерә!

Башкортстанда медицина ныклы үсеш кичерә!Республика перинаталь үзәгенең акушерлык-неонатология корпусын ачу тантанасында Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова шулай дип белдерде.

Кичә Республика перинаталь үзәгенең акушерлык-неонатология корпусы ачылды. Тантанада дәрәҗәле кунаклар катнашты.


— Бүген искиткеч көн, чын бәйрәм! Шундый үзәк ачылу зур шатлык, — диде Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. – Соңгы ел ярым эчендә Башкортстан медицина өлкәсендә зур адымнар белән алга китте. Чын күңелдән һәммәсен дә матур вакыйга белән котлыйм!

“Ростех” корпорациясенең генеральный директоры Сергей Чемезов Башкортстандагы мондый үзәкнең беренчеләрдән булып ачылуын билгеләде, киләчәктә илдә якынча унбиш шундый медицина учреждениесе булачагын әйтте.

Башкортстанда медицина ныклы үсеш кичерә!— Без заман таләпләренә җавап бирүче үзәк булдырдык. Заманча җиһазлар югары медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Сабыйларга, аналарга да бу көн чиксез шатлык бүләк итсен! — диде Сергей Викторович.

— Үзәкне тиз төзедек. Биредә бик күп җиһазлар Русиядә җитештерелгән һәм алар искиткеч сыйфатлы, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм биредә хезмәт салачак табибларга уңышлар теләде. — Моның белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Төзисе объектларыбыз бар. Иң беренче чиратта онкология диспансерына игътибар кирәк.

Вероника Скворцова һәм Сергей Чемезов Рөстәм Хәмитов тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тантаналы мизгелдә Сергей Викторович республиканың сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакировка һәм үзәкнең баш табибы Фиргать Бәйрәмгуловка символик ачкыч тапшырды.

Иртәгә — Аналар көне. Бу дөньяда аналардан да, алар дөньяга китергән сабыйлардан да гүзәл бернәрсә дә юк. Яңа дөньяга килгән кешенең беренче авазларында яшәү мәгънәсенең моңы чагыла төсле. Безнең төбәкнең киләчәге дә моңлы, матур булсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Билгеле табибка тактаташ ачылды
26-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Билгеле табибка тактаташ ачылды
Яман шештән сакланыгыз!
17-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Яман шештән сакланыгыз!
Йөрәкләргә  юл таба белә ул
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөрәкләргә юл таба белә ул
Кан басымыңны контрольдә тот!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан басымыңны контрольдә тот!
Балалар  күңеленә ачкыч
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балалар күңеленә ачкыч
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Кан төркемеңә карап аша!
11-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан төркемеңә карап аша!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»