Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әйткән сүз – аткaн ук

09.03: Әйткән сүз – аткaн ук

Әйткән сүз – аткaн укТелне сөяксез, диләр. Чынлап та, ул бер дә арымый төсле, бер көн эчендә генә күпме сөйләшәбез! Кызганыч, сүзләрнең матурларын гына түгел, кайвакыт килешсез, авырларын да ычкындырабыз. Иң аянычлысы – авыр сүзләр еш кына якын кешеләребезгә юнәлтелә. Аеруча балаларыбыз белән аралашканда сак булырга кирәклекне онытабыз. Ә бит аларның киләчәге нәкъ безнең тәрбиягә, безнең сүзләргә бәйле. Бу уңайдан психологлар балалар белән аралашканда без еш әйтә торган ялгыш сүзләрне, җөмләләрне ачыклаган. Менә алар:

“Синең яшьтә мин яхшырак укый идем!” Туганнан башлап 6 яшьләргә кадәр әти-әни бала өчен Аллаһ төсле, барысын да белүче, иң абруйлы, ихтирамлы шәхес. Алар баланың дөньяга һәм үз-үзенә мөнәсәбәтен формалаштыра. Мисалга китерелгән җөмләдә бала белән ата-ананың көндәшлеге сизелә кебек. “Син беркайчан да минем кебек була алмаячаксың, мин синнән яхшырак!” дигәнне аңлата. Ул бала үскәч тә гомер буе башкаларга үзенең яхшы икәнен исбатларга тырышып яшәячәк. Аның уңышлары үзе өчен түгел, ә әнисенә күрсәтер өчен булачак. Ирешелгән нәтиҗәләре аңа шатлык китермәскә дә мөмкин.

“Син минем песием, куяным, аюым” Бу бала шәхесенең югалуына китерә. Әйтерсең лә ул юк, ә ниндидер куян, песи бар. Бәләкәй чагында бала сезгә ышаначак һәм сүзләрне туры кабул итәчәк. Әгәр аңа: “Син куркак!” – дисәң, ул моңа да шикләнмәячәк. Иң беренче чиратта, баланың исеме әйтелергә тиеш. Аның шәхесе алгы планда булсын.

“Кара, Зөһрә “бишле” алган, ә синең “дүрт­ле” генә!” Күп очракта әти-әниләр мондый сүзләрне иң яхшы теләкләрдән чыгып әйтә. Ләкин бала моны авыр кичерә. Бу сүзләр “Зөһрә синнән яхшырак”, – дигәнне аңлата. Киләчәктә ул Зөһрәне гомер буе күралмаска мөмкин. Мондый сүзләр ишетеп үскән бала зурайгач та үзен һәрвакыт кем беләндер чагыштырып, кимсенеп яшәячәк. Һәркем үзенчәлекле, балагызны чагыштырмагыз, аның өстенлекләрен күрә белегез, ничек бар, шулай яратыгыз!

“Син үзеңне шулай тотасың икән, мин сине яратмыйм!” Бу сүзләр – “Мин сине син миңа яраклашсаң гына яратам”, – дигәнне аңлата. Моны ишеткән бала бөтен көченә әнисенә ярар өчен тырыша башларга мөмкин. Ул, үзенең теләк-хыялларын читкә куеп, әнисенең теләкләре үтәлсен өчен яшәячәк. Үскәч тә ул үзен яратсыннар өчен тырышачак. Кешеләргә ярарга тырышып яшәү нәтиҗәсендә аның үз шәхесе югала.

“Кеше алдында мине оялтма!” Башка сүзләр белән әйткәндә, – “Миңа синең өчен оят!” Бу сүзләр белән сез сабыегызның йөрәген яралыйсыз. Ул үзенең яхшы икәнен исбатларга тырышып караячак, ләкин игътибар тойса, нишләргә белмәячәк. Чөнки аның аңына кемнеңдер ояты булырга гына мөмкин икәнлеге сеңгән инде.

“Син нәкъ атаң (анаң) төсле!” Әлбәттә, бу сүзләр баланың ата-анасының үзара мөнәсәбәтен билгели. Ир белән хатын бала аша бер-берсе белән мөнәсәбәтен ачыклый, авыр сүзләр әйтә. Ә алар балага сеңеп кала. Димәк минем әти (әни) начар кеше, дип уйлый ул һәм киләчәктә аңа охшамаска тырыша.

“Ботканы ашап бетермәсәң, үсми каласың, көчсез буласың!” Бу – манипуляция. Кайчандыр ачлык кичергән әби-бабайлардан калган сүзләр. Балада ул курку тәрбияли. Куркудан ашарга өйрәнеп, киләчәктә сәламәт­легендә тайпылышлар булырга да мөмкин.

“Үзеңне начар тотсаң, бабайга бирәм!” Шулай ук курку тәрбияли һәм “Үзең булма, безгә ничек кирәк, шундый бул!” – дигәнне аңлата.

“Өйдә кирәгеңне бирәчәкмен!” Баланың хис-тойгылары белән санлашмау, дигән сүз. Әйтерсең, ата-аналарның баласын җәзаларга хакы бар. Өлкән кеше – кансыз җитәкче, бала – юньсез хезмәткәр төсле мөнәсәбәт барлыкка килә. “Хезмәткәр” “җитәкче”дән куркып, аңа ярарга тырышып яшәячәк.

“Күземнән югал, күрәсем дә, ишетәсем дә килми сине!” Тәрҗемәсе – “Син минем бөтен гомеремне боздың, булмасаң, яхшырак булган булыр иде”. Киләчәктә бала үзенең әнисенең (әтисенең) бәхетле булмавының сәбәпчесе тоеп, тирән гаеп кичереп яшәячәк.

Сүзләр белән бик сак булырга кирәк. Еш кына без үзебезне ишетмибез. Бала тәрбия­лә­гәндә, аның белән аралашканда “Мең кат үлчә, бер кат кис” дигәнне онытмаска кирәк. Уңышка ирешә алмаган, бәхетсез өлкәннәрнең балачагында дөрес тәрбия алмаган, авыр сүзләр ишеткән балалар булуы мөмкин бит...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Йөзәргә өйрәнәбез!
21-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөзәргә өйрәнәбез!
Дәваханә яши!
20-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханә яши!
Юбилейга – 14 сәламәтлек  саклау объекты
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Юбилейга – 14 сәламәтлек саклау объекты
Иң яхшы  хирург ул
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Иң яхшы хирург ул
Тырышлык китергән уңышлар
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Тырышлык китергән уңышлар
Уфада – онкологлар съезды
15-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Уфада – онкологлар съезды








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»