Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тереләсең килсә... үләр чиккә җит

18.02: Тереләсең килсә... үләр чиккә җит

Тереләсең килсә... үләр чиккә җитДәваханәләр тупсасын таптый-таптый зар-интизар булгач, ирексездән, шундый фикергә киләсең.

Дөнья булгач, авырмыйча гына булмый. Авырырга туры килде әле миңа да быел. Нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, авылда. Авылда инде, үзегез беләсез, табиб, даруханә юк. Безнең кебек шунда ук “противовирусный”лар эчә башларга өйрәнгән шәһәр кешесенә авыррак. Чебен тимәс чер итәрләрдәй Уфага чапмадым, үләннәр эчеп кенә чирне үткәреп җибәрергә булдым. Тик ул миннән көчлерәк булып чыкты, үтмәде. Уфага килеп, табибка күренгәндә ютәл бигрәк тә яманга әйләнгән иде. Табиб рентген нәтиҗәсен карау белән стационарга юллама язып бирде. Өйдә генә дәваланып карарга теләгемне белдергәч, бер генә сорау бирде: “Яшисегез киләме?”


Яшисе килә. Кайтып, төенчек­ләремне төйнәдем, әзерләндем дә дәваханәгә киттем. Кабул итү бүлегендә анализлар биреп, тик­шеренүләр үтеп йөргәндә карыйм, күбесен кемдер култыклап йөртә, кемнедер коляскада этәләр, носилкаларда ятучылар да бар... Шулай да минем кебек үз аягында килүчеләр дә юк түгел.

– Анализларыгызны ул кадәр начар димәс идем... Йөрәктә тахикардия... Авырганда ул бөтен кешедә диярлек була. Сезгә өйдә дәваланырга кирәк, – диде яшь кенә табибә ханым.

– Ә рентген? Мине бит пневмония диагнозы белән бирегә җибәрделәр.

– Без, клинистлар, рентген нәти­җәсен икенче төрле күрәбез. Сездә пневмония юк. Гади вирус инфекциясе.

– Доктор, минем бит икенче атна температура төшми. Инде температурасыз ничек яшәгәнемне дә оныттым. Хәлем көннән-көн авырлаша...

– Сез бит беренче көннән үк да­рулар эчә башламагансыз, дәва­ланмагансыз, нәрсә телисез? Хәзер өйдә яхшылап дәваланыгыз, барысы да үтәр.

Шатланып, өйгә юлландым. Менә бит ничек әйбәт! Пневмония юк, үтә торган авыру. Ләкин өйдә дәваланыр өчен “больничный” ачтырырга кирәк бит, икенче көнне янә кичә генә мине дәваханәгә озаткан табибә янына поликлиникага юлландым. Ул мине тыңлагач, бераз башын тотып утырды, авыр сулады.

– Сездә пневмония бар инде ул, нишләп булмасын, бөтен нәтиҗәләр шул хакта сөйли, – дип “шатлан­дырды”. – Дәваханәдә урыннар юктыр, мөгаен. Ярар, өйдә дәва­ланырбыз, – дип дарулар язып, катгый постель режимы киңәш итеп, кайтарып җибәрде.

Тереләсең килсә... үләр чиккә җитУзган ел йомгаклары буенча Русиянең 67 субъектында үлемнең кимүе күзәтелә. Русиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бу җәһәттән әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәрне аерым билгеләп үтте. Иң яхшылар исәбендә Башкортстан да бар. Әлеге мәгълүмат Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец үткәргән селектор киңәшмәсендә китерелде.

Узган елда Русия буенча үлем очраклары 2015 ел белән чагыштырганда 1,5 процентка — 23,5 мең кешегә кимегән. Үлем очрагы бер мең кешегә — 12,9 тәшкил иткән, 2015 елда —13,1 кеше. Мондый әйбәт күрсәткеч илдә 20 елдан артык теркәлмәгән.

Башкортстанда былтыр үлем очраклары 3,8 процентка, ягъни 1 мең 824 кешегә кимегән.
Үз хәбәрчебез.


Ятам өйдә дәваланып. Тышка да чыкмыйм, җылы чәйләр эчәм, дарулар йотам. Антибиотикның иң яхшысын, заманчасын, кыйм­мәтлесен кулланам, үтми генә кара, чир! Ләкин ул тиз генә үтәргә җыенмады. 3-4 көннән мин янә табибә янында. Хәл тагын да начаррак.

– Антибиотиклар курсын үтеп бетәргә кирәк, шунсыз рәтлә­неп булмый инде ул, – дип тынычландыра ул мине. – Теләсәгез, акча түләп, поликлиникада системалар ала аласыз.

