Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Аянычлы очракларны киметергә!

09.03: Аянычлы очракларны киметергә!

Аянычлы очракларны киметергә!Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Рөстәм Хәмитов бу өлкәдәге иң мөһим мәсьәләләргә тукталды. Шул исәптән ул дару препаратларын законсыз җитештерү һәм сату проблемасының һаман кискен калуын билгеләде. Хезмәт яшендәге халыкның үлем очраклары бераз кимесә дә, эш вакытында җәрәхәтләр алып, гомере өзелүчеләр арткан.

– Кешеләр өчен эшләргә кирәк! Сәламәтлек саклау өлкәсенә искиткеч зур ресурслар җәлеп ителә, кыйммәт җиһазлар алына, аның нәтиҗәсе булырга тиеш! – диде республика Башлыгы. – Хезмәт яшендәге кешеләрне югалту буенча без лидер өлкәләр исәбенә керәбез. Хезмәт хәвефсезлеген булдыру мөһим!

Эш урыннарында, элекке еллардагы кебек, медицина кабинетлары, профилактик тикшерүләр кирәклеге билге­ләнде. Санатор-курорт дәвалануга да игътибарны җәлеп итәргә чакырды Рөстәм Зәки улы. Бүгенге шифаханә­ләрнең заман таләпләреннән артта калуын, Сәламәтлек саклау министрлыгының бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү өстендә тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен әйтте.

– 2030 еллардан медицина бөтенләй башка төрле булачак. Без моңа әзербезме? Медицина мәгарифенә аеруча игътибар кирәк, – диде республика Башлыгы һәм һәр медицина хезмәткәрен белемен камилләштерергә омтылырга чакырды.
Инновацион сәламәтлек саклауга, телемедицинага игътибар җитмәү билгеләнде, иң беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше һәм авыруларны кисәтү булырга тиешлегенә басым ясалды.

– Табиблар үзләре сәламәт тормыш рәвеше мәдәния­тен йөртүчеләр булырга тиеш, – диде Рөстәм Хәмитов. – Кызганычка каршы, авылларда авыруларны кисәтү буенча эш алып барылмый диярлек. Мобиль флюорография тикшеренүләрен тергезергә кирәк. Сәламәтлек саклауны яхшырту буенча тәкъдимнәр дә юк дәрәҗәсендә. Без бергәләп, алга анык максат куеп эшләргә тиеш, 4 миллион 100 мең кеше сәламәтлеге өчен җавап бирәбез бит.

Республикада туым күрсәткеченең кимү сәбәпләре – 90нчы еллардагы демографик кризис, яшьләр сәламәтлегендәге тайпылышлар, бала табуны соңга калдырырга теләү һәм башкалар. Бу өлкәдә башкарыласы эшләрнең күп булуын билгеләде республика Башлыгы һәм әлеге җәһәттән күп үзгәрешләр булачагын әйтте. Мәсәлән, беренче балалары туган яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк.

– Иң мөһиме – үлем очракларын киметергә кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу – безнең демографик хәлне яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек.

Коллегия утырышында, шулай ук, сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров үткән елгы эш нәтиҗәләре һәм алдагы планнар хакында сөйләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Озын гомерлелек серләре
14-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Озын гомерлелек серләре
Авырулар урап узсын!
12-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Авырулар урап узсын!
Һәр сантиметрында  - 54 миллиард бактерия!
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Һәр сантиметрында - 54 миллиард бактерия!
Әдип Арсланов:  “Чирне җиңәргә яратам”
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Әдип Арсланов: “Чирне җиңәргә яратам”
Кем ул гомум практика табибы?
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кем ул гомум практика табибы?
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
4-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
Балаларны... балтырган чаккан
31-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балаларны... балтырган чаккан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»