Телим. Беткән акча беткән, тереләсе килә. Озакка сузылган авыру тәмам хәлне алды. Алдым системаларын, антибиотикларны эчеп бетердем, тик хәл начар һаман, ютәлем әллә кайларга ишетелә төсле. Болай да тын алу авыррак иде, өстәвенә борын да тыгылды хәзер, баш авырта. Бу юлы табибәмнең тынычлыгы югалды, ул йөгереп бүлек мөдиренә кереп китте. Соңгысы мине тыңлап карагач, янә рентген үтәргә җибәрде. Нәтиҗә шатландырмады. Пневмониянең инде катлаулылыклары башланган... Бүлек мөдире мине кабул итмәгән дәваханә белән телефон аша бәйләнешкә керде, кызып-кызып нидер аңлатты, әллә сүгенеп тә җибәрде шунда... Ә бәлки температурам югары булу сәбәпле миңа шулай тоелгандыр...

Менә мине “Ашыгыч ярдәм” машинасы инде таныш дәваханәгә янә илтә. Янә анализлар, тикше­ренүләр... Табиб кабинетына керергә бер егет белән икәү утырабыз. Аның хә­ле начар, күренеп тора. Әле йөрәк турысын угалый, әле башын тота. Шулай да үзендә минем белән шаярырга көч таба. Кабинетка бергә кердек. Ул кардиолог янына утырды, мин – терапевтка. Тыңлап торам, егеткә нәкъ миңа бер атна элек сөйләгән сүзләрне сөйлиләр: “Анализларыгыз бик начар түгел, авыру бар, әлбәттә, сезгә үзегезнең участок терапевтына күренеп торырга ки­рәк...” Егетнең сабырлыгы сына, ахры, ул авыртуны баса торган укол сорый. Каршы килмиләр, укол кадарга алып чыгып китәләр. Соңыннан кайтарып җибәрәчәкләре көн кебек ачык. Шул вакыт табиб­ларның телефоны шалтырый. “Әйе? Фәләновны кабул итәр­гә? Ул Эчке эшләр министрлыгыннан? Ярар, ярар...” Укол кадатып янә кабинетка килеп кергән егетне бу юлы табибә елмаеп каршылый: “Без Сезне дәваханәгә салырга булдык...”

Бу юлы мине дә салдылар дәваханәгә. Рәхмәт табибларга, пульмонология бүлегендә ике атна эчендә рәткә керттеләр... Шушы авырып йөргән бер айлап вакыт эчендә мин тормышның яңа якларын ачтым, күп нәтиҗәләр ясадым... Аның иң кыскасы – бу тормышта “блат” кирәк, иптәшләр. Яисә калын кесәң. Югыйсә, чиреңне башлангыч чорында яхшылап дәвалый алмаячаксың. Ә без шул ук вакытта: “Үзегезгә игътибарлы булыгыз, вакытында табибка күренегез, авыруны башлангыч чорында юк итү җиңелрәк”, – дип чаң сугабыз. Үземнең күз алдында үткән хәлләр моны эшләү бик авыр булуы хакында сөйли. Тәҗрибәмнән чыгып, киңәш бирәсем килә: үзегезгә шулкадәр игътибарлы булыгыз, дуслар, бөтенләй чирлә­мәгез! Ничек моңа ирешергә дип, пульмонологымнан интервью да алырга теләгән идем, риза булмады. “Безгә ярамый”, – диде. Пневмониягә барып җитмәс өчен һичьюгы берничә киңәш бирүен үтендем. “Иң яхшысы – вакцинация. Көз көне грипптан прививка эш­ләткән кешеләр вирус авыруларын җиңел үткәрә, пневмония кебек катлаулылыклар килеп чыкмый. Пневмококк инфек­ция­сеннән махсус прививка да бар, ул түләүле клиникаларда, биш елга ясала. Үпкә, тын юллары авыруларына бирелүчәнлеге бул­ган кешеләргә аны эшләтергә кирәк”, – диде мөлаем табибә ханым. “Соңгы елларда бөтен республикада пневмония белән авыручылар саны арта бара. Аларның барысы да дәва­ханәдә дә ятмый шикелле. Бу авыруны амбулатор рәвештә дәвалап буламы?” “Кайбер очракта була, – диде пульмонолог. – Бу иммунитеты яхшы кешеләргә кагыла”. Үзем­нән шуны өстисем килә: әгәр иммунитетыгыз минеке кебек шәптән түгел икән, авыруны бер­ничек тә өйдә җиңә алмасагыз, ә дәваханәгә тиз генә эләгергә кесәгез такыррак һәм яхшы танышларыгыз юк икән, үләр чиккә җитә башлаганыгызны көтегез. Ышаныгыз, “Ашыгыч яр­дәм” машинасы сезне дә­ваханәгә илтеп тапшыргач, һичшиксез, яхшы ярдәм күрсәтеләчәк. Медицина бездә көчле бит.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Озын гомерлелек серләре
14-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Озын гомерлелек серләре
Авырулар урап узсын!
12-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Авырулар урап узсын!
Һәр сантиметрында  - 54 миллиард бактерия!
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Һәр сантиметрында - 54 миллиард бактерия!
Әдип Арсланов:  “Чирне җиңәргә яратам”
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Әдип Арсланов: “Чирне җиңәргә яратам”
Кем ул гомум практика табибы?
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кем ул гомум практика табибы?
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
4-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
Балаларны... балтырган чаккан
31-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балаларны... балтырган чаккан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»